Барлык яңалыклар
21 март 2022, 13:10

Бүген – Нәүрүз бәйрәме!

21 мартта көн белән төн озынлыгы тигезләшә. Элек Көнчыгыш халыкларында бу көнне Яңа ел килүен билгеләгәннәр. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бүген – Нәүрүз бәйрәме!
Бүген – Нәүрүз бәйрәме!

Март татар халык календарендә иң күркәм, йолаларга иң бай айларның берсе булып санала. Беренчедән, ул туган ягыбыз табигате өчен хуҗалык итү ягыннан ифрат әһәмиятле һәм җаваплы ел фасылы – яз башлану белән билгеләнә. Бу исә үзе үк крестьяннан елның уңдырышлы, җылы, шул ук вакытта кирәгенчә явым-төшемле булуын төрле чаралар белән, шул исәптән магик йола-ритуаллар ярдәмендә дә, тәэмин итүен сораган. «Сөрән сугу», «Җимчәчәк», «Кышны озату, язны каршылау» кебек Кояш, Су, үсемлек культлары белән сугарылган йола бәйрәмнәренең нәкъ мартка туры килүе шуңа күрә һич гаҗәп түгел.

Икенчедән, борынгы чорларда Көнчыгыш халыклары, шул исәптән татарлар һәм башкортлар да, Яңа елны көн белән төн озынлыгы тигезләшкән 21 мартта каршылый торган булганнар. Бу көнне Кояш зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына кергәнгә күрә, айның үзенә дә «хәмәл» исеме биргәннәр. Яңа елны каршылау уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнәр Нәүрүз дип аталган. Бу сүз безгә фарсы-таҗик телләреннән кергән һәм «яңа көн» дигән мәгънәгә ия. Шул сәбәпле татарларда мартны «нәүрүз ае» дип йөртү дә таралган булган. Моның мәгънәсе «Яңа ел ае» дигәнгә туры килә. Безнең карашка, ел башын төн һәм көн тигезләшкән мизгел белән билгеләү символик яктан хәзерге Яңа ел бәйрәменә (1 гыйнвар) караганда күпкә дөресрәк, чөнки Нәүрүз кара көчләрне гәүдәләндерүче Төннең Яктылык, Кояш, Көн тарафыннан җиңелүен, Табигатьнең, яшеллекнең, яңа тормышның уянуын күрсәтә. Иран, Әфганстан кебек Шәрыкъ илләрендә Яңа ел әлеге чорда да 21 мартта – Нәүрүз кичендә каршылана. Бу дәүләтләрдә Нәүрүз язны каршылау һәм язгы чәчү бәйрәме булып санала.

Шунысын да әйтик, атап үтелгән ил-мәмләкәтләр бүгенге көндә, нигездә, Ислам дәүләтләре булып исәпләнсәләр дә, Нәүрүз бәйрәмен бары тик мөселман дине белән генә бәйләп аңлату хата булыр иде. Нәүрүз йоласы динебезгә караганда күпкә борынгырак. Күренекле татар фольклорчысы Фатих Урманче язма чыганакларга таянып, бу традициянең Борынгы Шәрыкъта безнең эрага кадәр XVI гасырда ук, ягъни Ислам дине барлыкка килүдән 2200-2300 ел алда гамәлдә булуын һәм соңрак Һиндстанга да үтеп керүен күрсәтә. Нәүрүз бәйрәмендә башкарылган фольклор текстларында дини мотивларның һәм персонажларның бөтенләй очрамавы, аларның, нигездә, муллык, имин тормыш теләүгә, киләчәк уңышны фаразлауга гына кайтып калуы да әлеге фикернең дөреслеген, йоланың борынгылыгын дәлилли.

Татар халкына килгәндә, атаклы тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) «Нәүрүз бәетләре»нең инде Болгар чорында ук (IX-XIII гасырлар) яшәгәнлеген күрсәтеп уза. 1889 елда Казанда нәшер ителгән «Китап кыйссаи Нәүрүз...» дигән басмада «Нәүрүз бәете» исеме астында күләмле генә бер бәет бирелә. Биредә ике яшь кызның егетләр киеме киенеп, мәдрәсәдә белем алулары, соңыннан авылларда Яңа елны котлап үзләре чыгарган шул бәетне әйтеп йөрүләре тасвирлана. «Нәүрүз» дип төгәл аталмаса да, кышны озатуга, язны каршылауга багышланган бу йоланың борынгы төркиләрдә таралган кайбер шигъри үрнәкләре Мәхмүд Кашгарыйның  XI гасырда төзелгән «Диване лөгатет-төрк» сүзлегендә дә очрыйлар.

Язма чыганаклардан күренүенчә, татарлар XVIII йөз азагында да әле Яңа елны көн белән төннең язгы тигезлек вакытына туры китереп бәйрәм иткәннәр. Бу хакта, мәсәлән, И.Г. Георгиның 1799 елда дөнья күргән «Описание всех обитающих в Российском государстве народов» исемле хезмәтендә дә телгә алына. Фатих Урманче, Риф Мөхәммәтҗанов кебек абруйлы галимнәр фикеренчә, Яңа елны Нәүрүз көнендә билгеләү XIX гасыр урталарына, хәтта ки 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр дәвам итә.

Нәүрүз уңае белән, татар халкында кызыклы йола-ритуаллар барлыкка килә. Шуларның берсе – Яңа ел башланган көнне яшьләрнең, балаларның, шәкертләрнең өйдән-өйгә йөреп, бәет-шигырь әйтүе. Моны «нәүрүз әйтү» дип атаганнар. Бу эшнең үз осталары да булган. Гадәттә, «нәүрүз әйтеп» йөрүчеләр йорт хуҗасына, аның гаиләсенә исәнлек-саулык, иминлек-байлык теләгәннәр. Башланган елның мул һәм тыныч булуын, бәхет китерүен теләү бу әсәрләрнең асылын тәшкил итә. Нәүрүз әйткән өчен яшүсмерләргә хуҗалар соңыннан йомырка, кәнфит яисә вак акча биргәннәр.

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә;

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз теләкләренең һәммәсе дә «Нәүрүз мөбарәкбад!» («Нәүрүз мөбарәк булсын!») дигән рефрен белән тәмамлана. Бу тәгъбир «Яңа ел котлы булсын!» дип әйтү белән тәңгәл килә.

Шуны да онытмыйк, нәүрүз әйтүчеләрне сыйлап, бүләкләп озату – йоланың төп шарты. «Бәет әйтү – аять әйтү савабы» дип,  халык юкка гына мәкаль чыгармаган. Чөнки Нәүрүз әйтүчеләрне каршылагандагы өстәлнең муллыгына, бүләкләрнең кыйммәтенә карап, елның  нинди булачагы, җирнең уңдырышлылыгы, табигатьнең мәрхәмәтлелеге фаразланган. Сый-күчтәнәчләр ни дәрәҗәдә кыйммәтлерәк, баерак – ел да шул микъдарда уңдырышлы, мул килә, дип ышанылган. Хәер, саранлык күрсәтеп, нәүрүз әйтүчеләрне тиешле сый-хөрмәттән мәхрүм иткән хуҗаларны яшьләр үзләре дә аямаган:

Нәүрүз, абыз-түткәем!

Бир маең, ипекәең.

Бирмәгез, тартып алырмын,

Чүлмәкләреңне ярырмын!

Нәүрүз!

Шушы такмазадан чыгып кына да, бу йоланың үз заманында ни дәрәҗәдә җитди кагыйдәләргә корылган булуын һәм аларны бозарга ярамаганлыгын төсмерләргә мөмкин.

Һәр төбәктә Нәүрүз үзенә генә хас ритуаллар белән баетылган, аның үткәрелүенең үз үзенчәлекләре булган. Мисалга, Туймазы районының Кендектамак һәм Сәрән авылларындагы Мәрзия Аслаева, Нәкыя Вәлиева һәм Майнур Шәрәфетдинова әбиләрнең истәлекләренә караш ташлыйк:

«…Нәүрүз көннәре уен-йолалары белән дә истәлекле. Бәйрәмдә иң чибәр, акыллы кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап, аннан җәйнең ничек буласын сораганнар. Кыз, әлбәттә, яхшы җәй генә юраган. Аның сүзләре картлар күңеленә дә хуш килгән. «Юравың юш булсын, Нәүрүзбикә!»– дип хуплаганнар».

Якташыбыз, күренекле язучы, фольклор белгече Галимҗан Гыйльманов билгеләвенчә, «Нәүрүзбикә язны (җәйне), җылыны, Кояшны символлаштыра. Аны Язбикә, Җәйбикә, Кояшбикә дип тә йөртәләр...» Аңа багышлап җырлар җырлаганнар, әйтешләр әйткәннәр:

Кыш җитте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Былбылдан аваз килде,

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз килде, яз булды,

Аз булса да сал булды,

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүзбикә белән сүз уйнатулар да булган. Менә, мәсәлән, Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗанов тарафыннан язып алынган бер диалог:

– Нәүрүз, Нәүрүз,

Кая киттең?

– Киттем урам буйлап,

Хуҗалардан аш-су юллап.

– Нәүрүз, Нәүрүз,

Моңарчы кайда идең?

– Ялан-кырда идем,

Инде сезгә килдем...

Гадәттә, Нәүрүзбикәгә бирелгән сорауларга түбәндәге җаваплар алынган:

– Җил каян исә?

– Болыт белән Кояш арасыннан.

– Язның башы кайда?

– Кар өстендә чәчәк аткан умырзаяда.

– Җәй ничек була?

– Җәйнең ничек килүе язның бер көненнән тора. Язгы чәчү көнне йоклап үткәрмәсәгез, җәй дә, ел да бәрәкәтле килер.

Нәүрүзбикәне җигүле атка утыртып, мәйданга алып чыкканнар. Аңа сораулар биреп, үз язмышларының ничек буласын юраганнар. Мәсәлән, Нәүрүзбикәгә «алмы, гөлме?» дигән сорау бирелә. Сораучы, эченнән генә, «ал булса – бәхетле булам (яисә «кияүгә чыгам»), гөл булса – бәхетсез булам (яисә «кияүгә чыкмыйм») дип уйлый. Нәүрүзбикә тота да берсен әйтә. Соңыннан фалның мәгънәсе игълан ителә.

Хатирәләрдән күренүенчә, Нәүрүз йоласында да Нардуган кичәләрендәге кебек үк, киләчәккә багучылык кылу урын алган, гаилә-никах тематикасы килеп кергән. Әлеге ике бәйрәмнең XIX гасыр азакларында кушылып китеп, бергә башкарыла башлавы да аларның эчтәлегендәге уртаклыкларның зур булуы белән аңлатыла. Нәүрүз дә, Нардуган  да Яңа елны каршылау бәйрәме буларак үткәрелә (берсе – Көнчыгыш, икенчесе Юлиан календаре буенча); икесе дә яшьләрнең өйдән-өйгә йөреп, бәет-такмаза әйтүе, муллык-иминлек теләве һәм шуның өчен хуҗалардан бүләк алуы белән билгеләнә; бәет-такмазаларның поэтикасы да бер үк – биредә иң башта йола бәйрәменең килеп җитүе турында хәбәр ителә, аннан хуҗаларга изге теләкләр юлланыла, ягъни Нардуган такмазаларында, Нәүрүз бәетләрендә дә бер үк төрле поэтик сурәтләү чаралары кулланыла; ике йоланың да нигезендә тереклек чыганагы – Кояшны изгеләштерү ята.

Галимҗан Гыйльманов Нәүрүз бәйрәменең борынгы Шумер мифологиясе белән бәйләнешләрен тикшереп, кызыклы күзәтүләр ясый. Шумерда Кояшның җир астыннан караңгылыктан күккә күтәрелүен, тууын Ишум дигән алла белән бәйләп караганнар. Нәүрүз бәетләрендә дә Иш бабай образы чагылыш таба:

И Иш бабай, Иш бабай,

Пич башыннан төш, бабай,

Капчык авызын чиш, бабай,

Бер тиен акча бир, бабай,

Нәүрүз мөбарәкбад!

Уйлап карасаң, Шумер алласы Ишум белән татарның Иш бабае, Нәүрүз бәйрәме арасында шактый зур уртаклыкларны күрергә мөмкин. Беренчедән, аларга салынган мәгънәви йөкләмәләр бер үк. Нәүрүз – Яңа ел, яңа Кояш бәйрәме, аның үзәгендә Кояшны таҗ итеп кигән Нәүрүзбикә тора. Ул тулысынча Ут (димәк, яктылык, җылылык, яңарыш, тормыш һ.б.),  Ишум (Иш бабай?) ихтыярында.

Икенчедән, нәүрүз такмакларында Иш бабай мич башында ята. Монда да шумерлыларның Ут алласы белән тәңгәллек соралып тора. Мич – җылы урын, ут-учак биләмәсе. Аның башында гомер сөргән Иш бабай шушы мичнең (димәк, утның, җылының) иясе кебек...

Шунысы кызык, Галимҗан Гыйльмановның әлеге фикере безнең тарафтан җыелган фольклор материаллары белән дә дәлилләнә. 2006 елда БДУның татар-урыс бүлеге студентларының Илеш районына фольклор экспедициясе вакытында Карабаш һәм Иштирәк авылларында биредәге Иш тавы турында ике легенда варианты язып алынган иде. Аларның берсе тауның барлыкка килүен мифик алыплар – Иш нәселенең чабатасыннан коелган ком белән аңлатса, икенчесе моны юләр алып-балыкның ике тау арасыннан үтәргә тырышып, аларга иш булып кысылып калып, ташка әверелүенә бәйли. Күренүенчә, ике легенда да бик борынгы, исламга кадәрге ышануларга, мифологик күзаллауларга нигезләнә. Мондый легендаларны очрату  бүгенге көндә фольклорчы өчен зур уңыш санала һәм алар җирле халыкның борынгылыгын билгеләп торалар. Димәк Иш бабай образының Нәүрүз такмакларына килеп керүе һич тә очраклы түгел. Ул безнең тамырлары белән гасырлар төпкеленә кереп югалган, хәтта моннан 4-5 мең ел элек яшәгән Шумер цивилизациясенә килеп тоташу ихтималы булган милли мифологик системабызның бер кыйпылчыгы булып исәпләнергә хаклы. Кызганычка каршы, әлегә мондый кыйпылчыклардан гына тулы мозаика хасил итеп булмый шул. Югарыда яңгыраган фикер бары тик фараз булып кына кала...

Ничек кенә булмасын, Нәүрүз Табигатьнең уянуын символлаштырган, яшәүгә көч, рухи ныклык биргән гүзәл бәйрәм булып кала һәм язын башкарылган календарь йолаларның үзәгендә тора. Аның тамырларын, халыкара тәңгәллекләрен, борынгы рәвешен, жанрара бәйләнешләрен өйрәнү әлегә кадәр тикшерелүне таләп итүче мәсьәләләр булып санала. Безгә исә Кояшның җылы нурларына коенып, аңардан яшәү көче алып, яз җитүенә сөенергә генә кала. Бәйрәм белән, дуслар! Нәүрүз мөбарәк булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент.

 

Фото: https://incity.az

Бүген – Нәүрүз бәйрәме!
Бүген – Нәүрүз бәйрәме!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: