Барлык яңалыклар
30 ноябрь 2020, 08:41

Кышкы сынамышлар

Иртәгәдән календарь кыш та җитә. Халык андагы һәр әйберне җентекләп күзәтеп барган, һәр күренештән эчке мәгънә эзләгән. Шул рәвешле, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән. Ягез, сез дә сынап карагыз. Юраганнары юш килерме?

Иртәгәдән календарь кыш та җитә. Халык андагы һәр әйберне җентекләп күзәтеп барган, һәр күренештән эчке мәгънә эзләгән. Шул рәвешле, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән. Ягез, сез дә сынап карагыз. Юраганнары юш килерме?
Ай чалкан туса — коры була, башкача туса — буран була.
Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт тә тор. Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр. Кояш кыш көне кызарып чыкса — салкын буласын көт.
Кыш көне йолдызлар бик чекерәеп, яктырып торса, көннәр бик суык булыр.
Кар бүрәнәгә сырышып яуса, җәй яңгырлы килер.
Кыш көнендә урман җилсез шауласа, буран булыр.
Кыш көне тоз юешләнсә, кар явар.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылыныр.
Каз тешен шакылдатса, салкын булыр.
Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.
Кыш көне мәче һәр җирдә тырнаса, буран булыр.
Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
Колак кычытса, кышын буран булыр.
Кар күп булса, җәйдә иген-печән уңар.
Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.
Кыш агачлар бәсләнсә, иген уңар.
Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.
Кыш көне бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.
Кыш көне боз өстенә су чыкса, ашлык уңар.
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Кыш салкын булса, җәй начар килә.
Кыш томан булса, җәй юкәдә бал күп булыр.
Кыш көне кырдагы үлән кайсы якка таба бөгелсә, җәй көне ашлык шул якка таба бөгелер.
Фото: https://pbs.twimg.com/
Читайте нас: