Барлык яңалыклар
25 ноябрь 2020, 12:20

Безне саныйлар

Бөтенрусия халык санын алу башланырга 126 көн калды. Ул 2021 елның апрелендә уза. Бу юлы нәтиҗәләр 3 елдан түгел, 1,5 елдан ук әзер булачак. Ни өчен алай?

Яңа технологияләр нәтиҗәсендә исәпкә алу материалларын эшкәртү тизлеге шактый артачак. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре аны уздырганнан соң 3 ел үткәч басылып чыкса, хәзер нәтиҗәләр 1,5 елда ясалачак. Өстәвенә, иң күп вакыт исәпкә алуда катнашучыларның милләте һәм аларның нинди телләргә ия булулары турындагы мәгълүматны эшкәртүгә китәчәк, чөнки бу графалар "кулдан" тутырыла. Калган мәгълүматларга җавап бирү өчен алдан билгеле бер вариантларның берсен сайларга гына кирәк була.
"Безнең илдә милләтләр бик күп яши һәм берничек тә ялгышырга ярамый, калган мәгълүматларны 2021 елның октябрендә үк алачакбыз", – дип сөйләде Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Шулай ук Павел Смелов исәпкә алу материалларының ничек эшкәртеләчәге турында сөйләде. Исәпкә алучылар планшетларыннан мәгълүмат җыйганнан соң, төбәк дәрәҗәсендә исәпкә алу кәгазьләрен тутыру сыйфатын тикшерү һәм, кирәк була калса, хаталарны бетерү буенча эш узачак. Соңыннан гына нәтиҗәләр федераль дәрәҗәдә җыелачак, системалаштырылачак һәм бастырып чыгарылачак.
Фото: Архив.
Читайте нас: