Барлык яңалыклар
4 июль 2021, 14:56

Матди байлык – бер айлык... Ә матди булмаганы?

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Дөнья мәдәни мирасының бер өлеше буларак Русия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни байлыгы” дип аталган Халыкара фәнни конференция үтте.

Матди байлык – бер айлык... Ә матди булмаганы?
Матди байлык – бер айлык... Ә матди булмаганы?

Чарага Фольклориадага килгән 37 ил вәкиле җыелган иде. Шуңа күрә чыгышлар да рус, башкорт, инглиз, француз телләрендә яңгырады. Русиянең Мәдәният министры Ольга Любимова кунакларны видеобәйләнеш аша тәбрикләп, күпмилләтле Башкортстан җиренең халык традицияләренә гаять зур ихтирам белән каравын, кунакчыллыгын билгеләде. Башкортстанның Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләү чыгышында Америка Кушма Штатлары вәкилләрен бүген билгеләнүче милли бәйрәмнәре – Бәйсезлек көне белән тәбрикләде. Фольклориаданың дәүләтләр арасындагы ясалма чикләрне җимереп, халыкларны берләштерә алырлык олы көч булуын француз телендә ясаган чыгышында CIOFF Президенты Филипп Боссан һәм CIOFF оешмасының ЮНЕСКОдагы рәсми вәкиле, инглиз телле Магдалена Товорник та билгеләде. В.Д. Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йорты җитәкчесе, CIOFFның Русия милли секциясе башлыгы, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тамара Пуртова  Башкортстанның Фольклориада мәйданы итеп бер дә юкка сайланмавын билгеләде, туган республикабызның төрле мәдәниятләрне, төрле диннәрне берләштереп килүен, 160 милләт вәкиленең биредә бертуганнар булып яшәвен ассызыклады.

Шулай да иң кызык чыгышлар алда көткән булып чыкты. Русия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты тарих фәннәре докторы, профессор Александр Черных кунакларны башкортча да, татарча да, инглизчә дә сәламләде. Бу бер дә юкка булмады. Галим белдерүенчә, бүген 193 милләт һәм 277 тел һәм диалект яши. Аларны югалтмау, лексик үзенчәлекләрен саклау ул җитәкләгән Русия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау Эксперт советының төп бурычы булып тора. Александр Черных мәдәни мирас объектлары реестрын төзү эшенең дүрт юнәлештә баруын күрсәтте.

Башкортстан Республикасының Халык иҗаты үзәгенең генераль директоры Артур Әлибаковның чыгышы башкорт халкының мәшһүр “Урал батыр” эпосына багышланды. Ул сөйләп кенә калмады, ә “Урал батыр”дан сәхнәләштерелгән өзекләр дә китерде. Аларны Башкортстанның Халык чәчәне Асия Гайнуллина, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Байбулдин һәм конференциянең иң яшь катнашучысы, Учалы районы кызы Язгөл Нуретдинова сәхнәләштерде.

В.Д. Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йортының сектор мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Варвара Добровольскаяның чыгышы       – Дагыстанның Шаитли авылында яшәүчеләрнең Игби бәйрәменә, Чечен Республикасының Халык иҗаты йорты йорты җитәкчесе Рамзан Даудовның чыгышы чечен яшьләренең танышу йоласына багышланды. Соңгысы хакында без аерым сөйләячәкбез әле.

Алтай Республикасында 271 мең кеше генә яшәсә дә, алар халык традицияләрен саклау һәм өйрәнү эшенә бик җитди карыйлар. Моны Алтай Халык иҗаты йорты директоры Анастасия Уркунованың чыгышы һәм атказанган артист Добрыня Сакаевның ике тавышка өзләве һәм милли эпосны думбырада башкаруы ачык дәлилләде.

Без рус халкын бердәм милләт буларак күзалласак та, аларның шулай ук үз үзенчәлекләре бар икән. Бурятиядән килгән “Судьбинушка” ансамбле җитәкчесе Галина Чебунина старообрядецлардан булып чыкты. Ул язмыш тарафыннан кыерсытылган бу этнографик төркемнең җырларын, халык мирасын төкми-чәчми саклап кала алган. Без бу әсәрләрне ансамбль башкаруында “тереләй” тыңладык.

Конференциядә катнашучылар киләчәктә мондый очрашуларны ешрак оештырып торырга килештеләр, аларның милли үзенчәлекләрен саклап калудагы ифрат зур ролен ассызыкладылар.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Валерий Шахов фотолары.

Матди байлык – бер айлык... Ә матди булмаганы?
Матди байлык – бер айлык... Ә матди булмаганы?
Читайте нас