Барлык яңалыклар
17 Май 2020, 10:48
Победа 1945-2020

Җиңү җырлары: “Жиңү көне”

Бу бәйрәмнең бар дөньяда юк тиңе!

День победы (Жиңү көне”) җыры гимн кебек яңгыраган җырларның берсе.

Сугышның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган шагыйрь Владимир Харитонов аз гына, ләкин йөрәккә үтәрдәй сүзләр белән әсәрнең темасын, идеясен ачып бирә алган.

Сугыш турында китаплардан, кинолардан гына белгән композитор Давид Тухманов җыйнак, тантаналы, гимнга хас аягөсте басып тыңлардай көй иҗат иткән.

Без җиңүчеләр. Ләкин нинди югалтулар аша, нинди корбаннар биреп ирештек бу Җиңүгә! Тынычланырга һич мөмкин түгел! Уяу булыгыз! Онытмагыз! дигәндәй яңгырый бу әсәр.

ҖИҢҮ КӨНЕ

Җиңү көне, ул шундый ерак иде,

Өмет уты бер кабынды, бер сүнде.

Артта авыр юллар-чакрымнар калды,

Без бу көнне тын белән тартып алдык.

Бу Җиңү көнендә бар дары исе.

Бу бәйрәмнең,

Бар дөньяда юк тиңе Җиңү көне!

Җиңү көне!

Җиңү көне!

Көне-төне мартен мичләре янды,

Олы Ватан гүя йокыдан калды.

Көне-төне тиңдәшсез алыш барды

Без бу көнне тын белән тартып алдык.

Саумы, әнкәй! Кайталмады бик күпләр...

Туган туфрак ничек сагынып көткән!

Артта күпме илләр-кыйтгалар калды

Без бу көнне тын белән тартып алдык.

Бу Җиңү көнендә бары дары исе,

Бу бәйрәмгә юлдаш ачы күз яше.

Бу бәйрәмнең бар дөньяда юк тиңе.

Җиңү көне!

Җиңү көне!

Җиңү көне!

Алия ХӘЙРУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Фәтә: culture.ru

Читайте нас: