Риф Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Аксак авылында дөньяга килә. Биредә сигезьеллык мәктәптә белем алгач, 1957 елда Иске Турай урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. 1957-62 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә укый. 1962-66 елларда башкорт телендә нәшер ителүче “Совет Башҡортостаны” республика гәзитендә әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза.
Ләкин балачагыннан ук туган авылы халкыннан мәзәкләр, сөйләкләр, йола үрнәкләре җыеп, аларны аерым дәфтәрчекләргә туплаган Риф Мирхәбибулла улының күңеле фәнгә тартыла. 1966 елда сәләтле белгеч БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа “Татар халык иҗаты”, “Татар әдәбияты тарихы” фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Яшь галим яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.
Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы – БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул – Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. 1967 елдан 90нчы еллар башына кадәр ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, йөзләрчә авылны урап чыга. Әлеге экспедицияләрдә җыелган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1976-88, 1993 елларда Казанда дөнья күргән “Татар халык иҗаты” унөчтомлыгының һәр китабында Риф Мирхәбибулла улы тарафыннан да тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала.
Ык буендагы татар авылларында таралган йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә аерым игътибар бүлә ул. Шулар нигезендә 1973 елда филология фәннәре докторы, профессор Әхнәф Кирәев (әдәби тәхәллүсе – Кирәй Мәргән. – И.Ф.) җитәкчелегендә “Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясе” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Әлеге хезмәт Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татарларның, милли фольклорын, аның төбәк үзенчәлекләрен, биредә яшәүче башка халыкларның авыз-тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә анализлаган беренче гыйльми тикшеренү булып тора.
Риф Мирхәбибулла улы алып барган тикшеренүләр соңыннан студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалаша. 1977 елда аның – “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе”, 1982 елда – “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия”, 1984 елда урыс телендә “Специфика татарских фольклорных жанров” дип аталган хезмәтләре үзе эшләгән Башкорт дәүләт университеты нәшриятында дөнья күрә. Алар бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән җыентыкның нигезен галимнең югарыда атап үтелгән татар телендәге ике уку кулланмасы һәм йола иҗаты буенча гомум характердагы “Йола поэзиясе” дигән мәкаләсе тәшкил итә.
Әлеге хезмәтләрендә галим Башкортстанда яшәүче татар халкының йола поэзиясен ике төргә бүлеп тикшереп, календарь һәм туй поэзиясенең жанрлар буенча ул чор өчен өр-яңа бүленешен тәкъдим итә, аларны Казан ягы татарлары фольклоры белән тарихи-чагыштырма планда анализлап, уртак һәм аермалы якларын билгели, шул ук вакытта, Башкортстанда яшәүче татарларның һәм тел, һәм мәдәният, һәм фольклор ягыннан гомумтатар халкының аерылгысыз өлешен тәшкил итүен ассызыклый. Бер үк вакытта ул уртак географик һәм рухи җирлектә гомер кичерүче башкорт, урыс, мордва, мари, чуваш һ.б. халыклар фольклоры белән параллельләр үткәрә, төрле халыкларның авыз-тел иҗатында үзара бәйләнешләрнең чагылышын тикшерә.
1980 еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, Риф Мөхәммәтҗанов республикада яңа оешкан татар милли хәрәкәтендә әйдәп баручыларның берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, “Алтын ай” милли-мәгърифәтчелек фондын җитәкләде. Аның “Телем, җирем, халкым” (соңыннан “Рәйхан”) телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, милли фольклор мәсьәләләренә багышланды; ул Башкортстан радиосында татар халкының тарихын һәм рухи тормышын яктырткан “Әллүки” радиотапшырулар циклын оештырып җибәрде; шушы өлкәдәге гыйльми-публицистик язмалары белән вакытлы матбугатта еш чыгыш ясады.
Шуңа бәйле рәвештә, җыентыкның ахырында без Риф Мөхәммәтҗановның 1973-92 елларда «Казан утлары» журналында дөнья күргән йола иҗатына кагылышлы мәкаләләрен урнаштырдык. Алар укучыларга галимнең тикшеренүләр барышын да, фикерләү эволюциясен дә эзмә-эзлекле итеп күзалларга мөмкинлек бирергә тиеш. Бер үк вакытта бу язмалар аша Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең искиткеч бай фольклор мирасы белән дә танышырга мөмкин.
Риф Мөхәммәтҗанов Уфада яшәп, фәнни-педагогик эшчәнлеген Башкорт дәүләт университетында алып барса да, Казан галимнәре – аерым алганда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торды. Илбарис Надиров, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Фатыйх Урманче, Ленар Җамалетдинов кебек күренекле татар фольклорчылары белән аны фәнни өлкә уртаклыгы гына түгел, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде. Шуңа күрә әлеге җыентыкның ике гыйльми оешма – Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы хезмәткәрләре Илмир Ямалетдинов һәм минем тарафтан әзерләнеп нәшер ителүе һич тә очраклы түгел. Бу – ике республика фольклорчыларының, Риф Мөхәммәтҗанов хезмәтләрендә тәрбияләнгән яңа буын тикшеренүчеләренең галимнең шәхесенә һәм эшчәнлегенә карата тирән ихтирамы билгесе.
китапны төзүчеләрнең берсе, филология фәннәре кандидаты, доцент.