Барлык яңалыклар
Аш-су
18 июнь 2019, 11:35

КАЗЫЛЫК ӘЗЕРЛӘҮ

Халкыбызда хәзерге көндә деликатес дип йөртелүче күптөрле ризыклар әзерләү гадәте бар. Аларның да иң борынгылары һәм табын күрке булырдайлары, әлбәттә, казылык һәм каклаган каз.Казылыкны ике төрле ысул белән ясап була.

Халкыбызда хәзерге көндә деликатес дип йөртелүче күптөрле ризыклар әзерләү гадәте бар. Аларның да иң борынгылары һәм табын күрке булырдайлары, әлбәттә, казылык һәм каклаган каз.
Казылыкны ике төрле ысул белән ясап була.
БЕРЕНЧЕ ЫСУЛ
Яңа суйган симез сыер яки ат итенең корсак өлешен һәм сөяксез җирен алалар (яңа суйган терлек итенә тоз һәм борыч тизрәк сеңә).
Итне ваклап турагач, күп итеп тоз, кара борыч сибеп, иткә ышкып сеңдерергә кирәк. Аннары итне эмальле кәстрүлгә салып, 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга кадәр салкынча урында тоталар.
Ат яки сыер эчәгесен яхшылап юалар, эчен әйләндереп лайласын пычак белән кыралар, бик яхшылап кырып бетергәч, кире әйләндереп юалар да, эчәкнең бер башын җеп белән бәйлиләр. Тураган әзер итне, мае белән аралаштырып, шул эчәккә тыгызлап тутыралар. Ит майлы булырга тиеш. Артык мае аксын һәм һава калып шартламасын өчен, эчәкне берничә урыннан энә белән тишәләр. Итне тутырып бетергәч, эчәкнең ачык башын бәйлиләр дә берничә көнгә кояшлы, җилле урынга куялар, аннары өлгереп җитсен өчен 2 – 2,5 ай караңгы, салкын урында тоталар.
Әзер казылыкны ике-өч ай сакларга мөмкин. Аны чи килеш тә, пешереп тә ашыйлар. Пешергәндә бөтен килеш җылы суга салып, сүрән утта акрын гына кайнатып чыгаралар. Аннары берничә җирдән энә белән тишәләр дә пешеп җиткәнче кайнаталар.
ИКЕНЧЕ ЫСУЛ
Симез ат итенең корсак өлешен 2 см киңлегендә, 7-8 см озынлыгында турыйлар да, тоз белән борыч сибеп, яхшылап болгаталар һәм 2-3 көн салкында тоталар. Шуннан соң итне чистарткан сыер эчәгенә тыгызлап тутыралар да, эчәкнең баш-башларын яхшылап бәйләп, яңадан салкынга (5-6 көнгә кар астына) куялар. Аннары чормага яки башка кояш төшми торган бүлмәгә куеп, какланганчы 2-3 ай тоталар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: