Барлык яңалыклар
20 Май 2020, 19:33
Победа 1945-2020

Җиңү җырлары: “Землянкада”

Якыннарны искә төшереп,Землянкада гармун моңлана.

Шагыйрь Алексей Сурков Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк, хәрби хәбәрче сыйфатында, чигенүче Кызыл Армия частьләренең ачы язмышын бүлешкән кеше. Алексей Сурков “Көт мине” (“Жди меня”) җыры авторы Константин Симонов белән бергә чигенгән тарихи Смоленск юлы аларның гомерлек дуслыгына нигез сала. Шул көннәрнең ачысы, ул юлларның авырлыгы Константин Симонов тарафыннан шул юлларда ижат ителгән, Алексей Сурковка багышланган, сугыш елларында илдә, фронтларда киң таралу алган “Ты помнишь, Алеша...” дигән шигырендә сурәтләнгән.

Алексей Сурковның ике шигыре: 1941 елның 22 июнь көне язылган “Песня смелых” һәм 1945 елның 9 мае иртәсендә иҗат ителгән “Утро победы” арасында 1418 көн ята. Беренче шигырь, совет халкы өчен иң кайгылы – сугыш башланган көнне язылган булса да, оптимистик рух белән сугарылган, дошманны җиңәр өчен кыюлык һәм батырлык кирәк дигән фикерне алга сөрә. Икенче шигырь, зарыгып көтеп алынган Җиңү көнендә язылса да, анда пафослы тантана итү юк, ул җиңүче яугирнең әрнүле күңел кичерешләре белән тулы. Яки, башка шагыйрь әйткәндәй, “Это праздник со слезами на глазах, с сединою на висках”.

“В землянке” шигыре Сурковның, шагыйрь буларак, данын бөтен илгә таратты. Шигырь Софья Кревск дигән кешегә багышланып язылган.


ЗЕМЛЯНКАДА


Ут уйный тимер мич эчендә,

Күз яшедәй тама сумала.

Якыннарны искә төшереп,

Землянкада гармун моңлана.

Мәскәү яны карлы яланда

Җилләр белән килде тавышың.

Җитсә иде барып моң белән

Сагынычлы сәлам-сагышым.

Аралар бик ерак булса да

Синең белән минем уйларым.

Урау-урау кайтыр юлларым,

Әҗәлгә бары тик дүрт адым.

Суз, гармун, үч итеп буранга

Алда көткән бәхет хакына.

Мәхәббәтем кайнар булганга

Берни түгел кышкы салкын да.


Алия Хәйруллина тәрҗемәсе.


Фото: elochka28chap.ucoz.ru

Читайте нас: