Барлык яңалыклар
Аш-су
7 июнь 2019, 16:15

Кузгалакны кышкылыкка әзерлибез

Болай әзерләгәндә, аның әчкелтем тәме дә, витаминнары да югалмый.

Аш серкәсе белән
1 литр су, 1 кашык тоз, 100 рамм 6 процентлы аш серкәсе һәм кузгалак кирәк.
Стерильләштерелгән банкаларга туралган кузгалакны тыгызлап тутырабыз. Суга тоз һәм уксусны салып бутыйбыз һәм банкаларга салып чыгабыз. Калай капкачлар белән шунда ук ябып куябыз. Кышын борщка салырга да, бәлеш пешерергә дә яхшы.
Төеп тутырылган
Кузгалакны турап, банкаларга төйгеч белән тыгызлап тутырыгыз. Банка ярылып китмәсен өчен сак булырга кирәк. Анда һава калдырмаска тырышыгыз. Борып яба торган капкач каплап, суыткыч ишегендге киштәгә куеп саклагыз.
Стерильләштерелгән кузгалак
Кузгалакны турыйбыз, бераз тозлыйбыз, банкага тыгызлап тутырабыз. Мистә су кайнатабыз, банкаларны стерильләштерәбез. Алардагы кузгалак кими башлагач, яңаларын салып торабыз. Соңгы катламга кайнар су салабыз һәм тимер капкач белән ябып куябыз. Болай әзерләнгән банкалар йорт шартларында саклана, базга төшерергә дә мөмкин.
Микродулкынлы мичтә
Кузгалакны турап банкаларга тынкычлап тутырырга. Аларга мөмкин булганча кайнап торган су салырга һәм ике минутка максималь куәткә куелган микродулкынлы мичкә куеп алырга. Калай капкач ябып, караңгы уранга алып куярга.
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: