Барлык яңалыклар
Аш-су
6 Май 2019, 11:49

ЧӘКЧӘК АПА ЯКИ КАЗАН ЧӘК-ЧӘГЕ

Чын чәк-чәк нинди булырга тиеш? Аның уңуы яки уңмавының сере нидә? Даими авторыбыз, танылган журналист Венера МӘҖИТОВАның Илеш районы Кадер авылында яшәүче чәк-чәк пешерү остасы Альбина ШӘРИПОВА турындагы язмасы нәкъ шул хакта.

Коръән ашы үткәрергә ниятләдем. Табынга нинди ризыклар әзерлисе соң, җандай якын туганнарымны, күрше-күлән, авылдашларымны нинди тәм-том белән сыйлыйсы? Бәлешен дә, гөбәдиясен дә, кош телен дә пешерә беләм кебек. Тик менә Казан чәк-чәгенә (бездә аны татар чәкчәге дә диләр) балга катырылган вак чәк-чәккә генә “ тешем үтмәс”. Димәк, осталарга мөрәҗәгать итәргә кала. Аларның да иң остасының — Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында яшәүче танышым, тирә-якта киң билгеле чәк-чәк пешерү остасы Альбина Шәрипованың телефон номерын җыйдым.
— Бик вакытлы шалтыраттың, сеңлем. Иртәгә, балалар кайтуга, пешерермен дип тора идем. Киләсеңме? Бер уңайдан үзеңне дә өйрәтермен, — диде Альбина Гатаулла кызы.
Килми диме соң? Иртәгәсен, бар эшемне ташлап, Кадер авылына юлландым.
Чәйләп алуга Альбина апа яхшылап бит-кулларын юды, башына кардай ап-ак яулыгын бөркәнде, аллы-гөлле чәчәкләр чигүле ак алъяпкычын бәйләде. Урындыкка утырып, кулларын кушучлап, дога укып алды. Һәм: “Мин әзер, ә син әзерме?” — дип, өстәл янына килде. Мин дә аның үрнәгендә яулыгымны бәйләдем, альяпкычымны билемә будым һәм, генерал каршына атлаган сержанттай, кыюсыз гына, өстәл янына килдем.
— Ничә йомыркадан пешерәбез? — диде Альбина апа.
— Ким дигәндә, егерме кешелек!
— Алайса, ун йомыркадан пешерик. Менә, ун йомырка алыйк, аның да туңын сайлыйк. Ни хикмәттер, туң йомыркадан ныграк уңа, — дип, йомыркаларны тирән табакка салып туглап алды, пычак очына элеп кенә сода кушты, аннары замана хикмәте — блендерны кабызып, гөжләтеп сыеклыкны күпертергә кереште. Ул икеләтә күпереп менгәч, камыр басу эшенә тотынды. — Камырны артык йомшак та, артык каты итеп тә басарга ярамый: алтын уртаклыкны таба белергә кирәк, — дип, тагын бер сере белән уртаклашты ул. — Ә камырны мин өч төрле ысул белән тикшерәм. Бармакны берничә секундка камырга батырып алгач, ул үз хәленә кире кайта икән, “булган бу” дип, җәя башлыйм. Пычак белән кисеп карап та белеп була. Эчендә һава шарчыклары күренә икән, димәк, камыр әзер дигән сүз. Өченчедән, өлгереп җиткән камыр җырлый башлый, әнә, ишетәсеңме, теге шарчыклар ничек шартлый-шыртлый?
Альбина апа камырны башта дүрт өлешкә бүлеп, өч өлешен чүпрәккә төреп читкәрәк алып куйды, берсен башта учлары белән, аннары уклау ярдәмендә ипләп кенә җәя башлады.
Инде җәймәне буй-буй телемнәргә кисү кебек җаваплы эш тора иде. Иң элек ул пычакның үткенлеген тикшереп карап, камырны биш-алты сантиметр киңлегендәге буй-буй телемнәргә кисеп чыкты, аннары телемнәрне яртышар сантиметр киңлектә кисә башлады. Аларның яртысы киселеп бетүгә зур тирән табакка көнбагыш мае салып, шуңа бераз гына туң май да өстәп, ялкын өстенә куйды. Май чыртлый башлауга, вак иләккә салып иләнгән бер бәләкәй генә чәкчәкне табакка салып карады. “Пионер” чәк-чәк агарып өскә күтәрелүгә, калганнарын да аның янына озатты һәм зур агач калак ярдәмендә җай гына болгатырга тотынды.
— Майның тиешенчә кызуы кирәк. Җитәрлек кызмаса, камыр майны эчә, ә артыграк кызып китсә шартлап ярыла да башлый. Шуңа күрә, бер генә бөртек салып, башта тикшереп карарга кирәк. Күрәсеңме, матур булып кабарып менә. Димәк, майның кызуы җиткән.
Биш минут үттеме-юкмы, чәк-чәкләр пешеп тә җитте. Аларны тишекле чүмечкә — дуршлагка бушатканда төсләренең аксыл булуына игътибар иттем.
— Боларның бит йөзе дә килмәгән. Кызарып пешәргә тиеш түгелләрмени? — дип сорадым.
— Һич кайгырма, бал белән катырганда кызартырбыз йөзләрен. Син Казан чәк-чәген безнең якларда пешерелә торган эре чәк-чәк ( аны бездә “тош”, “төш” дип тә йөртәләр, кайсы төбәкләрдә “ бавырсак” диләр) белән бутыйсың, ахры. Анысын, чыннан да, кызарганчы майда пешерәләр, ә монысын — сарылы-аклы килеш кенә алалар, — дип, Альбина апа икенче җәймәне алып, баягыча ук бер сантиметр калынлыгында җәйде дә вак-вак кына итеп кисәргә тотынды.
Бераздан соң: “Мәле, үзең дә кисеп кара”, — дип, пычагын миңа сузды. Мин, бисмилламны әйтеп, үзем өчен ят булган эшкә тотындым. Карап торуга бер авырлыгы да юк кебек күренсә дә, бик үк җайлы түгел икән. Я киң, я бик тар килеп чыга. Кул да ятышып бармаган кебек. Аның каравы, күңелдә: “Мин дә өйрәнәм ләбаса!” дигән мактанулы-тантаналы уй бөтерелә! Шунысы аның әнә ни тора!
Үзем кисәм, үзем Альбина апаны күзәтәм. Менә ул тиз-тиз генә нәни камыр кисәкләрен табакка сала, эченнән нидер көйли-көйли (әллә инде чәк-чәк телендә сөйләшә?) яхшылап болгата, ара-тирә газны кирәгенчә киметеп-көчәйтеп ала. Йөзендә җиңелчә генә арыганлык, шул ук вакытта башкарган эшеннән канәгатьлек хисе ярылып ята.
Шулчак күз карашым аның алъяпкычындагы чигүле бизәкләргә төште. Тукта, нинди чәчәкләр соң әле болар? Таңда таҗларын яңа гына ачарга әзерләнгән алсу-кызыл лаләләр түгелме соң? Шулар ич, шулар! Кыйгачлап бәйләнгән, чуклары иңнәренә төшеп торган ак яулыгында да шундый ук бизәкләр. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Тик алары ак ефәк белән чигелгән. Тәү карауга күзгә дә чалынып бармыйлар, үтә нәфисләр. Чәк-чәк тә шулай бит — бик вак, бик нечкә хезмәт җимеше, һәм аның серләре нәкъ менә Альбина апа кебек тыйнак та, оста да гүзәл затлар кулында! Юк, кулында гына да түгел, күңелендә!
— Нинди ризыкны да мин ап-ак теләкләр генә теләп, исәнлек һәм сәламәтлек белән ашарга язсын, алдагы вакытларда тагын пешерергә насыйп булсын, дия-дия генә пешерәм. Сөбханалла, Аллаһының рәхмәте белән, камыр ашларым күпереп уңа. Уңгач, тагын пешерәсе килә, — диде Альбина апа, минем уйларымны укыгандай.
— Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да чәк-чәк пешереп карамаган татар хатын-кызы юктыр ул, минемчә. Тик, кагыйдә буларак, тәүгесендә уңмый да уңмый инде ул! Аның сере тагын нәрсәләргә бәйле икән, бәлки, нәселдән килгән сәләткәдер? — дип төпченми булдыра алмыйм.
— Минем үземнең гомерем туганнан башлап чәк-чәк пешерү осталары янында үтте. Әнием Гамилә дә, әтием яклап картәнием Таибә дә тирә-якта киң билгеле аш-су пешерү осталары иде. Таибә картәниемне туй чәк-чәге пешертер өчен тарантаслы атлар белән килеп алуларын хәтерлим. Ул гына да түгел, бианам Нурдидә дә, аның Сеңрән авылында яшәүче сеңлесе Нурлыхөдә дә , әнкәсе Шәмсинур да оста иде бу эшкә.
Балаларым бәләкәй чакта иремнең ерак әбисе Шәмсинур, бер кулына чәк-чәкле төенчеген тотар, икенчесенә сөт ризыкларын күтәрер дә ике көннең берендә кунакка килер иде. Өч улым ерак әбиләрен дүрт күз белән көтеп алалар иде. Ерак әби дөнья куйгач, аның бу шөгылен бианам Нурдидә белән сеңлесе Нурлыхөдә үзләренә мирас итеп алып калдылар. Хәзер менә мин дәвам итәм. Мине дә чәк-чәк пешерү нечкәлекләренә шул Шәмсинур әбием өйрәтте инде. Беренче тапкыр чәк-чәкне Ибраһим авылына пешереп алып бардым. Шуннан китте инде. Авылдашлар да еш кына мөрәҗәгать итә башладылар. Улларым, киленнәрем, оныкларым да: “Теге без ярата торган чәк-чәгеңне пешер әле”, — дип кенә торалар. Алар шулай дип торгач, яратып ашагач, ничек пешермисең инде? Туган көннәре җитсә, чәк-чәк янына тортын да, гөбәдиясен дә, пирогын да, кош телен дә пешереп алып барырга тырышам.
— Ә киленнәрегез өйрәнергә телиме соң бу эшкә?
— Теләми була димени? Кунакка кайткан чакларында чәк-чәк пешергән вакытка туры килсәләр, кызыксынып карап торалар, “әни, безнең дә синең сыман тәмле итеп милли ризыкларны пешерергә өйрәнәсе килә”, диләр. Әлегә чәк-чәкне пешерергә җөрьәт итмәсәләр дә, гөбәдия-бәлешләре бик затлы килеп чыга. Кичә Динис улым шалтыра: “Әни, Регина ит бәлеше пешерде. Аныкы да синеке кебек бик тәмле чыккан. Шул бәлешне ашагач, өйгә кайтып килгән кебек булдым. Рәхмәт инде, әни, тормышы иптәшемне шулай тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәткәнгә”, — ди. И күңелем булды инде улымның шул сүзләренә.
Милли ризыклар ашап үскән балалар өй, әти-әни, туган җанлы булалар бит алар. Шуңа мин дә, кырык төрле эшем кырык якта таралып ятуга карамастан, балаларым кайтуга ( Альбина апаның бер улы гаиләсе белән — Югары Яркәйдә, икесе Уфа шәһәрендә яши) нинди дә булса милли ризык пешереп торырга тырышам. Күчтәнәчкә дә алар яраткан өй ашларын пешереп җибәрәм. Алар шуңа күнеккән инде. Ял көннәре җитә башласа, Регинасы белән Динисы — гөбәдиягә, Екатеринасы белән Динары — кош теленә, Ләйсән белән Алмазы чәк-чәккә заказ бирәләр. Аллаһка шөкер, улларым бик тырышлар һәм тәртиплеләр. Киленнәрем дә, шәһәр кызлары булсалар да, бик иплеләр, ”әни” дип өзелеп торалар, йорт эшләрендә булышалар. Хәзер оныклар сөеп куанам. Шөкер, алты оныкның дәүәнисе мин бүген. Ата-ана өчен игелекле балалар үстерүдән дә куанычлырак нәрсә юк бу дөньяда! — ди Альбина апа.
Чәк-чәкләрнең соңгылары пешеп җитүгә:
— Хәзер сироп кайнатабыз, — дип, хуҗабикә сигез аш калагы бал, яртышар стакан шикәр комы белән суны яхшылап туглап калын төпле кәстрүлгә салды да, төбенә утырмасын өчен болгата-болгата, кайната башлады. Шикәрле бал егерме минутлап кайнаганнан соң ике чәк-чәкне манып алып, аларны бер-берсенә беркетеп карады. Аннары: “Әле әзер үк булып бетмәгән”, — дип болгату процессын дәвам итте. Ике-өч минуттан баягы тәҗрибә янә кабатланды. Инде болары бер-берсенә ябышып калгандай булды. “Димәк, әзер”, — дип эссе сиропны чәк-чәк өстенә коеп, агач кашык белән тиз-тиз генә болгатты да, кулын юешли-юешли тәлинкәләргә тезә башлады. Җыйнак кына җиде өем килеп чыкты. Стенадагы сәгатькә күз төшереп алдым. Кичке ун тулып килә. Димәк, ун йомыркалык чәк-чәк пешерү дүрт сәгатьтән артык вакытны алган.
Альбина ападан кайтып, бер атна үтүгә, улымның туган көне алдыннан, чәк-чәк пешереп карарга булдым. Иң кызыгы шул, беренче чәк-чәгем бер дә төерле булмады, остазымныкы кебек үк булып бетәлмәсә дә, бик тәмле килеп чыкты. Аны кунакларым да бик яратты. Кибеттән алынган тортны авыз итеп караучы да булмады. Кайтыр вакыт җиткәч, “Күчтәнәчкә аз гына кисеп бир әле”, — дип, хәтта сорап ук алдылар. Мондый сүзләрне ишеткәч: “Ярый әле өйрәнгәнмен!” — дип, шатланып уйлап куйдым. Ә иртәгәсен чәй эчеп утырганда, сигез яшьлек кызым: “Әнием, үскәч мине дә чәк-чәк пешерергә өйрәтерсең әле, яме”, — дип әйтеп салды. “Өйрәтермен, бәбекәем, өйрәтермен. Тагын әз генә үс тә, яме”, — дип сабыемның аркасыннан кагып куйдым.
Кызымның шушы сүзләре күңелемә сары май булып ятты. Кем белә, бәлки, ул киләчәктә шәхси эшкуар булып китәр дә, район үзәгендә моңарчы булмаган татар чәк-чәге пешерү цехы ачар һәм аны милли брендка әйләндереп җибәрер. Бирсен Ходай. Милли ашларыбызның сере бүген Альбина апа кебек осталар кулында булса, шул һөнәрне мирас итеп алып калу, килер буыннарга тапшыру без — яшьләр намусында ич.
Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Автор фотосы.
Читайте нас: