1941 елның 22 июнь таңында нинди дәртләнеп, үҗәтләнеп яңа тормыш корып яши башлаган болгарлыларның тыныч хезмәте фашистик Германиянең көтмәгәндә сугыш башлавы белән бүленә.
Сугыш... Нинди авыр, шомлы сүз бу! Ничәмә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, хатын-кызларны тол калдырган сугыш...Туган ягым, зур булмаган Тәтешле җире Бөек Ватан сугышына 7620 улын һәм кызын озаткан. Аларның нибары 2504нә генә туган ягына әйләнеп кайту насыйп булган. Мин туып үскән Күрдем авыл биләмәсеннән бу дәһшәтле сугышка 600дән артык кеше китеп, 409ы яу яланыннан әйләнеп кайта алмаган.
42 йорттан гына торган кечкенә туган авылым Болгар сугышка барлыгы 53 ир асылларын озаткан. Дошманны атна-ун көндә җиңеп, тиз көндә кайтырбыз дип өметләнеп китәләр авылымның асыл ир-егетләре. Ә озатучы авылдашларым, сөйгәннәре, әти-әниләре, Гитлерны җиңеп, исән-сау кайтуларын теләп, озатып калалар. Ләкин бу озатулар, көтүләр 1945 елның маена кадәр, ә кайберәүләр өчен күбрәк тә дәвам итә.
“Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен без, Болгар авылы халкы, 22 июнь көнне кичкә таба белдек. Безне колхоз идарәсе янына җыеп, митинг үткәрделәр. Район хәрби комиссариатыннан килгән вәкил Гитлер Германиясенең безнең илгә каршы сугыш башлавын хәбәр итте. Халык һушы китеп елый башлады. Шул ук кичне авылыбызның сөлек кебек ирләрен фронтка озатырга яза башладылар, иртәгәсен бөтен авыл белән аларны сугышка озаттык. Минем бу көн бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче булып сугышка китүчеләр дә элеккечә, яшь, матур булып күз алдымда торалар. Мөкәрәмә апага өйләнгән Әхмәтвәли абый, Әбелкарам абый, ул да Җәмгыя апага яңа өйләнгән иде, Малик абый, Әсхәт, Әдип, Рәхимьян (Гариф улы), Әбелкарам (Сәлимов), Фатхулла, Хатип, Бәләгетдин(Нухов), Фархулла, Солтангали, Лутфрахман абыйлар – барысы да сугышның беренче көненнән үк фронтка озатылды. Алар, Болгарның типсә тимер өзәрлек ирләре, дошманга каршы аяусыз сугышка киттеләр.
Аннары Гариф, Шәрип, Гомәр, Султый,Мидхәт, Фәтхлислам, Сәитгәрәй, Нәбиулла; Әүбәкер, Гомәр, Гали Мәүлитовлар, Фазлишан, Муллагали, Хәйри, Харис, Рахимьян (Баһрамшин), Сабиръян, Сәгыйтьян, Нәҗип, Батыр, Хатип, Хәмитьян, Рәфкать, Мөхәмәтнур абыйлар озатылды. Фәһим, Мәсгут, Нариман, Ахун, Гәбделхай, Сөләйман, Халиков Әүбәкер абыйлар 1942 елда алындылар. Аннары, кемнәргә унсигез яшь тулган, шулар фронтка озатыла торды. Ахун абый, Солтангали улы, әтисенең үле хәбәре килгәч, унсигез яшь тулганын да көтми, үзе теләп фронтка китте. Иң соңгылары булып авылдан фронтка 1925 елда туган Солтангалиев Барый, Габсаликов Зәки, ХаликовҖәүдәт, Батыров Нәҗип, Гарипов Мөхәмәтнур һәм Хасанов Гәдел озатылды, – дип ачынып хәтерли ул хәвефле елларны Фәния апа Әхмәтнур кызы. Бүгенгедәй хәтеремдә. 1943 елның 17 январе. Илебез иң авыр көннәр кичерә... Төкерек җиргә төшкәнче туңа торган көн. Аларны авылдан Сәгыйть абзый Габсаликов район үзәгенә кадәр озатып барды. Ә бит шушы су сөлеге кебек яшь егетләрнең бары берсенә генә – Җәүдәт Халиковка гына яу кырыннан исән-имен кайту бәхете тиде. Нәҗип Батыров тырыш, эшсөяр иде. Әтисе Батыргәрәй абзый безнең колхозның рәисе булды. Гәдел Хәсәнов пәһлевандай киң күкрәкле, баһадир гәүдәле, бик көчле кеше булып хәтеремдә калган. Аның җырлый-җырлый басуда җир сөргәнен, тырматканын һич онытырлык түгел...”
Баренц диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр меңнәрчә чакрымнарга сузылган фронтның һәр гаскәри төрендә дип әйтерлек туган ил азатлыгы, Ватаныбыз именлеге өчен үзләрен аямыйча сугыша Болгарның ир-егетләре.
“Кемнәр сугышның беренче көннәреннән фронтка алынган, бере артыннан икенчесен йотты бу коточкыч сугыш! Өчпочмаклы кара кәгазь – похоронканы беренче булып, Әхмәтвәли абый үлгәч, аның туганнары алды. Фронттагылардан хат килсә, бөтен авыл җыелып бергәләп укыйбыз. Унсигез яше дә тулмыйча фронтка китеп, 1943 елны Сталинград фронтында һәлак булган Сөләйман абыемның соңгы хатын мин әлегә кадәр хәтерлим: “Исәнмесез минем өчен дөньяда иң кадерле әтекәем, инәкәем, туганнарым! Ничек кенә яшисез? Дөнья көтүләре сезгә бик авырдыр инде. Сезне бик сагынам. Бәләкәч кенә сеңлем Фәнияне сагынуымның чиге юк! Бүген сугыштан чыктык. Бик күп иптәшләрем яу кырында ятып калды. Иртәгә тагын бик хәтәр сугышка керәбез. Ходай кушса, исән чыксам, тагын язармын.
Исә жилләр, исә җилләр,
Одеял ябынсам да.
Сезне кайтып, күрә алмам инде,
Ни кадәр сагынсам да!”
дип, шигырь юллары белән тәмамлаган иде ул хатын. Мин бу хатның юлын-юлга бүгенге көнгә кадәр абыемның истәлеге итеп хәтеремдә саклыйм.
Фронт хәбәрләрен дүрт күз белән көтәбез. Авыл уртасына урнаштырылган дүртпочмаклы радио (репродукторның), эченә керердәй булып, йотлыгып тыңлыйбыз. Сугыш хәлләрен беләсебез килә. Уйнап-көлеп йөрергә генә дә бит, безгә ни бары 10-12 яшь. Ләкин авыр сугыш еллары... Һәркемнең өендә кара кайгы, сугыш салган кайгы. Авылыбызның, ул вакытта беренче йортына, Әдип абыйдан да кара кайгы кәгазе килде... Аннан Нух абый, Шәрифьян абый, Хәсән бабайның уллары Гадел, Кави, Әбелкарам... Йөзләре дә онытылмаган, алар минем күңелемдә шулай яшь килеш калдылар. Әй, каһәрле сугыш! Әбелкарам абый киткәндә баласы тумый да калды, үзенең нәсел дәвамчесен да күрмәде. Фәрхулла абзый (яше буенча ул күпкә олырак) нинди оста кеше иде ул! Кирәксә, теш тә, кан да ала, төрлечә дәвалый, сөлек сала белә иде, җитмәсә, оста аучы, балыкчы һәм мич чыгаручы иде. Менә нинди кешеләрне иртә, бик иртә безнең арадан алып китте бу явыз, каһәрле сугыш дигән нәрсә!" – дип, ачынып яза Фәния апа үзенең истәлекләрендә.
Безнең авылның ат фермасында бик шәп, уйнап торган зәңгәрсу күк төстәге ат бар иде. Минем хәтеремдә шул атны фронтка озату көне уелып калган. Авыл халкы җыелып, муенына сөлге бәйләп, бөтен кеше аны сөеп, үбеп озаттык. Еламаган, аны жәлләмәгән кеше калмады. Без, балалар әлегә берни дә аңламый, әтиләрнең кычкырып елаганнарына гына кушылдык. Әйе, авылдашларымның бу әрнүле елавын мин үсә төшкәч кенә аңладым. Атыбызның кире әйләнеп кайтмаячагын белеп елаганнар икән олылар”...
Атларның иң акыллы, аңлы хайваннар икәнен беләбез. Яу яланында атлар кешенең аерылгысыз дусты булды. Машина, танк, кеше йөри алмаган җирләрдән атлар үтә алды. Бөек Ватан сугышы елларында 28 миллионга якын кеше гомере өзелсә, 8 миллион ат яу яланнарында һәлак була. Безнең Башкортстаннан Бөек Ватан сугышында 741 мең ат җибәрелә.
1942 елның язына егерме милли кавалерия дивизиясе оештырыла. Шул исәптән, безнең Башкортстанда ике, 112нче һәм 113нче кавалерия дивизияләре оештырыла. Генерал Шәйморатов җитәкчелек иткән данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе 1942 елның май аенда хәрби юлын башлап, Бөек Ватан сугышы тәмамланга кадәр данлы яу юлын үтә. 16нчы гвардия исеменә лаек була, “Черниговская” почётлы исеменә, Ленин, Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденнары белән бүләкләнә. Җырларда җырланган, халык ихтирамын яулаган генерал Шәйморатов 1943 елның 23 февралендә батырларча һәлак була.
Башкорт атлылары бик борынгы заманнардан бирле оста сыбайлылар, мәргән атучылар, курку белмәс батырлар буларак билгеле. Ил буенча 106 кавалерист илебезнең иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса, шуларның 78е – данлыклы 112нче башкорт кавалерия дивизиясе солдатлары. Бу – совет гаскәрләре тарихында 78 герое булган дивизия.
Данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында авылдашыбыз Әбелкарам Сәлим улы Сәлимовның булуы – безнең өчен олы горурлык. Ул 1942 елның 27 июлендә Курск дугасында барган дәһшәтле сугышта мәңгелеккә яу кырында ятып калган.
“1941 елның декабрь аенда әткәйне Бөек Ватан сугышына озаттык. Туймазыда курс үтеп, ат өйрәтеп, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә укчы булып фронтка алына ул. Дивизия 1942 елның язында, сугышның иң нык кызган чагында, Курск янында үзенең данлы сугыш юлын башлый. Яу кырыннан әткәйнең әнкәйгә язылган өчпочмаклы хатын без озак еллар саклап йөреттек. “Туры ат бирделәр, тиздән дошман белән хәтәр алышка керәбез. Яу кырыннан исән чыга алмасам, балаларыбызны таза-сау үстер”. Җыр юллары да бар иде:
“Атлансам, башын күтәрә
Минем туры аткаем.
Үзем кебек сөйләрме икән
Сагынып язган хаткаем...”
Бу хат әткәебезнең соңгы хаты булды. 1942 елның июль аенда аның үле хәбәре килде. Соңрак районның хәрби комиссариатына әтиебезнең Курск дугасындагы каты сугышларда батырларча һәлак булуы, Курск өлкәсе Ольховка авылы янында җирләнүе хакында хат җибәрелгән.
"Әтимнең соңгы хатын аның истәлеге итеп, аны сагынган вакытларында абыемнан укытыр иде әнием, бахыркаем”, – ди Ләлә апа Карамова, әтисе, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган әтисе Әбелкарам Сәлимов турында хәтерләп.
Венера Шәйхисламова.
Тәтешле районы,
Болгар авылы.