Барлык яңалыклар
Аш-су
17 июнь 2019, 13:17

ЧӘЙНЕ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ?

Төрле илләрдә, төрле хуҗалыкларда чәй пешерү, әзерләү төрлечә. Сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Төрле илләрдә, төрле хуҗалыкларда чәй пешерү, әзерләү төрлечә. Сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.
КАЙМАКЛЫ ЧӘЙ
Татарлар чәйне сөт яки каймак белән эчәргә ярата. Сөт кайнаган яки яңа савылган булса, тагын да әйбәт. Мондый сый өчен чәйне куерак итеп пешерәләр. Ә пешерү ысулы мондый: чәйнекне кайнар су белән чайкарга, киптерергә кирәк. Аннан соң бер чынаяк чәйгә 2 бал кашыгы исәбеннән теләсә нинди сорттагы кара бөртекле чәй салыгыз һәм чәйнек тулганчы кайнар су өстәгез. Йон яки киҗе-мамык салфетка белән каплаган чәйнекне 5-7 минут җылы урынга куеп тотыгыз. Өстәлгә куйганда пешерелгән чәйне чынаякка салырга, сөт яки каймак кушарга, самавырдан су өстәргә кирәк.
ИНГЛИЗЧӘ ЧӘЙ
Коры чәйнекне бераз җылытып алыгыз да, бер чынаякка 1 бал кашыгы исәбеннән кара бөртекле чәй салыгыз. Кайнар су салгач, 5 минутка пешәргә куегыз. Чәй пешеп утырган вакытта чынаякның дүрттән бер өлешенә сөт салына. Чәй сөт өстенә ясала. Исегездә калдырыгыз: иң элек сөт, аннан соң чәй. Инглизләр фикеренчә, бу кагыйдәне бозсаң, чәйнең тәме китә. Сөтне җылытырга яки кайнатырга кирәк.
СЕБЕР ЧӘЕ
Себердә сөтле чәйне башкача ысул белән әзерләү гадәткә кергән. Чынаякка иң элек сөт салына, аннан әле генә кайнап чыккан су, бары шуннан соң гына пешкән чәй өстәлә. Чәй хуш исле, тәмле була. Анда сөтнең тәме аеруча үзенчәлекле булып сизелеп тора. Кайнар су сөтнең май шарчыкларын күбрәк, тизрәк аерып чыгара. Ә аны болгату исә ул шарчыкларның тизрәк эрүенә китерә. Шуңа күрә дә кайнаган сөт кушылган чәй тәмлерәк була.
ГРУЗИНЧА ЧӘЙ
Чәйнеккә кайнар су салалар, 2-3 бал кашыгы шикәр комы өстәп яхшылап болгаталар һәм чәйнекне кабат плитәгә куялар. Су кайнап чыккач, чәй эчәргә теләүчеләр купме булса, шулкадәр бал кашыгы бөртекле чәй салалар. Чәйнекнең өстен салфетка белән каплап 5 минут пешергәннән соң чынаякларга агызалар.
ТАТАРЧА ЧӘЙ
Такта чәй су кушылган сөткә салына, тоз, атланмай өстәлеп кайнап чыкканчы болгатыла. Такта чәй искерәк һәм эрерәк чәй яфракларыннан ясала, аларны махсус эшкәртәләр һәм тактасыман рәвештә тыгызлыйлар. Куе, тәмле чәй эчәсегез килсә, пешерү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Бер литр суга – 1 литр сөт, 60 г чәй, 50 г атланмай, 1 бал кашыгы тоз һәм бераз кара борыч кирәк.
Менә такта чәй дә әзер. Инде хуҗабикәнең мөлаем елмаюы да кушылса, чәй – бер дигән кунак сые.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: