Киң диапазонлы галим, беренче дәрәҗәдәге публицист, шагыйрь Нигъмәт (Нигъмәтулла) Хәким хәзерге Башкортстанның Кыйгы районында урнашкан Еланлы авылы крестьяны Гыйнәтулла Хәкимов гаиләсендә 1889 елның 29 декабрендә дөньяга килә. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, шул заманның атаклы югары уку йортына – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Биредә ул Галимҗан Ибраһимов кебек олы талант ияләреннән гыйлем ала, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич белән таныша. Үзе дә шигырьләр яза башлый. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, шәһәрдә укытучылык хезмәте белән шөгыльләнә. Шул чакта, 1913 елда, “Йөрәк аһәңе”, “Күңел омтылышлары” дигән шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. Беренче фәнни хезмәтләре дә (алар нигездә укыту-тәрбия мәсьәләләренә багышланганнар) шул елларда Уфада язылган.
Гражданнар сугышы башлангач, Нигъмәтне Кызыл армия хезмәтенә алалар. Монда да ул педагогик хезмәт белән шөгыльләнә – татар, башкорт, казах, үзбәк сугышчыларын укырга-язарга өйрәтә. Армиядән соң Нигъмәт Хәким туп-туры Уфага кайта һәм халык мәгарифен аякка бастыру эшләренә актив катнаша башлый. Аның фатихасын алган йөзләрчә татар, башкорт мөгаллимнәре авылларга таралалар...
Кем белә бит, бәлки, яшь галим Уфада гомерлеккә төпләнеп калыр иде. Моның бер гаҗәбе дә юк: туган ягы, белем алган каласы. Дуслары күп. Авылы да ерак түгел. Әмма һәркемнең – үз йолдызы, язмыш тагын үзенчә хәл итә. 1921 елда Нигъмәт Хәкимне Ташкентка эшкә чакыралар. 1921 елдан алып Нигъмәт Хәким Ташкентта берьюлы ике вузда – Төрки халыкларны агарту институтында һәм Үзбәк Хатын-кызлар институтында иҗтимагый фәннәр, әдәбият, тел курсларын укыта.
Үзенең теоретик белемен үстерү теләге Нигъмәт Хәкимне 1926 елда Ленинградка, Көнчыгыш институтына китерә. Бу чакта әлеге вузда атаклы галимнәр, исемнәре бөтен дөньяга таралган шәхесләр эшли. Шуларның берсе – бөек галим А.Н. Самойлович Нигъмәт Хәкимгә зур өметләр баглый һәм аспирантурага калырга тәкъдим итә. Шул вакыттан алып, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр академик Самойлович белән Нигъмәт Хәким дус булып калалар.
Нигъмәт Хәкимнең аспирантурадан соңгы фәнни-педагогик һәм иҗат эшчәнлеге Казан, аның вузлары белән бәйләнгән. Ул пединститутта, университетта, Коммуналь хуҗалык инженерлары әзерләү институтында татар теле һәм әдәбиятын укыта, шул ук вакытта фәнни-тикшеренү эшләрен дә дәвам иттерә. Башта доцент, соңрак профессор дәрәҗәсе ала!
Иң ышанычлы юл – зыялыларны бетерү
Әмма аңа бөтенләй башка язмыш тәгаенләнгән була: Мөхетдинова дигән берәү аның өстеннән донослар яза (мөгаен, бу хатынны шул эшкә мәҗбүр иткәннәрдер. Ләкин барыбер аны да, абыйсын да ГУЛАГта юк итәләр...) 1933 елда Нигъмәт Хәкимне беренче мәртәбә кулга алалар, аңа балалар да ышанмаслык ялалар ягалар. Ләкин бертөрле дә бәйләнерлек урын булмагач, өч айдан төрмәдән чыгаралар. Ләкин бу “шовинистлар язган операның увертюрасы” гына була. Зур галимне беркая да эшкә алмыйлар. Һәм 1936елда кабат утырталар. Шулай да галимгә “зур дәрәҗә күрсәтелә”, башкаларның эшен Казанда караганда, Нигъмәт Хәкимне Мәскәү үзе “тикшерә”. Бу “эш”, әлбәттә, Лубянка идәне астында бара. Үтергәнче кыйнаулар, тырнак астына энә кадаулар, көннәр буе прожектор яктысында басып торулар, атналар буе йокы бирмәү, кулны-битне тәмәке уты белән яндыру, ач тоту, тозлы балык ашатып су бирмәү... – көндәлек “сорау алулар” әнә шулай бара. Нигъмәт Хәким үзен гаепле дип танымый. СССР Югары Судының Хәрби Коллегиясе 1937 елның 3 августында, 3 минут эчендә, “халык дошманы Нигъмәт Хәкимне атарга” дигән карар чыгара. Коллегия председателе – явыздан да явыз Ульрихны якташыбызның тимер ихтыяры чыгырыннан чыгара (бөтен кеше гаебен таныганда, ниндидер бер кыргый татар властьларны хөрмәт итмәсен әле!) Нигъмәт Хәкимне шул көнне үк аталар...
Бервакыт “Совершенно секретно” тапшыруы 1937 елда Мәскәүдә атылганнарны төнлә урманга ташып ничек яндыруларын (янәсе, эзләре дә калмасын) күрсәтте. Бу вәхшилек миңа шулкадәр көчле тәэсир итте ки, әллә ничә төн керфек тә какмадым. Гитлер үз фашистларына бервакытта да кул күтәрмәгән. Ә Сталин илнең иң затлы кешеләрен юк иткән. Гитлерның урыс халкы турында әйткән мәшһүр сүзләре билгеле: “Бу халыкны юк итүнең ике юлы бар. Иң ышанычлы юл – зыялыларны бетерү, икенчесе – халыкны аракыда коендыру”.
Партия “вак милләтләрне” юк итүне сынау полигоны итеп Татарстанны һәм Башкортстанны сайлый. Сталин шул эш буенча Маленковны һәм Ждановны махсус рәвештә Казанга һәм Уфага җибәрә. Шуннан соң татар-башкорт иҗат зыялыларының 90 процентка якыны (урысларда – 10 процент) юк ителә. Монда әлеге ике республика халыкларының мөселман кавеменнән булуы да сәбәп булган дип уйланыла. Чөнки империянең иң явыз чорларында да Ислам дине татар һәм башкорт халкын саклап кала алган. Ә бу инде “интернациональ дуслык тарафдарларына” һич тә ошамаган. Совет властеның 50 елы эчендә СССР дип аталып йөртелгән Русия империясендә яшәүче 194 халыкның 93е юкка чыкты. Сайланган юлы да гади: әлеге халыкларның мәктәпләре ябылды, телләре бетте. Тарихи кыска вакыт эчендә башка милләт халыклары да юкка чыгачак иде. Мәсәлән, Белоруссиядә белорус мәктәпләре бөтенләй беткән иде. Фин-угыр телендә сөйләүче халыкларның балалары да ана телләрен оныттылар диярлек. 70нче еллар башында Казанда, Уфада, Татарстан һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә, район үзәкләрендә бер генә татар мәктәбе дә, балалар бакчасы да калмады. Күз алдында татар милләте бетә башлады. Моны “интернациональ дуслыкның чәчәк атуы” дип атадылар. 1930нчы еллардан ук нык куркытылган халыклар үз милләтләренең бетүен ваемсыз гына күзәтү юлына бастылар. Милли үзаң нык зәгыйфьләнде. Нигъмәт Хәким кебекләрнең исемен телгә алу хәтәр эшкә әверелде.
“Идегәй”не халыкка кайтарды
Суд Нигъмәт Хәкимгә нинди гаепләр тага соң? Янәсе, галим төрле юллар белән гомер буе Советка каршы көрәш алып барган, студентларны бозган. Чынында исә галим бервакытта да сәясәт белән шөгыльләнмәгән. Моңа теләге дә, вакыты да булмаган. Баштанаяк иҗат эшенә, фәнни-тикшеренүләргә чумган була ул. Җиде-сигез ел эчендә – туктаусыз эзәрлекләүләр вакытында да – илледән артык китаплар, мәкаләләр бастыра. (Кара: Марат Сәгыйтов. Выдающийся тюрколог Н. Хаким. – “Советская тюркология” журналы, Баку, 1979 ел, 6 сан). Кызганыч, галимнең йөзләрчә фәнни хезмәтләре басылмыйча, югалып бетәләр...
Нигъмәт Хәкимне гаепләү өчен төп сәбәп – аның “Идегәй” дастанын язып алуы була. Галим 1918-1920 елларда Себердәге бер фәнни экспедиция вакытында “Идегәй” дастанының иң тулы һәм төгәл вариантын язып алган. Галимне хөкем иткәндә берәү дә “Идегәй” дастанының авторы халык икәнен искә алмый. Нигъмәт Хәким Алтын Урда дәүләтен, феодаллар тормышын идеаллаштыра, дип раслыйлар. Әсәрне ул язган булса, тагын бер хәл иде. Хәер, хөкемдарлар “пролетариат диктатурасы законнарына” таянып эш итәләр...
Мәктәптә дә, югары уку йортларында да бу әсәрне өйрәнмичә, халыктан яшереп килделәр. Чөнки аны өйрәнү тарихи чынбарлыкны бөтенләй башкача итеп күз алдына бастырыр иде. Ә чынбарлык шуннан гыйбарәт: Алтын Урда – үз заманының иң бөек, югары мәдәнияткә һәм икътисадка ирешкән татар дәүләте булган. Бу дәүләтнең җирләре Дунай елгасыннан алып Көнбатыш Себергә кадәр сузылган. Төньяк Кавказ, Кырым, Астрахань (Хаҗитархан), Царицын (Сары чин), Саратов (Сары тау), Сембер, Самара һ.б. бөтенесе Алтын Урдага кергән. “Урда” сүзе күршеләрнең мыскыллап “Орда” дип әйтүенә туры килми: ул урын, ил (“Алтын Урда” – “Алтын ил”) дигәнне аңлата. Илнең башкаласы Сарайга килгәндә, шул заманның тарихчылары (шул җөмләдән Европа тарихчылары да) язуына караганда, аны “Мең дә бер кичә” әкиятләрендә тасвирланган гүзәл, мәһабәт Багдад шәһәре белән генә чагыштырырга мөмкин булган. Уннарча шәһәрләрдә акчалар сукканнар. Мәгърифәт, әдәбият, бигрәк тә шигърият нык үскән, дипломатия алга киткән. Болар һәммәсе дә совет тарихчыларына, дәүләт җитәкчеләренә билгеле булган. Әмма бер генә милләтне калдыруга юнәлтелгән сәясәт әһелләре татар халкының үткән шанлы-данлы тарихыннан үлеп көнләшкәннәр. Ә Идегәй – Алтын Урда дәүләтенең бөек полководецы. Шуны халыкка җиткергәне өчен Нигъмәт Хәким ерткычларча юк ителгән дә инде...
Энциклопедик белемле галим Нигъмәт Хәким төрки телләрне (ә алар утыздан да ким түгел) яхшы белгән һәм үзенең фәнни хезмәтләрен шул телләрдә бастырган (димәк, “ул халыкларны котырткан”). Фәлсәфә, дин турында китаплар язган (димәк, “Исламны пропагандалаган”). Бакуда уздырылган Бөтенсоюз тюркология конференциясендә катнашып, берничә чыгыш ясаган (димәк, “кириллицага каршы чыккан, латинны яклаган”) – әнә шундый тузга язмаган нәрсәләр һәммәсе дә гаепләү актында бәян ителгән. Җыеп кына әйткәндә, Җинаять кодексының 58нче маддәсе нигезендә тупланган “гаепләр” Нигъмәт Хәкимне берничә мәртәбә атарга җитәр иде...
Бөек галим, олы патриот А. Н. Самойлович татарлардан тюркология фәненә иң зур өлеш кертүчеләр итеп ике шәхесне – Нигъмәт Хәкимне һәм Галимҗан Шәрәфне санаган һәм алар белән лаеклы рәвештә горурланган. Ул вакытта “СССР Фәннәр академиясенең 200 еллыгы” исемендәге стипендия булган. Шуларның икесе татар галимнәренә, шул җөмләдән, Нигъмәт Хәкимгә бирелгән. Шуны да әйтергә кирәк, “Идегәй”гә бәйләп академик Самойловичны да аталар... Гомумән, татарларга (әлбәттә, башка “вак” халыкларга да) ачык йөз күрсәткән һәркемне (мәсәлән, күренекле тарихчы Худяковны), нинди милләттән булуына карамастан, юк иткәннәр. Бу мәсьәләдә шовинистлар һәрчак “принципиальлек” күрсәткән.
Нигъмәт Хәкимнең исеме халыкка 1964 елда кайтты. Ләкин күпләр моны күрмәмешкә салыштылар, аның турында сүз кузгатыл-мады. Чөнки аерым кешеләр “Идегәй”не иң элек без таптык дип расламакчы булдылар. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Кайберәүләр аны журналист итеп кенә күрсәтергә теләделәр. Әмма беркем дә аның талантлы педагог-галим, тюрколог, лингвист, филолог, философ, дин белгече, шагыйрь һәм язучы икәнен инкарь итә алмас.
Нигъмәт Хәкимнең күпкырлы мирасы тынгысыз тикшеренүчеләрен көтә. Мөгаен, моңа Уфа галимнәре дә алыныр дип ышанырга кирәк.