Яңа елга бер сәгать кала табиб өенә кайтып җитә. Күрә – раковинасы тыгылган. Сантехникка шалтырата:
– Килеп чистартып китегез әле.
– Сез нәрсә, акылдан шаштыгыз мәллә? Бер сәгатьтән Яңа ел җитә.
– Безнең турыда уйлап карагыз. Урамда яңгырмы, буранмы – авырулар янына ашыгабыз.
– Сез безнең табибмыни? Хәзер килеп җитәм.
– Күрсәтегез, нинди проблемаларыгыз бар?
– Менә, раковина тыгылган, ә хәзер кунаклар килергә тиеш.
Сантехник игътибар белән раковинаны карый да ак порошок сибә:
– Бер атнадан яхшырмаса, шалтыратырсыз.
– Кыш бабай, Яңа елга зур янгын сүндерү машинасы телим!
– Ярар, – ди Кыш бабай һәм йортка ут төртеп чыгып китә.
1нче гыйнвар. Торып кичке ашны ашар вакыт...
– Әни, әни! Тәрәзә пәрдәләре балкый!
Балалар бакчасыннан Вәли тырналып кайтып керә.
– Нәрсә булды? – дип сорыйлар аннан.
– Яңа ел кичәсендә кулга-кул тотынышып чыршы тирәли әйләнгән идек. Чыршы зур, балалар аз килгән булып чыкты.
Ишеккә шакыйлар. Кыш бабай килгән. Кечкенә яшьтәге малай борчылып сорый:
– Кыш бабай, нигә синең капчыгың буш?
– Хәзер тула ул! Әйдә әле, ач шкаф ишекләрен!