Барлык яңалыклар
Аш-су
27 июнь 2019, 12:47

Җиләкле җәйләр яме...

Их, ул җиләк исләре! Җиләк өлгергән чак – җәйнең иң гүзәл, кабатланмас мизгеледер ул. Уңганнар бу мәлне тик тормый. Хуш исле татлы җимешне җыеп, төрле тәмле һәм файдалы ризыклар, кышка кайнатмалар әзерли.

Ә сезнең җиләкле кекс әзерләгәнегез бармы? Булмаса, пешереп карагыз, үкенмәссез!
Моның өчен безгә менә ниләр кирәк: 400 грамм җиләк, 3 йомырка, 180 грамм шикәр, 150 грамм он, бер кашык крахмал, 150 грамм 33 процентлы куе сөт (сливки).
Кекс пешерә торган савытны майлыйбыз һәм бераз шикәр сибәбез. Савытның төбенә җиләкләрне салабыз һәм өстенә крахмал сибәбез (эре бакча җиләген турарга кирәк). Йомырка белән шикәрне ак күбеккә әйләнгәнче туглыйбыз, сак кына он кушабыз, камыр ясыйбыз.
Куе сөтне аерым савытта туглап камырга салабыз һәм әзер камырны җиләкләр өстенә коябыз. 180 градуслы мичтә 45 минут пешерәбез. Мичне сүндергәч тә биш минут тотабыз һәм биш минуттан соң алабыз. Әзер кексны савытка әйләндереп салабыз.
Хезмәт җимешебезнең матурлыгына сокланабыз һәм хуш исе тулган өйдә якыннарыбызны сыйлыйбыз.
Читайте нас: