Барлык яңалыклар
23 Май 2020, 00:53
Победа 1945-2020

Эльверт Хаматшин: МӘҢГЕЛЕК ДАН

Без җиңүнең ничә еллар буеБик зарыгып көттек киләсен,

Без җиңүнең ничә еллар буе

Бик зарыгып көттек киләсен,

Чөнки белдек бу афәттә бары

Бердәм халык кына җиңәсен.


Кырык бишнең язы үзәк өзгеч

Шатлык булып калды хәтердә.

Шул ук хисләр, яраларны тозлап,

Йөрәк аша үтә хәзер дә.


Җитмеш биш ел тыныч тормышта без,

Гөрләп тора авыл-калалар.

Күзләребез яшьтән арынса да,

Сызлый әле, сызлый яралар.


Тыныч тормыш өчен барган яуда

Баш салганнар тыныч ятсыннар:

Безнең өчен һәрчак тере алар –

Һәйкәл булып торган таш сыннар.


Яңгырасын бүген алар өчен

Бар Җиһанга бөек Дан җыры!

Үлмәделәр алар, өсләренә

Яуганда да үлем яңгыры...


Баш иябез, яуда кем көрәшкән

Җирдә тыныч тормыш хакына.

Мәңгелек дан бөек бу Җиңүне

Яулап алган Совет халкына,

Мәңгелек дан илем халкына!


Белешмә: Эльверт ХӘМӘТШИН


Шагыйрь Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннан соң Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күчеп кайта һәм күрше Усман тугызъеллык мәктәбендә укыта.

Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар ның 5нче санында дөнья күргән “Шагыйрь бит ул күктән төшми, күкләргә аша гына” сәхифәсе өчен журналның лауреаты итеп танылды. 2009нчы елда “Каеннарым минем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Эльверт Хәмәтшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2015нче елда “Син – сагыш кояшым” исеше шигъри җыентыгы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап”нәшриятында дөнья күрде.

Фото: infourok.ru

Читайте нас: