Барлык яңалыклар
30 сентябрь 2020, 19:45

Табышмак әйтәм, эзләп тап!

Ягез, зиһен сәләтебезне сынап карыйк! Кем беренче булып җавапларын табар икән?

Ягез, зиһен сәләтебезне сынап карыйк! Кем беренче булып җавапларын табар икән?
Базы туза, баганасы кала.
(Оек)
Тимер чыпчык, сүс койрык.
(Энә җебе)
Биле-биле биләп ат,
Биле нәзек көрән ат.
Тауга менсә, таймас ат,
Талак эчсә, үлмәс ат.
(Кырмыска)
Алпавытның мунчасы,
Мунчасында бакчасы.
Йөгерә-йөгерә яу ташый,
Нечкә билле марҗасы.
(Умарта корты)
Ак мичкәнең җае юк,
Кыршавы юк, ние юк
Эчтә сыек балы бар,
Сарысы бар, агы бар.
(Йомырка)
Җиз алачык эчендә җизни аты кешни.
(Кыңгырау)
Бәләкәй генә абзарда
Утыз ике ак сарык.
(Тешләр)
Олы абзардан кече абзарга, һәш, малкай!
(Мич тарту)
Тимер ындыр табагында
Сырлы кибән утыра.
(Бәлеш)
Утырма читән арасында
Кәҗә печән суыра.
(Сүс җебе эрләү)
Аклау, аклау, башы чыклау, җир күкләү, җимеше – агач ботагы.
(Колмак)
Өй түбәсендә вак төш.
(Йолдызлар)
Дүрт атлай, берсе берсен кугалай.
(Арба тәгәрмәчләре)
Сары урыс басып елый.
(Самавыр)
Әтәсе аяк кигәнче, улы Мәскәүгә җитә.
(Төтен чыгу)
(1973 елда Краснокама районы Актанышбаш авылында Шәмсинур Газизовадан БДУ студентлары язып алган.)
Фото: infourok.ru
Читайте нас: