Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.
Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.
Мамык эшләпәне җилгә очырдым.
Ике баламны каргап очырдым.
Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?
Турыңнан уздык, әткәй, күрдеңме?
Кара карлыгач, сайрай сандугач,
Әнкәй, җылама, үзең каргагач!
Утырып уйландык, уйлап җыладык.
Әнкәй каргагач, минут тормадык.
Комач күлмәгем бер дә кимәдем,
Өйдән чыкканда: “Сау бул!” – димәдем.
Әнкәй каргагач, урманга баргач,
Җөрәгем алынды зур имән аугач.
Чыктык басуга, урак урырга.
Ходай кушкандыр шулай булырга.
Каргады безне газиз әнкәбез.
Якты дөнҗаны күрмәй китәбез.
Кояш чыкканда, кан тула күзгә,
Кыямәт көнсез кавышу юк безгә.
Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем:
“Бәхил булсанә, өйгә кайтаек!”
Имезгән сөтең, әнкәй, беләсең,
Кыямәт көнне бәхил буласың.
Өйгән кибәнне җилләр тарата,
“Кавышабыз!” – дисәк, хәзер таң ата.
Урман эчендә кошлар сайрыйдыр.
Кошлар эчендә Сак-Сок җылыйдыр.
Әнкәй каргады рамазан аенда,
Сак-Сок булдык без кадер кичендә.
Уң якта канат, сул якта канат,
Очып чыкканда, калдылар карап.
Җылама, әнкәй, нигә җылыйсың?
Үзең карагач, үзең чыдыйсың.
Калган киемне алып куярсың,
Исеңә төшкәндә, алып карарсың.
Ишек алдында кошлар сайрыйдыр,
“Балалар кайда?” – дип, әткәй сорыйдыр.
Безне сорагач, әнкәй каушады:
“Каргадым” – дигәч, әткәй җылады.
“Ни өчен?” – диеп, әткәй сорады,
“Ходай язгандыр”, – диеп уйлады.
“Ник каргадым?” – дип, әни үкенә.
Ураклар ургач, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй җылыйдыр, исенә төшкәч.
Ризык тапмыйлар кошлар басудан,
Әнкәй каргады безне ачудан.
Без киттек, әнкәй, бәхил булыгыз!
Намаз артыннан дога кылыгыз.
“Балам, балам!” – дип, әнкәй елыйдыр,
“Ник каргадың!” – дип, әткәй тиргидер.
Киртәдән очтык, кундык агачка,
Ниләр килмәде безнең бу башка?!
Урман эчендә каен башлары,
Газиз әнкәйнең түгелә яше,
Кичләр дә була, иртә дә була,
Газиз әнкәбез нишли, бичара?!
(1973 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында Миңнур Рәшитовадан (1892 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.