Барлык яңалыклар
11 гыйнвар 2021, 20:27

Фольклориадага – “Башкортстан халыклары фольклоры” энциклопедиясе!

Яңа ел алды көннәрендә республикада рус һәм инглиз телләрендә “Башкортстан халыклары фольклоры” энциклопедиясе дөнья күрде. Энциклопедиянең татар фольклорына кагылышлы мәкаләләре “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ тарафыннан язылган. Ул шулай ук белешмәнең фәнни редколлегиясе составына да керә.

“Башкортстан халыклары фольклоры” энциклопедиясе быел җәен Уфада үтәргә тиешле VI Бөтендөнья Фольклориадасына багышлап чыгарылды. Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, бәйрәмне уздыру 3 – 10 июльгә тәгаенләнгән. “Башкортстан халыклары фольклоры” энциклопедиясе шунда дөньяның төрле почмакларыннан килгән республика кунакларына таратылырга тиеш. Фәнни белешмә Башкортстан Фәннәр академиясенең “Башкорт энциклопедиясе” дәүләт автоном гыйльми учреждениесе тарафыннан әзерләнде. Энциклопедиягә мәкаләләр язуга республиканың төрле фәнни оешмаларында, югары уку йортларында эшләүче белгечләр җәлеп ителде. Мәсәлән, татар фольклорына кагылышлы мәкаләләре “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язды. Аерым алганда биредә Нәкый Исәнбәт, Нигъмәт Хәким, Риф Мөхәммәтҗанов, Ким Миңнуллин кебек күренекле татар фольклорчылары, халкыбызның милли фольклор жанрлары, Башкортстандагы татар фольклор ансамбльләре, милли-агарту җәмгыятьләре турында мәгълүматлар урын алган. Китапта барлыгы 600дән артык мәкалә урнаштырылган.
Хезмәтнең полиграфия эшләнеше сокландыра. Ул затлы фин кәгазендә Белгород өлкәсенең “Константа” типографиясендә басылган, төсле фоторәсемнәр, иллюстрацияләр белән бизәлгән. 664 битлек “Башкортстан халыклары фольклоры” энциклопедиясенең гомум тиражы – 1000 данә.
Илдус Фазлетдинов фотосы.
Читайте нас: