Бөек Ватан сугышы елларының бер көнендә безнең авылга район мәдәният йортыннан артистлар килде. “Килде” дисәң, бик дөрес булмас, аларны ике кашавай чанага ат җигеп, барып алдылар.
Тишек-мошык тәрәзәле клуб залын тиешенчә җылыту мөмкин дә түгел иде, ул елларда. Шулай да, сәхнә дигән бүлмәдә урамдагы кебек салкын түгел иде, чөнки артистлар килер алдыннан ике көн буе клубның мичен ягып җылытырга тырыштылар.
Салкын кыш көне булуына карамастан, зал шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк. Кәрәчин лампасы белән яктыртылган сәхнәнең пәрдәсе ачылгач, тамашачылар алдына култык таягына таянган абзый чыкты. Сул кулын каш өстенә куеп, тамашачылар белән тулы залны күзәткәндә залга юнәлгән күзләрендә канәгатьлек нурлары сизелә иде. Такмак формасындагы беренче сүзләрен төрле төстәге матур яулыклар, мамык шәлләр диңгезенә юнәлтте:
Исәмесез, саумысыз!
Матур туташлар,
Тезелеп-тезелеп кенә киткән
Йолккан кашлар.
Шундый ягымлы шаян сүзләр ишеткәч, зал акышка күмелде. Бу артист конферансье ролен башкаргандыр, култык таягын тапылдатып сәхнә буйлап атлый-атлый, төрле авылларда күргән, үзенең башыннан үткән кызыкларны искә төшереп, озак кына сөйләде дә, авылдагы хәлләргә кагылды:
Авылда бар бер сарай, аны пожарный диләр.
Әгәр пожар чыгар калса, бөтен авылың янар,
Тәгәрмәчсез тишек бочка ут сүндерергә чабар...
Көйгә салып әйтелгән бу сүзләрне ишеткәч, арткы рәтләрдән берәү: “Сез бу сүзләрне Хәмәй бабайга әйтегез, пожарка арбасын рәтләсен”. Зал шаркылдады, күпләр, артка борылып карап, тагын кул чаптылар. Сиксән яшьлек Хәмидулла бабай ул елларда авыл пожаркасында янгын сүндерүче вазыйфасын үти иде.
Күп еллар инде шаяру, көлүне тансыклаган тамашачы тәнкыйть сүзләрен дә аңлап каршы алды. Зал җанланды, малайлар, көндез урамда уйнаганда бәрелешкәннәрен онытып, чын күңелдән шашып көлештеләр, кайберләре, хәтта, биегән кебек, аякларын тыпырдатты. Әйтерсең сугышны оныттылар.
Уйлап карасаң, гаҗәпләнергә урын юк. Авылда радио сөйләми, елына бер-ике кино китереп күрсәтәләр. Шәһәрдән артистлар килми. Яшьләр аулак өйләрдә уен-көлке белән күңел ача. Аулак өй гармунсыз үтми. Хәрәкәтле уен, бию белән башкарыла торган җырлар бик еш ишетелә. Авыл яшьләре клубта, күп дигәндә, елына бер-ике тапкыр үзешчән концерт, яки спектакль оештыра. Андый спектакльдә артист кеше, башлыча, суфлердан ишеткән сүзләрне кабатлый. Суфлер ролен укытучы я югары класс укучысы башкара. Суфлерга еш кына “тутый кош” дигән кушамат бирәләр иде. Моңа беркем дә ачуланмый иде.
Сәхнәгә, төрлечә кыланып, көлдергеч хәрәкәтләр ясап, кышкы сикәлтәле юлдан кырык чакрым араны кашавай чанада ничек үткәннәрен сөйләп, тагын бер артист чыкты. Хәрәкәтләре цирк клоуннарыныкы кадәр үк булмаса да, көлке уята торган мәзәкләргә бай иде. Аның терсәгеннән түбән бер кулы юк. Эчендәге ялкынын ачыграк күрсәтергә тырышкан бер кыяфәт белән җырлап та җибәрде:
Әхмәдулла, әллә бүген
Эшкә бармыйкмы, малай?
Бригадирны алдаларга
Хәйлә табаек, давай.
Бу сүзләр колхоз эшеннән читләшергә тырышканнарга кагылды. Конферансье дигәнебез Әхмәдулла булып чыкты. Ул кулсызга якынрак килеп карады:
– Син нәрсә, миңа ярдәмгәме, әллә комачауларга чыктыңмы?
– Юк, юк, Әмадулла, кая барып бәрелим соң, ниләр кылыйм бу мәлдә, дигәндәй, сугыштан кайтканнан башлап, үземә эш урыны эзләп йөрим.
– Авылда эш беткәнмени, иренмә генә, – диде, Әхмадулла.
Кулсыз артист җавапка үзенең күргән михнәтләрен сөйләп китте:
– Балта тотып, чалгы янап эшли алмыйм, ат җигеп тә эш кырып булмас кебек. Колхоз рәисе Хәмәтгәрәй абзый агротехника курсына укырга барырга өндәде. Минем өчен әйбәт һөнәр, риза булдым.
Беренче дәрестә уку программасы белән таныштык. Икенче дәрестә укытучы курсантлар белән якынрак танышу ниятеннән безгә төрле сораулар бирде. Беренче сорау Галимовка эләкте: “Курсант Галимов, сез “Марс” колхозыннан. Сезнең колхозда нинди техник культуралар үстерәләр?” – “Җитен, киндер, күксагыз чәчәләр, сугышка кадәр мәк чәчәләр иде, хәзер чәчмиләр”, – җавап бирде Галимов. Укытучы миңа да сорау бирде: “Курсант Вәлиев, күксагызны нәрсәгә кулланалар?” “Сары сагызны чәйнибез, күген дә чәйниләрдер”, – дип, җавап биргән идем, күпләр көлеп җибәрде. Күксагыздан каучук коялар, каучуктан резина ясыйлар икән. Укытучы мыек астыннан гына елмайды да: “Сез югалып кала торганнардан түгел, телгә тапкыр кеше. Сезгә артист булырга кирәк, укымыйча да артислыкка сәләтегез бар. Сез агротехник булмаганнан сезнең “Салават” колхозы басуларында уңыш ким булмас”, – диде. Менә шулай, артистлыкка өйрәнәм дип, РДКга килдем.
Конферансье култык таягы белән дөп-дөп атлап, сәхнә ишегенә якынайды да, сул кулы белән ишек ягына ишарәләде:
– Безнең районның гына түгел, тирә-як авылларның яраткан җырчысы Сәхипҗамал Муллаярова, каршы алыгыз!
Сәхнәгә тезеннән шактый түбән, бизәкле, киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәк, күлмәк өстеннән бер генә сәдәпле, якасына кара бәрхет тоткан бишмәт, аягына киез итек кигән, кәшемир яулыгын артка бәйләгән, урта яшьләрдәге апа чыгып басты. Җырчы белән бергә баян остасы Хәмидуллин да чыкты.
– Хөрмәтле якташлар, – дип, башлады Сәхипҗамал чыгышын. – Мин сугыш башланыр алдыннан сезнең авылда булган идем. Әле дә урам буйлап тезелгән матур йортлар күрдем. Ул йортларның якты тәрәзәләрендә матур гөлләр чәчкә ата. – Җырчының бу сүзләреннән тамашачыларның йөрәгенә җылы килде. – Сезнең авылда берсеннән-берсе матур кызлар үсә. Алар арасында ягымлы тавышлы, йөрәк хисен моң аша күңелгә җиткерүче кызлар күп. Сез аларның җырлаганын көн дә диярлек ишетәсез. Мине дә тыңлап карагыз әле, – диде дә, башта татар халык җырларын башкарды, аннан Сибгать Хәким сүзләренә язылган “Юксыну” җырын җырлады.
Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән, юк микән?
Син киләсе юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
Бу – вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен.
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иркәсен.
Гадәттә, яраткан моңлы көйне ишеткән зал туктаусыз алкышка күмелә, җырны кабатлауны сорый. Бу концертта исә улларын көткән әбиләр, апаларның, иркәләрен көткән яшь киленнәрнең күзләрендә, “Юксыну”ның беренче сүзләреннән соң ук яшь мөлдерәде, үзләренең кайгыларын йөрәкләрендә яшереп юанган кешеләрнең күз яшьләре коела башлады. Кайберәүләр, яулыкларын кайтарып, күзләрен каплап, тыела алмыйча үкседе. Бу яшьләр яраткан җырны ишетүдән туган шатлык яше генә түгел иде шул...
Җыр тәмамлану белән, әлбәттә, зал яңа алкышка күмелде. Залда утырган яшьләр, ишек янында, почмакларга поскан балалар – барысы да “Сине көтәм” сүзләрен кабатлаган кебек сизелде. Чөнки юксынмаган, сагынмаган, көтмәгән кеше юк иде. Ут эчендә ятып калган якыннарын көтү хисе белән бергә якыннарының җиңү белән кайтачакларына ышанып, эчке, тавышсыз-тынсыз елау, ялвару да сизелә иде залда. Ялгыз калудан куркып аккан яшьләр дә юк түгел иде. Сугыш бит дәвам итә иде... Сугыш елларында авыл клубларында җырлап йөргән Сәхипҗамал “Юксыну” көен очраклы рәвештә сайламаган, әлбәттә. Кайда гына барма, бөтен авылларда, бөтен илдә юксыналар, сагыналар, көтәләр, ышаналар иде.
Безнең авылда яшәгән 95 ир кеше Бөек Ватан сугышына китте, аларның 44е вафат булды, йә хәбәрсез югалды.
Тамашачы җырда әйтелгән сүзләрне нәкъ аның турында дип кабул итте. Олы яшьтәге Мәликә әби залда утыра. Аның ире Мохаев Гафур бабай, малайлары Зарифҗан сугышта вафат булдылар, икенче малайлары Хаммат хәбәрсез югалды. Гафур бабай затыннан җиде Мохаев сугышка китте, алардан Сәлих белән аяксыз Нәдип кенә исән кайттылар.
Гафур бабай безнең яктагы иң көчле кешеләрнең берсе булган. ”Кызыл таң” гәзитендә (2012 нче ел, 15нче июнь) аның турында “Гафур абзый юк шул...” дигән хикәя басылып чыккан иде. Ул язмада шундый сүзләр бар: “Яшрәк чагында гер күтәреп, авылның бер очыннан икенче очына җитә иде. Аңа сокланмаган кеше булмады. Менә шундый пәһлеваннарны тереләй йотты нимес”.
Мин залда Мәликә әби янына бармадым, аны якыннан күрмәдем дә. Мәликә әбинең күп көннәр инде гадәттән тыш уйчан булуын, аз сөйләшә башлавын күршеләре сизә иде. Кулга-кул тотышып күп еллар яшәгән ирен, ике улын сугышка озатканнан башлап аккан яшь чишмәсе дә корыгандыр инде. Мәликә әби юксына, сагына, ышана, көтә...
Тәкыйулла бабайның алты малае (Әгъләм, Зәкәрия, Шәрифулла, Хәерланам, Рәшит, Нурлыгаян) Бөек Ватан сугышына киттеләр. Әгъләм сугыш ярасыннан үлде, Нурлыгаян Смоленск областында сугыш кырларында вафат булган. Тәкыйулла бабай үзе исән түгел. Дүрт малаеның тормыш иптәшләре, дистәләгән оныклары җырны ишетте. Алар да юксына, сагына, көтә, ышана...
Әнә, алгы рәтләрнең берсендә безнең күрше Фәүзия апа утыра. Аның ире Садыйков Фәтих хәбәрсез югалды. Фәүзия апа яшь чагыннан ук бик моңлы һәм бик җырчан булган. Җәй көне басуларда эшләгәндә җырлый торган булган, кияүгә чыкканчы клубта да җырлаган. Ирен озатканнан башлап моңаеп җырлыйдыр, сагынып елыйдыр. Җырлап, елап юанадыр. Ул җырлар зарланудан түгел, тиңсез сөюдән, сагынудан туалар.
Эчем пошса, җырлый башлыйм:
Юанычым – җыр минем...
дигән сүзләр Фәүзия апага бик тә туры кагыла. Ул ышанычын югалтмый, юксына, сагына, көтә; ике яшьлек кызы атасы кая булганын әле аңламый, ул аның өчен дә ышана, көтә. Фәтих, атка утырып, ачык басу капкасыннан чыгып сугышка китте. Ул капка беркайчан да ябылмый. Фәүзия апаның да күңел капкасы ябылмый.
Әхмәт Исхакның шундый шигыре бар:
Җырладылар шунда кайберләре,
Искә алып туган илләрен.
Кайберләре – сагынып балаларын,
Кайберләре – үзенең сөйгәнен.
Әхмәт Исхак шигырендәге “җырладылар” сүзен “еладылар”га алыштырсак, Бөек Ватан сугышы елларында безнең авылда үткән концертка кайтабыз.:
Еладылар анда барысы да,
Искә алып үткән елларын.
Кайберләре сагынып аталарын,
Кайберләре – үзенең сөйгәнен
Кайберләре – газиз улларын.
Бөек Ватан сугышы корбаннары – шәһитләр – изге эш өчен, халык бәхете өчен көрәштә корбан булган кешеләр. “Яшь белән ю бу шәһитләрнең мөкатдәс каннарын”, дип язган иде Мәҗит Гафури. Авылда Бөек Ватан сугышы корбаннарын хөрмәт итеп, һәр ел саен искә алалар. Безнең авыл клубында Бөек Ватан сугышы еллрында үткән концерт сугыш корбаннарын күмәкләшеп хөрмәт итү, искә алу, аларның мөкатдәс каннарын яшь белән юу булды.
Яңавыл районы,
Югары Чат авылы.