Республика Хәрби Дан музее “Бөек Җиңүенең 55 еллыгын билгеләү турындагы” Башкортстан Республикасы Президенты Указына һәм Республика сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары Советы карары буенча барлыкка килә. 1999 елның 27 маенда Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Республика Хәрби Дан музеен булдыру буйынча чаралар турында» дип аталган махсус карар кабул итә. Шуның нигезендә, музей, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү мемориаль комплексы”ның бер өлеше буларак, 2000 елның 8 маенда ачыла.
Музейның Җиңү паркында урнашуы очраклы булмый. Башта монда Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның монументаль скульптуралары һәм Мәңгелек ут барлыкка килә. Соңрак биредә Башкортстандагы бердәнбер ике тапкыр Советтар Союзы Герое Муса Гәрәев җирләнә. Үзәк аллея буйлап гранит стелаларда Башкортстанда туып үскән 278 Советлар Союзы Героеның һәм 39 Дан ордены тулы кавалерының исемнәре алтын хәрефләр белән языла. Шулай ук монда Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары исемнәре, сугышка чакырылган һәм һәлак булган якташларның исемнәре уелып язылган. Биек постаментка легендар Т-34 танкы һәм аның як-ягына төрлө калибрдагы 6 орудие урнаштырылган
Проект “Архпроект” фирмасы тарафыннан башкарыла. Аны архитектор Д. А. Винкельман төзи, шулай ук проектта П.А. Винкельман, Л.Н. Варыпаева, О.В. Маткина, М.Г. Пронин катнашалар.
Бина үзенчәлекле формада төзелә. Беренче карашка, ул танкка каршы куелган койманы яисә хәрби корабны хәтерләтә. Төзелеш материаллары да гадәти булмый: Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Украинадан кызыл һәм кара төсләрдәге махсус гранит кайтарыла, карасу-бронза пыяла һәм тутыкмый торган корыч файдаланыла. Бина рекордлы кыска вакыт эчендә – тугыз айда проектланып һәм төзелеп бетә.
Төзелеш эшләрен Уфаның 21нче тресты җитәкли. Аларда, шулай ук уннан артык оешма һәм фирма катнаша. Гранит белән бизәкләү эшләрен “Урал ташы” берләшмәсе башкара. Бинаны җиһазландыру өчен Уфаның 70нче техник училищесы һәм икътисад колледжы студентлары җәлеп ителә.
Музейның ачылу көненә үк бай экспозицияләр әзерләнә. Аларның фәнни концепциясен һәм бизәлешен В.Н. Макарова җитәкчелегендәге рәссамнар төркеме башкара. Бизәүче рәссамнар А.А. Милентьев һәм А.С. Фадеев була. Музейның хәрби-тарихи экспозициясендә үзәк урынны “Фронтка озату”, “Мәскәү һавасы сагында”, “Паньшино авылы янындагы алыш”, “Рейхстаг дивары”, “Башкортстан яугир-интернационалистлары” диорамалары бизи.
Музей фонды 10 меңнән артык саклау берәмлеген үз эченә ала. Фотограммерист дешифровкалаучы белешмәсе (1943), Европа картасы (1940), Кызыл Армиянең Генераль штабы картасы музейда сакланучы документларның иң кыйммәтлеләреннән исәпләнә. Биредә, шулай ук, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фронт хатлары, хәрби бүләкләре, корал, киемнәре, трофейлары, фото һәм документаль материаллар бар.
Фронттан килгән “өчпочмак” хатларны күз карасыдай саклап, системалаштырып, халыкка җиткерү җәһәтеннән Хәрби Дан музееның гыйльми хезмәткәре Фәрит ага Вахитовның эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк. Аның тарафыннан әзерләнгән хатлар “Кызыл таң” гәзитендә, “Тулпар” журналында даими нәшер ителеп торды, аерым китап булып та дөнья күрде. Фәрит ага – 112нче Башкорт атлы дивизиясенең данлыклы яу юлын, фашист рейхстагына беренче булып Җиңү байрагын кадаган милләттәшебез һәм якташыбыз Гази Заһитовның биографиясен, тиңдәшсез батырлыгын өйрәнгән, алар хакында телевизион фильмнар төшергән шәхес. Еллар үткәч булса да, Башкорт атлы дивизиясе командиры, исеме җырларга күчкән “Шәйморатов – генерал”га Русия Герое исеме бирелгән икән, биредә Фәрит аганың да лаеклы өлеше бар. Әйткәндәй, 112нче Башкорт атлы дивизиясенең музее Республика Хәрби Дан музееның филиалы булып тора.
Хәрби Дан музееның егерме еллык хезмәт эшчәнлеге ил күләмендә лаклы бәяләнгән. 2007 елда ул “Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча актив эше өчен” почет билгесе белән бүләкләнә, 2010 елда “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнә.
Хәрби Дан музее, беренче чиратта, патриотик тәрбия үзәге ул. Биредә төрле смотр-конкурслар, балалар иҗаты бәйгеләре, тематик лекцияләр, ветераннар белән очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Яңа күргәзмә-экспозицияләр ачыла, инде булганнары баетыла, тулыландырыла. Туган як тарихы, Бөек Ватан сугышы белән кызыксынучылар музейдан өзелми, экскурсияләр саны елдан-ел артып тора.
Фото: Culture.ru