Барлык яңалыклар
27 Май 2020, 01:29
Победа 1945-2020

ЖИҢҮ ҖЫРЛАРЫ: “Катюша”

Җыр текстының авторы – Татарстанның Чистай шәһәренә эвакуациягә җибәрелгән Михаил Исаковский.

Бөек Ватан сугышы елларында шигъри сүз җыелышларда, митингларда яңгыраган, шигъри юлларны һәрбер гәзит битләрендә күрергә мөмкин булган. Шагыйрьләр шигырь-җыр язучы гына тугел, хәрәкәттәге армия агитаторлары да, тәҗрибәле пропагандистлар да булган.

Шундыйларның берсе – Татарстанның Чистай шәһәренә эвакуациягә җибәрелгән Михаил Исаковский. Бу шагыйрьнең әсәрләре буенча совет иленең тарихын өйрәнергә мөмкин. Исаковскийның шигырьләре миллионлаган шигырь сөючеләрне, эчтәлегеннән тыш, үзләренең көйле, аһәңле булулары белән җәлеп итә. Аларда туган илгә мәхәббәт чагыла, алар чын кешегә – хезмәт кешесенә, яугиргә, туган ил сакчысына дан җырлый. Аның бик күп шигырьләре җырга әйләнгән. Сугышка кадәр үк “Зимний вечер”, “Любушка”, “Прощанье”, “Провожанье”, “И кто его знает”, “Катюша” дигән җырлары киң таралган була. Ә “Катюша» исә сугыш елларында, бөтен җир шарына таралып, интернациональ җырга әйләнде. Ул совет галимнәре уйлап тапкан яңа корал – “Катюша” белән бергә дошманнарны триумфаль рәвештә эзәрлекләп куучы көч булды. “Катюша”ны Прагада һәм Белградта, Варшавада һәм Будапештта жырладылар, аны Италия партизаннары һәм Франция патриотлары үз иттеләр.


КАТЮША


Алмагачлар чәчәк аткан чакта

Су өстеннән томан таралды.

Яр буена килде дә Катюша

Елга буйлап алга юл алды.

Текә ярга басып җыр сузды ул

Бөркет кебек егет хакында.

Егет үзе – кызның, йөрәгендә,

Сөю сүзе – һәрбер хатында.

Йөрәкләрдән чыккан кызлар җыры

Очсын әйдә илне әйләнеп.

Илтсен чик буендагы яугиргә

Катюшаның кайнар сәламен.

Хәтерләсен өзлеп көткән кызны,

Онытмасын авыл көйләрен.

Уяу булсын яугир хезмәтендә,

Мәхәббәтен саклар сөйгәне.


Алия Хәйруллина тәрҗемәсе.


Фото: culture.ru

Читайте нас: