Башкортстанның Кушнаренко районындагы Югары Сәет авылы искиткеч гүзәл табигать кочагында урнашкан. Күперелеп-күперелеп торган таулар – авылыбызның күрке. Аларны халык Бур таулары дип атый. Борын-борыннан ук кешеләр биредә бур чыгарган. Тигезле-тигезсез чокырчыклар – шуның истәлеге. Бурны казып чыгаргач, арбага төяп алып кайтып, мичтә яндырып, соңыннан төеп күзләрне камаштырырлык акбур ясаганнар. Үзләреннән артканын Бакай базарында сатып көн күргәннәр. Шул акбурны бәрәнге суына бутап, мичне агарткач, күз явын алырлык булган. Мондый пакьлек, сафлыкны дөньяның башка бер почмагыннан да таба алмассың кебек.
Оста миччеләр Акъяту авылында яшәгән. Ибраһим Вәлиев, Абделгалим Хәкимовлар – иң данлыклылары булган. Соңыннан аларга Фәткулла Вәлиев, Мәсгүт Хәмәтҗанов, Мансаф һәм Мәскүр Хәнәфиннар өстәлгән.
Мич чыгаруның да үз җае бар. Карап торуга кирпечтән тигез генә итеп тезелгән кебек күренсә дә, эчке ягы кроссворд шикелле: төтен йөрерлек итеп уратып өелгән юллыгы бар. Монда искиткеч зур акыл һәм кул көче сорала!
Һәр мичченең үз осталык серләре, үз иҗади фантазиясе булган. Мич авызының купшылыгы, төбенең тигезлеге, пима, калош киптерер өчен мич асты куышлыгы, самавыр торбасы тишеге, буш самавыр куеп торыр өчен мич өсте куышлыгы, бияләй киптерергә – мич өслеге, бал әчетер өчен мич башы – болар барысы да останың исемен әйтмичә дә, аның кемлеген күрсәтеп торган.
Бу күренешне сәхнәләштерүгә ни өчен тотындым? Чөнки хәзер авылда да мичнең нигә кирәклеген белмәгән буын үсеп килә. Шул балалар бер күреп, ишетеп калсыннар дип, Башкортстанның Кушнаренко районы Югары Сәет авылымәдәният йортында “Бәрәкәтле мич коты” дип аталган этнографик йола күренешен сәхнәләштердем. Бәлки берәрсе үсеп җитеп, йорт салгач, мич чыгарыр. Һичьюгы, бу хакта уйланып, бәйрәмебезне исенә төшереп алыр. 1907нче елгы картәниемнең миче әлегә кадәр күз алдымда тора. Бу мич бүген дә исән, эшли. Ул безнең якта мичләрнең миче булып санала. Соклангыч матур сәнгать үрнәге бу мич. 1930нчы елларга кадәр ул соңыннан сөргенгә озатылган бер байның аш пешерү йортында торган.
Мичтә пешкән ризык белән тукланганга да, бәлки, кешеләр элгәре мәрхәмәтлерәк, ихласрак, тарихка һәм авылдашларына игътибарлырак булган кебек тоела. Югары Сәет авылында мич һәм мич чыгаручылар турындагы төрле хатирәләр халык хәтеренә кереп, авыз-тел иҗатында әлегә кадәр кадерле ядкарь итеп саклана.
Башкортстанда 30-40 ел буена газ җылысында көн күргән авыллар бар. Андагы мичләр күптән сүтелгәндер инде. Ә халык, бәлки, безнең кебек мичне, һич булмаса, мичтә пешкән икмәкне сагынадыр. Менә шуларның барысын да истә тотып, бу йола балалар күңелендә сакланып калсын иде дип, "Бәрәкәтле мич коты" дигән этнографик-йола күренешен сәхнәләштердек тә инде.
Үзешчән сәнгать коллективы белән бу күренешне сәхнәгә кую җиңел, мавыктыргыч һәм бүгенге тамашачы өчен кызыклы да булды. Аның сценарие журнал укучыларының да күңеленә хуш килер дигән өметтәмен.
Кушнаренко районы, Югары Сәет авыл мәдәният йорты мөдире.
(Сәхнә уртасында – мич. Гармунчылар “Мичтә пешкән әнкәй икмәге” көен уйный. тора. Көлешкән-сөйләшкән авазлар ишетелеп кала: “Пәрәмәч!.. Пә-рә-мәч!.. Пәрәмәч!..”)
Сәхнәгә 2 хатын йөгереп чыга:
– Пәрәмәч-күмәч! Балалар нигә йөгерешә, нәрсә булган?
– Берәр бәйрәмдер! Әйдәле, без дә кушылыйк!
(Икенче якка кереп китәләр. Сөйләшеп, ике кыз үтеп китә. Малайлар чыга, каршыларына әти-әниләре очрый.)
– Нәрсә эшләп йөрисез, балакайлар?
– И, шаян да инде хәзер бала-чага.
– Нинди мич ди ул газ заманасында?! Мичләрне бетергәнгә хәзер 17 ел булды.
– Авылдагы бер йортта да мич калмаган. 90 яшьлек Рәфикә әбидән барып таптык. Ул искесе урынына, яңасын салдырып куйган.
– Бик булдыклы малайлар булдыгыз бит әле сез! Әйдәгез әле, безне дә алып барыгыз, ияртегез!
(Сәхнәгә менәләр. Уң якта 3 гармунчы утыра. Сәхнә уртасында – ап-ак мич. Хуҗабикә-әби каршы ала.)
– О-о-о! Тәмле исләр – икмәк исе чыккан. Мичтә икмәк пешә. Таныш исләр.
– Менә мич чыгардык та, шуны котлап икмәк тә салдым бүген.
– Бик әйбәт булган, Рәфикә әби! Котлыйбыз! Иң мөһиме җылы булсын, төтене турыга, өскә тартсын. 100 яшеңдә дә шул мич җылысында рәхәтләнергә язсын үзеңә.
– Амин! Алһамдүлилләхи, раббыгаләмин, шулай булсын, балакайларым! Мичнең бәрәкәте көчле бит ул, яшәр өчен коты бар аның. Мичнең җылысын саклаучы, аның күмерен сүндермичә тотучы иясе бар, аны да ачуландырмыйк.
– Әйе. (Мич янына килә.) Менә безнең балачак, яшь чакның истәлеге. Ап- ак мич.
– И ул мичтә пешкән пәрәмәч-күмәчләрнең тәмлелеге!
– Мичтә пешкән икмәкнең кибән башын каймакка манып кетердәтеп ашаулар...
– Яңа пешкән икмәк исе бөтен авылны урап чыга иде!
– Ул мичтә, киптерергә куеп, утын астында калып янган бутыйлар…
– Әйдәгез җырлыйк әле бер, бәләкәй чаклар искә төшеп китсен. (Җыр суза.)
Мичтә пешкән әнкәй икмәге
– Бу мичнең җылысы бөтен тәнгә үтеп керде.
– Юшкәсе дә оста куелган.
– Юллыгы, муены да матур.
– Ярылмаган да. Балчыгын кайдан алдыгыз?
– Әбделгалимнәр артыннан алдык.
– Шүкә Әбделләр артыннанмы?
– Юк, тау Әбделләр артыннан. Анда балчык яхшы. Ул үзе дә мичне оста итеп чыгара иде.
– Әбдел абзый бит голлан мичен матур төзи иде.
– Голлан миче бит ул турыга гына тарта. Җылысы озакка бармый. Ә менә бу – борынгы мич.
– Мичче Ибрай картның кулына охшап тора. Аның юллыгы бик шәп тарта иде. Берьюлы учакны да, мичне дә ягасың. Гөжләтеп тарта!
– Ә бит Мәчтүрә карчыкныкы тартмаган – төтен чыгарган.
– Тартмаса, останы яңадан чакырырга туры килә инде.
– Мәчтүрә карчык бит ул бик кысмыр кеше булган. Хакын түләмәгәндер.
– Менә шул-шул: хакын түләгәч – төзәткән!
– Мичнең!!! Юшкәсе белән дуңгызы арасына пыяла куеп калдырган булган. Шуңа тартмый, ди, морҗасы. Мәчтүрә күрмәгәндә, морҗа башына менеп, бауга таш бәйләп төшереп, ваткан пыяласын. Эш көйләнгән.
– Әйе, элеккеге картлар хикмәтле булганнар шул.
– Эх-ма! Әйдәгез әле, балалар, мич турында бер хикмәтле тизәйткечне такмаклыйк, беләсезме?
(Кемдер ишек кага. Балалар аны мич иясе дип уйлый.. Олылар үз урыннарында утыра. Ике кыз ишек янына килә.)
Мичтә икмәк пешә микән? –
– Кертмәсәгез, мич авызыннан керәм.
– Алайса, ишектән генә сикерәм дә керәм.
(Ишекне ачып җибәрә. Ике кызны да тотып ала.)
– Менә берьюлы ике икмәк булды. Мин хәзер сезне ашыйм.
– Җибәр, зинһар, мичтә хәзер икмәк пешеп чыга. Сиңа бирербез.
– Котыласыгыз килә икән, берәр һөнәрегезне күрсәтегез, алайса!
(Ике кыз “Шаян кызлар биюе”н башкара. )
– Афарин, матур биедегез!
(Мич иясе уртага утыра, балалар аның тирәли чүгәли.)
– Ә сиңа нинди икмәк: табада пешкәнеме, күмәч калаендагысымы, әллә мич төбендә көлдә өлгергәне кирәкме?
– Мич төбендә көлдә өлгергәне, әлбәттә.
– Анысын алып булмый шул… Мич төбенә ябешкән! (Көлешәләр.)
– Анысы бик җәелеп пешкән. Капчыгыңа сыймас. (Янә көлешәләр.)
– Алай булгач, күмәч калаенда пешкәне дә ярый.
– Анысы бик күпереп кабарып пешкән шул. Кочагыңа сыймас.
(Сикереп тора да, балаларны бастыра башлый. Балалар кача. Мич иясе берсен дә тота алмый. Аптырагач, мич авызына башын тыга. Балалар яшеренгән урыннарыннан килеп чыгып, аның артына төртәләр, көлешәләр. Мич иясе бөтен гәүдәсе белән мич эченә кереп китә. )
– Әллә мичкә кереп тулдылар инде?
– Тота алмадың, җәза бирәбез, табада биетәбез!
(Табаны идәнгә каплап куялар да, балалар такмак әйтә. Мич иясе таба өстендә сикергәли башлый.)
(Биеп бетергәч, мич иясе табагачы белән табаны табагачы белән эләктереп мич алдына куя.)
– Бик матур биедең. Болай булгач, сиңа икмәк бирәбез.
– Рәхмәт, балалар! Инде саубуллашыр вакыт та җитте. Теләк әйтик.
(Чыгып китә. Ишектән күрше апалар килеп керә.)
– Исәнмесез! Мич котларга килдек.
– Әйдәгез, түрдән узыгыз!
(Күрше апалар чиратлашып балаларга табышмак әйтә башлыйлар.)
– Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,
Әчкелтем дә, төчкелтем дә,
(Гармунчы уйнап җибәрә, балалар такмак әйтә.)
– Мич җылысында бигрәк ямьле утырасыз! Яңа мичне котлап, без дә сезгә күчтәнәчләр алып килдек! Әйдәгез, бергәләшеп авыз итик! (Кулларындагы күчтәнәчләрне өстәлгә салалар.) Тукта әле, тик утырмыйк! Такмак әйтеп алыйк. Мич иясенең исе китәрлек булсын!
Ут-күзсез, кайгы-хәсрәтсез
1нче гармунчы (гаҗәпләнеп):
– Рамил абый кая булды соң?
– Мич башына менеп киттеме әллә? Егылып төшмәсен!
(Шулчак Рамил исемле 2нче гармунчы җырлый-җырлый мич артыннан килеп чыга.)
– Мич башыннан төшүнең дә рәте бар бит.
– Әллә кәбәркә артында кызлар бармы?
– Кызлар кәбәркә артында булмый ул. Аларны йола буенча элек-электән өскәрәк – чормага яшергәннәр. Кияүгә чыккач, сүзе өстен булсын дип.
(Гармунчыларның һәрберсе, көлешә-көлешә, мич турында кызыклы мәзәкләр сөйләп алалар һәм бергәләп такмак әйтә башлыйлар.)
Карурманнан параход килә,
Иртән торып, тышка чыксам,
Балда йөзәм, майда йөзәм –
– Яле, балалар, мич турында мәкаль-әйтемнәрне кем күбрәк белә икән? Көч сынашып алыйк. Җиңүчегә бүләгем дә бар.
– Мич башында җиләк пешми ул.
– Мичкә ут керде – өйгә кот керде.
– Ярар, балалар, сүз бәйгегезне ташлап торыгыз. Хәзер яңа гына мичтән чыккан кайнар икмәк белән чәй эчәрбез. Мин табын әзерләгәнче берәр матур җырыгызны җырлап ишеттерегез әле.
Җылы эзләп, яңа өйгә кердем, –
Ап-ак мичләр салып куелган.
Мич җылысы сабый чакларымның
Мичтә пешкән әнкәй икмәге.
Көлдә пешкән икмәк исләре.
Мич җылысын тоеп, үткәннәрдән
Урап кайта барча хисләрем.
Мич төбендә калган күмере
Дус-туганнар иңне-иңгә терәп,
(Хуҗабикә күмәч калаенда яңа пешкән икмәкне өстәл өстенә каплап сала. Күмәч калаен читкә алып куя. Дога әйтеп, бик кадерләп кенә икмәкне телемләп кисә. Җыр тәмамлануга барысын да өстәл янына чакыра.)
– Яңа җыр булды бугай бу. Бик матур җыр, рәхмәт! Яңа мичтән чыккан, бәрәкәтле икмәк белән мин дә үзегезне сыйлыйм әле бер. Кибән башын, Рамил энем, сиңа бирәм, гармунчылар белән бүлешегез — ир-атларнын сүзе гел өстен чыксын әле. Авылыбызның аксакалы булырсың! Изгелекле эшләргә өндәрсең! Икенче телем – күршеләремә, бүлешеп ашагыз – сердәш булырсыз! Өченче телем, балалар, сезгә, кардай акбур белән бурланган мичтә пешкән икмәкнен бәрәкәте, яшәү коты җаныгызга шифа, тәнегезгә дәва бирсен. Киләчәктә изге гамәлләр белән, матур яшәргә язсын сезгә! Бәхетле булыгыз!
Ә хәзер килгән кунакларны сыйлыйк – яңа пешкән икмәк авыз иткән кеше бай табынлы, киң күңелле, таза-сәламәт була ул!
Сценарий авторы: Резида Равил кызы САБИТОВА.