Әлеге бәетне 1988 елда Мәчетле районы Әләгәз авылында Сабира Әкрам кызы ӘКРАМОВАдан (1918 елгы) БДУның татар-рус бүлеге студентлары язып алган. Сабира әбинең тормыш юлы җиңелләрдән булмый. Яшьтән үк ятим кала. Кешедә бала тәрбияләп яшәсә дә, укырга омтыла. Ул искечә, яңача укый, яза белә.
17 яшендә укытучы була. Башта балаларны, соңыннан ликбезда олыларны укыта. Сугыш елларында завферма булып эшләргә кушалар. Ул берсүзсез риза була, чөнки авылда ир-ат юк, барысы да сугышка китеп беткәннәр. Тик хатын кызлар да балалар гына. Эшләве шулкадәр кыен була. Ашарга юк, маллар үлә. Ул малларны үлгәнче, тизрәк чалып, итен кешеләргә тараталар. Кешеләрдән чабата үрдереп, 25 чабатага 1 килограмм он бирәләр. Кешеләрне жәлләп, Сабира әби онны артыграк та бирә. Шулар барысы да Сабира өстенә өелә. Сугыш азагында аны гаепләп, төрмәгә озаталар. 1945 – 1948 елларда төрмәдә утыра. Анда нинди генә авырлыклар, җәфалар, кыенлыклар күрми ул! Шунда “Төрмә бәете”н иҗат итеп, хат белән авылдагы туганнарына сала.
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – Б. 184-185.
Мин тоткынлыкка киткәчтен,
Ишекләргә барсам, әй, йозаклы.
Тәрәзәгә барсам – тимерле.
Тимер тәрәзәгә карап торып,
Бу зинданга барып кергәч,
Гомерләрем булып, илгә кайтып,
Калды микән җыяр ашларыбыз?