Барлык яңалыклар
7 июнь 2020, 09:06

Бүген – “Сәгать бәйрәме”!

Дөньядагы бердәнбер төбәктә – Башкортстанның Бишбүләк районы Усак Кичү авылында һәр елны, язгы чәчү эшләре тәмамлангач, шаулап-гөрләп үтә бу бәйрәм. Һәм һәр елны, күктән таш яуса да, бер үк көнне – 7нче июньдә үтә. Сабан туена охшаш бул­са да, аның исемендә бу атама бөтенләй телгә алынмый. “Сәгать”кә кадәр эшне бетерергә кирәк”, “Сәгать”тә очрашырбыз”, диләр ул төбәктә. Нинди “сәгать” соң ул? Үткәрелү вакытының сере нидә? Җавап – сайтта!

Дөньядагы бердәнбер төбәктә – Башкортстанның Бишбүләк районы Усак Кичү авылында һәр елны, язгы чәчү эшләре тәмамлангач, шаулап-гөрләп үтә бу бәйрәм. Һәм һәр елны, күктән таш яуса да, бер үк көнне – 7нче июньдә үтә. Сабан туена охшаш бул­са да, аның исемендә бу атама бөтенләй телгә алынмый. “Сәгать”кә кадәр эшне бетерергә кирәк”, “Сәгать”тә очрашырбыз”, диләр ул төбәктә. Нинди “сәгать” соң ул? Үткәрелү вакытының сере нидә?
Гади кул сәгате дә, өстәл сәгате дә түгел, ә буыннардан-буыннарга күчеп килгән – республикабызның ис­киткеч сихри табигать кочагында, тау-болыннар һәм куе урман белән уратып алынган кеч­кенә генә авылда күп еллар сакланган, ел әйләнәсендә ныклап әзерлек алып барылган, ә иң мөһиме – һәрвакыт 7нче июнь көнендә үткәрелә торган Сәгать бәйрәме ул. Бу бәйрәмдә парлар табышкан, ярлар кавышкан (нәкъ әкияттәгечә һәм җырларда җырланганча!).
7нче июнь көнендә көн озынлыгы 17 сәгать, төн 7 сәгать тәшкил итә. Күрүебезчә, монда 7 саны өстенлек итә. Әкиятләр, мәкаль-әйтемнәрдә дә бу сан серле булып санала. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, “җидегән чишмә”, “җидегән йолдыз”, “җиде кыз”, “җиде кат күк”... Абага чәчәге дә җиде көн, җиде төн уртасында чәчәк ата, диләр бит!
Берничә ел элек бу бәйрәмне миңа да күрү насыйп булды. Кояшлы көндә салкынрак җил исүенә карамастан, күңелләр күтәренке, йөрәкләр җилкенчәк иде. Зур яшел аланның бер ягында – уеннар, көрәш бәйгесе, волейбол, икенче ягында – сәүдә кыза, махсус билгеләнгән урыннарда аш-су, шашлык пешә. Сәхнә өстендәге җыр-моң, тыпыр-ты­пыр бию тавышлары тирә-юньне яңгыратты.
Бәйрәмдә иң үзенчәлекле нәрсә – “Татар йорты” дип исемләнгән, чигүле сөлге-тастымаллар һәм башка милли әйберләр белән бизәлгән күргәзмә почмагы булды. Һәр кеше­не җәлеп иткән бу татар йорты янында авыл­ халкы көче белән әзерләнгән бай табын көтә иде. Бәйрәмнең исеме генә түгел, ә алып барылышы, гомумән, эчтәлеге дә серле һәм мавыктыргыч икәне һәрьяклап күзгә ташланды.
Һичшиксез, бәйрәмдә парлар табыша, ха­тирәләр яңара. Димәк, ата-бабаларыбызның изге гореф-гадәтләре онытылмый, дәвам итә. “Сәгать бәйрәме” белән якыннанрак танышырга теләсәгез, шушы авылда туып үскән язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Таһир Таһировның (Ахунҗанов) “Сәгатьтә очрашырбыз!” дип аталган истәлекләрен укырга киңәш итәм. Заманында “Тулпар” журналында басылган иде алар.
Александр Бочков фотосында Усак-Кичү авылы күренеше.
Читайте нас: