Керәшен туендагы йола-ритуаллар аерым тикшеренүгә лаек. Туй киләсе урынга тимер мич куялар, шунда кодаларны «мунча кертеп», йортка үткәрәләр. Үмер авылында кодаларның килүләрен җиргә самавыр торбасы терәп тыңлыйлар.
Икекәй лә җирәнле атыгыз,
Шуның берсен миңа сатыгыз.
Бик күп күчтәнәчләр төягәнсез,
Ничек тартып килде атыгыз? –
дип каршылыйлар кодаларны.
Керәшеннәрдә татар туйларындагы иң гүзәл ритуалларның берсе – киленгә су юлын күрсәтү күренеше юк. Аның каравы, башка йолалар, җыр-моң биредә хәттин ашкан. Мәсәлән, кияү белән килен ятасы урынга беренче төнне тәҗрибәле, балалары күп булган, башкаларга үрнәк парны салалар. Иртәгәсен алар арасыннан бер бала яки курчак тартып алалар. Бу яңа гаилә ишле, үрчемле булсын өчен эшләнә.
Бөлеш – туй табынының күрке. Өстәлгә чыгарганда үмерлеләр аны махсус корымга батыра һәм кунакларга:
Шикләнмичә ашагыз, кодалар,
Кулларымны юып ясадым, –
дип тәкъдим итә.
Моңа җавап итеп, каршы як түбәндәге җырны җырлый:
Ишек алдындагы утыннарны
Станнарга салып турыйбыз.
Шушы бәлешләрне ашарларга
Хуҗалардан рөхсәт сорыйбыз.
Бу сүзләрдән соң хуҗа һәм хуҗабикә үбешергә тиеш. Ошамаса, «бәлеш пешмәгән» дип, аларны кабат үбештерәләр. Һәр кода-кодагыйга аерым багышлап җыр җырлана. Әйтергә кирәк, мондый кара-каршы җырлашулар бүгенге татар туйларында сагынып сөйләргә генә калды. Ә Бакалы керәшеннәре гүя аерым планетада яши, аларда туй йоласы һаман борынгыча, җиренә җиткереп башкарыла.
Сөн сулары алкын,
Суы салкын.
Ак үрдәкләр каршы ла
Йөзә алмый.
Сез, дусларым, безгә
Бигрәк якын.
Бер җырламый күңелем
Түзә алмый.
Керәшеннең җырын бер ишетсәң, аңа гомерлеккә гашыйк буласың. Халык күңеленең әллә нинди чоңгылларыннан ургылып чыккан дәртле һәм шул ук вакытта тирән Моң яши анда. Без Бакалы районы Үмер авылында «Сөнекәй» халык фольклор ансамбле әгъзалары Светлана Ивановна Васильева (1959) һәм Нина Игнатьевна Китова (1954), Яңа Балыклы авылында «Туганай» фольклор ансамбле сандугачлары Таисия Константиновна Каменева (1935) һәм Зоя Павловна Кинҗәбаева (1939) башкаруында керәшен җырларын тыңлагач, ирексездән шушы Моңга әсир булдык.
Фото: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.