Барлык яңалыклар
5 Май 2021, 21:11

Яндырылып үтерелгән кыз бәете

Кешеләрнең кансызлыгы кайчак акылга сыймый! Анасының кияүгә чыгар өчен нәни кызын яндырып үтерүе – кансызлыкның соңгы ноктасы. Чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнгән “Яндырылып үтерелгән кыз бәете” нәкъ шундый фаҗига турында сөйли.

Бисмилла, диеп, башлагыз
Бу бәетнең башларын,
Җыламыйча кем укысын
Бу бәетнең башларын.
Әнкәй мине үтерергә
План корды төрлечә.
Күрәчекне белеп булмый,
Кара гүргә кермичә.
Прсидәтил: “Алам”, – дигәч,
Әнкәй шуна ышанган,
Шул сәбәптән бөтен уен
Начар фикергә салган.
Мине утка атырга, дип,
План уйлады әнкәем.
Ник әзерәк кызганмадың? –
Мин бит синең бәбкәең.
Киемнәрем дә бар иде,
Өсләремә кияргә.
Мине утка салмасаң да,
Барыр идең кияүгә.
Җанган утка тыгар
Өчен, одеялга урадың.
Әнкәй, барыбер үзен дә
Кайгыларга урандың.
Минем газиз тәннәремнең
Исе чыккан һавага.
Һавадагы фирештеләр
Ләгънәт укыйлар аңа!
Әй, әнкәем, үзең дә бит
Төрмәләрдә ятасың.
Мин үлгәч тә күп күрерсең
Бу дөньяның җәфасын.
Әнкәй, минем калды инде
Зәңгәрле күлмәккәем,
Исләреңә төшәр әле,
Өзелер үзәккәең!
Җир йөзләрен кызгандың,
Утка салып яндырдың.
Әнкәй, явыз теләкләрең
Барыбер эшкә ашырдың.
Җиде яшьләремдә җиттең
Газиз башкайларыма.
Артык булып тоелдыммы
Ашар ашкайларыма?
Минем утта януларым
Кызганычтыр кемгә дә.
Әнкәй, гомерләрнең үтсен
Минем өчен төрмәдә.
Яңа көйгә калды минем
Зәңгәрле күлмәккәем.
Минем кебек өзелсен лә
Үзеңнең үзәккәең.
Әбекәем килеп кергән,
Май исләре чыкканга,
Бигрәкләр дә авыр булды
Газиз җаным чыкканда.
Ефәк кебек чәчкәйләрем
Дөрләп янадыр утта,
Күрәчәкне күрмәенчә
Котылып булмай һич тә.
Май исләре чыгып тора
Урамнардан узганда,
Аз гына да кызганмадың
Мине утка салганда.
Җифәк белән үрмәсәң дә,
Чәчләремне тарасаң,
Газиз балаң кызганыч та,
Азрак уйлап карасаң.
“Кайтма!” – диеп, әйткән булсаң,
Кайтмас идем, әнкәем.
Ничек азрак кызганмадың?
Мин бит синең бәбкәең!
Инде хәзер чәчләремне
Тасма белән үрмәссең.
Мине утларда яндырдың –
Барыбер рәхәт күрмәссең.
Җылый-җылый сөйләр идем –
Үсмәде туганнарым,
Минем газиз сөягемне
Күрмәде туганнарым.
Явыз хатын белән ирне
Шундук алып киттеләр.
Авыл халкы артларыннан
Елап, ләгънәт иттеләр.
Халык хөкеме йортына,
Бар халык шунда барды.
Совет хөкеме гомерлеккә
Иркеннән мәхрүм кылды.
(1973 елда Краснокама районы Иске Кабан авылында Мәхүпзадә Талиповадан (1905 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.
Фото: https://i.ytimg.com/
Читайте нас: