Барлык яңалыклар
1 июнь 2020, 20:48

Ленин бабай белән очрашу

Элгәре Башкорт дәүләт университетының филология факультеты студентлары 1нче курсны тәмамлагач, ел саен җәен фольклор экспедицияләренә чыга иделәр. Теге мәшһүр Шурик кебек, кем нәрсә җыя ала: кем әкият, кем җыр, кем тост, дигәндәй... Еш кына кызык-кызык сөйләкләр дә очрый торган булган аларга. Түбәндә шундый кызыкларның берсе – авыл мужигының армиядә “Лелин бабай” белән очрашуы турында. Рәхәтләнеп укыгыз!

Безнең полкка Лелин бабай килде. Милләтләренә карап, ант иттерде. Аңа кадәр ипи күрмәгән идек. Ул килгәч ипи, май, шикәр булды. Лелин бабай киткәч, русский полковник килде. Безнең полкны Лелин бабай сугышка бармаска өндәде. Полкны рестовать иттеләр. Безнең полк 210нчы иде (Воронежский). Лелин бабай безнең белән иде. Начальникларны чакырта, мылтыкларыгызны ташлагыз, кайтарып җибәрәбез, ди. Беребез дә чыкмады. Безне чыгарырга 211нче полкны алып килделәр.
– Заряжать винтовку! – дип кычкырдылар. Ике господин офицер кычкырды:
– Нигә киләсез?
– Сезне алып чыгарга!
Без алга бармыйбыз, наступлениегә чыдый алмадылар, киттеләр. Полковник төнлә китте город Раунага. Шуннан дивизиянең наступлениегә баруын туктаттылар.
– Роталар, таралыгыз! Хәзер наступлениегә бармыйбыз!
Безгә поплар килеп, безне позициягә керергә өндәделәр. Позициягә кердек. 18 кешене алып киттеләр, риза булмаганнарны. Пушка, пулеметлар белән безне куркытмакчы булдылар. Полковник безне кырдырырга әйткән булган. Генерал риза булмаган. Безне атмадылар. 12 кеше китте.
Полкны судить иттеләр. Шунда Лелин өч ай булып китте. Кычкырып сөйләшми иде, көлемсерәп кенә тора. Юлда очрап честь бирсәң дә, без икебез дә бер бит, дип, честь бирдертми торган иде. Аның кебек кеше булмас инде. Ул исән булса, сугышлар бувсе булмаган булыр иде. Бөтен дөнья рәхәт яшәр иде.
(1973 елда Краснокама районы Яңа Кабан авылында Таһир Әбелбакировтан БДУ студентлары язып алган.)
Фото: Videomin.ru
Читайте нас: