Барлык яңалыклар
29 март 2021, 23:08

САБАК

Бардым, баганага меңдем, инде ялгап беттем, дигәндә, мине ток суккандай булды.

Электрик һөнәренең барлык нечкәлекләрен үзләштереп, ныклап кына эшли башлаган идем, колхозларны бетерделәр. Нишлисең, эш юк, электрик кирәкми, дигәч, баганага менә торган “тырнаклар”ымны култык астына кыстырып, кайтып киттем.
Хәзер өйдә ятам, формамны югалтмас өчен көн аралаш урамдагы электр баганасына яртылаш менәм дә кире төшәм. Шулай, бер көнне баганадан төшеп килгәндә, аста Гәрәй карт көтеп тора иде.
– Баганага ут куеп бир әле, урамда күзгә төртсәң дә күренми, – дигәч, ризалаштым инде.
Бардым, баганага меңдем, инде ялгап беттем, дигәндә, мине ток суккандай булды. “Әһә, болай гына булмый, берәр хәйлә кирәк, Гәрәй карт кибеттә эшләгәндә күп кешеләрне төп башына утыртты. Мин дә бу картны бераз җәфалап алыйм әле”, дип, алюминий тимерчыбыктан килгән ут линиясенә бакыр тимерчыбыкны ялгап куйдым.
Ике-өч атна үтмәде, Гәрәй карт минем янга янә килеп җитте.
– Баганадагы ут җемелдәде, җемелдәде дә сүнде, хәзер янмый. Барып карамассыңмы? – дип ялваргач, түзмәдем, сәбәбен әйтеп бирдем.
– Гәрәй абзый, бу кибет аша гына эшләнә торган эш, без хәзер базар мөнәсәбәтләре буенча яшибез, үзең беләсең, – дидем.
Гәрәй абзый кесәләрен капшый-капшый ике шешәлек акча җыйгач, мин җайлап кына баганага менеп киттем һәм теге ике “дошман” тимерчыбыкларны тазартып, кире урап куйдым.
Бу баганадагы ут күпмедер вакыт кына янды да, тагы сүнде. Минем клиент янә килеп җитте.
– Баганадагы ут сүнде бит әле, – ди, миңа үпкә белдергән шикелле.
– Гәрәй абзый, бу баганадагы ут нигә янмаганын беләсеңме?
Ул кулбашларын җыерып:
– Мин аны каян белим инде, – дип куйды.
– Элек кылган мутлыкларың өчен янмый, – дип тегене кире кайтарып җибәрдем. Бераз уйлансын әле...

Таһир ВИЛДАНОВ.
Кырмыскалы районы,
Сахай авылы.

Фото: sntkosmos161.ru
Читайте нас: