– Әтием Галин Хәниф Биктимер улы 1923 елда Борай районы Сармаш авылында туа.1941 елның көзендә армия сафына алынып, Стәрлетамак шәһәрендә “ускоренный” кече командирлар әзерләү курсын тәмамлап, фронтка озатыла. Кече лейтенант погонын элеп.
Балтыйк буе, Калининград фронтларында хезмәт итә. Урысчалап әйткәндә, “прифронтовая разведка”, ягъни фронт сызыгыннан алда сугышып йөри. Үзенең взводы белән, соңрак рота командиры булып фашист тылына кереп “тел” ташып йөри. Иптәшләре белән немецларның теленнән сөйрәп, безнекеләргә алып кайту белән шөгыльләнә. Әткәй карамагында снайперлар да була. Бервакыт алар ротасына “пополнение” килә.
Яңа килгән солдатларны тезеп, әткәй алар белән танышып чыга. Кем, кайдан, исем-шәрифләре ничек?
Бер абзый белән танышканда шундый сөйләшү була:
– Откуда?
– С Башкирии.
– С какого района?
– С Бураевского.– Әткәйнең шатлыктан күзләре ныграк яна башлый.
– А с какой деревни?
– С Сармашево, – дигәч, әткәй тәмам югалып кала. Ул абзый әткәйдән күпкә өлкәнрәк, авылда үсеп читкә киткән, күрше Фәрхиямал әбинең энесе булып чыга.
Әткәй сер бирми генә үзенең абыйларының исемен әйтеп сорашуны дәвам итә.
– Хакыя знаешь?
– Знаю, – ди абзый.
– Идриса знаешь?
– Знаю.
– А Ханифа знаешь?
– А вот Ханифа не знаю.
– А вот я Ханиф инде, – ди әткәй.
Кочаклашып күрешәләр болар. Әткәй ул абзыйны күрше буларак, “Ут эченә дә кереп бармас, тамак ягы да ялганып торыр” дип уйлап, снайперларга ашарга ташырга тәгаенләп куя. Үзенчә якташын сакларга тырыша. Бер алышта үлгәннәр исемлегендә теге абзый да була...
Без үскәндә, күршеләр Хөрмәт бабай белән Фәрхиямал әби белән аралар җылы түгел иде. Моның сәбәбен бик соңлап кына белдем. Баксаң, әткәй сугыштан кайткач, Фәрхиямал әбигә аның энесе хакында сөйләп биргән. Әткәй исән булып, аның энесе кайтмагач, әбигә авыр булгандыр инде.
Ирек ГАЛИН фотосы.