Барлык яңалыклар
Аш-су
27 июнь 2019, 10:51

Нарат күркәсеннән кайнатма

15 майдан 15 июньгә уңган хуҗабикәләр яшь нарат күркәләре җыеп, шифалы кайнатма әзерләделәр. Хәзер нарат күркәләренең яңалары чыга башлаган. Нарат күркәсе кайнатмасы салкын тигәндә, сулыш әгъзалары ялкынсынганда файдалы, ә чыршыныкы температураны төшерү, микробларга каршы, авыртуны басучы, бәвел кудыручы сыйфатларга ия.

Кайнатма өчен күркәләр 4 см дан артмаска тиеш. 1 кг нарат күркәсен 3 л суда 3 сәгать кайнатып, сөзеп алырга. Суны суытып, суыткычта 1 көн тотарга. Икенче көнне 3 кг шикәр салып кайнатып чыгарырга һәм 5 минут кына кайнатырга кирәк. Ләкин агач кашык белән бутарга ярамый, кайнатма күбекләнеп күтәреләчәк. Күркәләрне сиропка соңыннан салырга да ярый.
Көненә 2-3 кашык кайнатма чәй белән эчелә. Күркәләрен чәйнәү уртлар өчен бик файдалы була. Бөер авырулы кешеләргә мондый кайнатма ярап бетмәскә дә мөмкин.
Читайте нас: