“Юк-бар сорап, баш катырма! Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылыннан чыккан безнең яраткан җырчыбыз! Шул хакта җыры да бар бит!” – дип, миңа ябешергә ашыкма, укучым. Мин үзем дә шуннан 8 чакрым ераклыктагы Тузлыкуш авылында туып-үскән кеше. Ә Карамалы-Гобәй халкы монда үзе каян килеп утырган соң? Урындагы халыкта бу хакта бик күп кызыклы риваятьләр саклана. Максатыбыз – бүген сезне шулар белән таныштырып үтү.
Элгәре Иван Грозный исемле бик явыз патша була. Ул бөек урыс империясе турында хыялланып, башта мордва халкын басып алып, христиан диненә кертә. Аннан чират чуваш, мариларга да җитә.
Моннан соң Иван патша Урта Идел буенда яшәүче булгарларны да басып алмакчы була һәм Казанга һөҗүм башлый. Ул Казанны ала алмый һәм ачуыннан тирә-яктагы авылларны туздыра. Шундый авылларның берсе – безнең ата-бабаларыбыз яшәгән Байлар Сердәге була.
Бу авылда Гобәй исемле мулла яшәгән. Ул бик акыллы булган һәм халык аны нык ихтирам иткән. Урыс гаскәрләре килә башлагач, ул авыл халкын өлкән улы җитәкчелегендә Уралга озата. Тик үзе туган төягеннән китми, берничә авыл карты белән шунда кала. Аны сатлыклар урыс гаскәренә тотып бирәләр. Казанда сумала кайнатып, шунда Гобәйне салып үтерәләр. Калган картларны коллыкка озаталар.
Мулланың өлкән улы Алдаргол халык белән башкорт җирләренә бара. Алар Өсән елгасының аръягында тукталалар һәм әлеге Алдар тавында төпләнәләр. Авылга мулла исемен кушалар. Ләкин авылның тирә-ягы тулы карама урманы була һәм, шуңа күрә, авыл Карамалы-Гобәй дип атала башлый.
Алдаргол артыннан Гобәйнең кызы һәм кияве җитәкчелегендә икенче төркем чыга. Ләкин алар Алдарголның эзләрен югалталар һәм Нөгеш елгасы буенда тукталалар. Алар шушында төпләнәләр һәм авылга Сердәк исеме кушалар. Шулай итеп, Байлар Сердәге кешеләре ике авылга нигез сала.
(1998нче елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында укытучы Байсар Иманголовтан Башкорт дәүләт университеты студенты Алсу Сөнәгатуллина язып алган.)
Бервакыт Кәлшәле авылыннан бер кара үгез югала. Аның тиресен елга буеннан табалар. Шуннан халык елгага Карамалы исемен бирә, чөнки тире кара төстә була. Елга буендагы авыл да Карамалы-Гобәй дип атала башлый.
(1999нчы елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908нче елгы) истәлекләреннән Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган.)
Карамалы-Гобәй, Кәлшәле, Тукай авыллары
XVI гасырда татарларны чукындыра башлагач, Казан тирәсендә яшәүче милләттәшләребез качып, кеше аягы басмаган караңгы урманнарга барып сыенганнар. Менә шушы чорда, үзе артыннан 8 гаилә ияртеп, Гобәй исемле карт безнең якларга күчеп килә. Алар Сәлия тавындагы акланда яши башлыйлар. Шулай итеп, Карамалы-Гобәй авылына нигез салына.
Авылның әлеге урыны ул вакытта куе урман, кеше үтеп чыга алмаслык сазлык белән капланган булган. Шуңа халык якында гына зур Өсән елгасы агып ятуы турында белмәгән дә, чөнки аңа кадәр үтеп керә алмаган. Вакыт узып, күчеп килүчеләр саны артып, авыл зурайгач кына, халык урманны чистартып, сазлыкны киптереп, Өсән елгасына кадәр үтеп кергән. Яңа иген басулары пәйда булган.
Шулай берчакны, монда авыл барлыгын белгәч, иярләнгән атларга менеп, Карамалы-Гобәй авылына башкорт картлары килеп чыккан. Алар бу җирләргә элек-электән башкортлар хуҗа булуын аңлатканнар. Безнең авыл картлары киңәшләшкәч, аларны яхшы сыйлап, озак кына кунак иткәннәр һәм шул ук вакытта үзара килешү төзегәннәр.
Кунак булгач, башкорт картлары безнең авыл бабайларын ияртеп, Өсән елгасы аша чыкканнар. Алар биек тау башына менеп, атларыннан да төшмичә: “Ана, ана, шуннан”, – дип, Өсән елгасының Бәләбәй ягына күрсәткәннәр. Аннан, икенче якка борылып: “Ана, ана, шуннан”, – дип Собхангул авылына күрсәткәннәр. Шулай итеп, алар татарларга бирелгән җирләрнең чикләрен билгеләгәннәр.
Кешеләр безнең якларга йөз еллар буена килгән. Шулай Кәлшәле авылы оешкан. Анда элек урам саен бер төрле халык яши иде: Казан кешесе, типтәр, мишәр һ.б. Соңрак Тукай авылы да нигезләнгән. Шулай итеп, яңа җирләрдә бер-бер артлы татар авыллары барлыкка килгән.
(1999нчы елда Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Фазлый Камалиев (1908нче елгы) истәлекләреннән Фәнилә Бәйрәмова күчереп алган.)