Барлык яңалыклар
Аш-су
2 июль 2019, 15:15

ЧӘК-ЧӘК ПЕШЕРӘ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Җәй – кунак чакыру, туйлар үткәрү мәле. Татар халкында алар чәк-чәксез узмый, әлбәттә. Чәк-чәк пешерү өчен 1 килограмм он (югары сортлы булырга тиеш) исәбенә 10 йомырка, 100 грамм сөт, 20-30 грамм шикәр комы, тоз, ярты килограмм сары май, 900-1000 грамм бал (аңа 150-200 грамм шикәр комы кушыла) кирәк...

Җәй – кунак чакыру, туйлар үткәрү мәле. Татар халкында алар чәк-чәксез узмый, әлбәттә.
Чәк-чәк пешерү өчен 1 килограмм он (югары сортлы булырга тиеш) исәбенә 10 йомырка, 100 грамм сөт, 20-30 грамм шикәр комы, тоз, ярты килограмм сары май, 900-1000 грамм бал (аңа 150-200 грамм шикәр комы кушыла) кирәк. Эмальле савытка йомырканы сытып, он, сөт, тоз һәм шикәр комын кушасың да, әйбәтләп бутап, йомшак камыр басасың. Камырга бераз чүпрә яисә чәй содасы кушарга мөмкин. Камырны 100 грамм чамасы кисәкләргә бүлеп, 1 сантиметр калынлыгында уклау белән җәясең. Аны тасма-тасма телеп, әвәлисең һәм ваграк чикләвек кадәр итеп кисәклисең дә кайнап торган майга салып кыздырасың. Пешкән чәк-чәк алтынсыман төскә кереп өскә калка.
Шикәр комы кушылган балны да кайнатасың. Балның әзер булу-булмавын белер өчен кашык тыгып карыйсың. Бал кашык очыннан агып төшмичә катып кала икән, ул әзер була, әмма балны кызара башлаганчы кайнатырга ярамый.
Пешкән чәк-чәкне зуррак савытка салып, кайнаган балны коясың да әйбәтләп бутыйсың. Әзер ризыкны киң савытка яисә подноска үзең теләгән формада өясең, чәкчәкне өйгәндә кулны салкын суга тыгып-тыгып алырга кирәк. Теләгән кеше өелгән чәк-чәкне төрле төстәге вак кәнфитләр белән бизи.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: