Барлык яңалыклар
12 март 2021, 09:52

Галимҗан Ибраһимов Башкортстан татарлары фольклоры турында

Бүген якташыбыз, татар әдәбияты классигы Галимҗан ИБРАҺИМОВның тууына 134 ел тула. Күпләребез аның роман, повесть, хикәяләрен яратып укып, азмы-күпме әдәбият гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләре белән таныш булса да, аның киләчәккә татар фольклористикасы үсешен билгеләүче мәкаләләр язуын бөтенләй белми. Түбәндәге язмабыз шул хакта.

Татар фольклорын өйрәнү эшенең төп юнәлешләрен билгеләүчеләрдән, тумышы белән хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылыннан булган бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның исемен аерым атарга кирәк. 1926 елда “Безнең юл” журналында аның “Тел, әдәбият мәсьәләләренең кирәкле бер тармагы. Татар халык әдәбияты турында” исемле зур гына мәкаләсе басылып чыга. Монда әдип хәтта тупланган фольклор материалларын да бастырып чыгару мөмкинлекләре чикле булуы хакында әйтә һәм бу мәсьәләдә Башкортстан татарларының авыз-тел иҗатын өйрәнү эшенең торышына аерым туктала.
“Мәсәлән, Бөре кантоныннан Гата Исхакый иптәш тарафыннан татар әкиятләре җыелган. Барлыгы 31 дәфтәр, 500 битләр чамасы. Карар күптән булса да, бастырып чыгаруның юлын таба алганыбыз юк. Фазыйл Туйкин иптәшнең “Ил әдәбияты” дип җыйган кыйммәтле материаллары байтак ятты-ятты да, басар өчен чара булмаганлыктан, рәнҗеп, шелтәләп үзенә кире сорап алды. Большевик мөхәррир Афзал Таһиров иптәшенең дә яхшы материаллары бар. Якын арада Сәйфи Кудаш иптәш хат язып әйтә: “Җыйган нәрсәм бар, җибәрәм”, – ди. Мәрхүм шагыйрьнең – Бабичның җыйганнары да шулай ук сакланып торалар. Болардан күренә ки, хәзер бездә халык әдәбиятын җыю төрле җирдә, төрле рәвештә башланган, моны бер җиргә туплап, тикшереп, коллективның хезмәте рәвешендә бастырып чыгару һәм тикшерүнең вакыты җиткәнлеге бик ачык күренәдер”, – дип, Галимҗан Ибраһимов Башкортстан җирлегендә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнү эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмавын билгели. Шунда ук ул татар фольклорының Казан татарларының иҗаты белән генә чикләнмәвен, аның башка өлкәләрдә һәм республикаларда яшәүче татарлар арасында булган фольклор белән баетылырга тиешлеген әйтә. “Әле бездә моңарчы җыелганы башлыча Казан татарлары эчендә җыелганнар. Хәзер башка кабиләләргә дә кул салырга кирәк”, – ди ул һәм шунда ук “җыйган вакытта һичнәрсәне үзгәртмәү, бозмау, халык авызында ничек ишетелгән, шул көенчә язып алу – беренче шарттыр. <...>. Кайдан-кемнән, нинди кабиләдән, кай районнан алынганын, әлбәттә, әйтеп җыярга, язарга кирәк”,– дип, фольклор җыюның төп фәнни кагыйдәләрен бирә.
Галимҗан Ибраһимов биредә татар халкын алты “кабилә”гә – Казан татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр, алатырлар, төмәннәр, типтәрләргә бүлә. Күренекле тел галиме Р.Г. Әхмәтьянов, “кабилә” сүзенең рус телендәге “племя, род, клан” дигән терминнарга туры килүен күрсәтә, гомерен татар халкының рухи мирасын өйрәнүгә багышлаган язучы Адлер Тимергалин “кабиләчелек” сүзе астында “провинциализм” дигән мәгънә ятуын билгели. Шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов бу сүзләре белән татар халкының бер төбәктә генә яшәп, бер төрле генә булмавын, киресенчә, Евразия киңлекләре буенча сибелгән татарларның милли фольклорын, аның үзенчәлекләрен өйрәнү кирәклеген ассызыклый.
Әдәбият
Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: ике томда. I том (А – Л). / Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты; җаваплы редакторы А.Ә. Тимерханов. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.
Ибраһимов Г.Г. Әсәрләр: 15 томда. – Т. 8: әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр (1918–1933) / төзүче, текст, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче Г.А. Хөснетдинова; кереш сүз авторы Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 431 б.
Тимергалин Адлер. Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек. Өч томда. 2 т: Й – Р хәрефләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017. – 684 б.
Фото: antat.ru
Читайте нас: