Берәр кызның әти-әнисе өйдә юклыкны ишеткәч инде, чакырса – китә идек күңел ачарга. Ул вакытта бит кино, театр-мазар юк. Кызлар сөйләшеп утыра идек. Соңыннан егетләр килә иде инде. Ул анда бию инде, җыр – берсе дә калмый, күмәкләп тә, ялгыз да, дигәндәй.
Төрле сынамышлар үткәрү бигрәк тә кызык була иде. Шулай, лампа белән абзарга керә идек тә, утны сүндерәләр иде. Сарыкларны кочаклап тоткач кына, утны кабызалар иде. Шуннан инде тотынасың тикшерергә. Яшь сарык кочакласаң – яшь егеткә, картны кочакласаң – карт егеткә, ә тол сарык кочакласаң – тол иргә барасың, дия идек. Кара сарык тотса – бәхетсез була, ак төсле тотса – бәхеткә, дия идек инде.
Шуннан йолдыз санаулар бар иде. Егет белән кызны парлаштырып чыгарып җибәрәсең дә, алар кергәнче, бераз яза әзерләп куясың инде: я биергә, я җырларга. Алар үти инде шулай.
Йөзек салу. Егетләр, кызлар түгәрәкләнеп утыргач, бер кеше йөзек салучы була, шул йөзекне салган кешегә:
– Алтын балдак, йөгереп чык, – ти иде.
– Бер ерламай, чыкмаем, – ти.
Шуннан йөзек салучы яза үтәй.
Яза үтәш. Егетләр бер читтә басып тора, кызлар уртада круг ясап әйләнәләр. Әйләнгән чакта, көй туктауга, кызлар егетләр алдына килеп басарга тиеш. Әгәр дә басалмый калсалар, ул кыз судьяга берәр әйберен бирә: я йөзек, я кулъяулык. Азактан судья яза бирә, бер егетнең, бер кызның әйберен бергә куеп. Язалар төрлечә була иде. Кайберәүләргә – кыш көнне парлаштырып яшел үлән табып керергә, кайберәүләргә – күршеләргә сәгать сорарга керергә, кайберәүләргә – парлашып чишмәгә суга барырга.
Уен-көлке шулай итеп озак дәвам итә иде.
(1976 елда Тәтешле районы Сараштыбаш авылында Хәйрә Сабетдин кызы Әхмәтовадан (1917 елгы. Башлангыч белеме бар.) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.