Барлык яңалыклар
11 Май 2020, 20:03
Победа 1945-2020

“Изге сугыш”

Кузгал, минем газиз Илем,Кузгал изге яуга!

“Изге сугыш” (“Священная война”) җырының сүзләрен шагыйрь Василий Лебедев-Кумач 22 июньгә кадәр үк язган була. Эш шунда, сугыш башланырга бер атна кала язучы һәм шагыйрьләрнең зур төркеме хәрби лагерьдан Мәскәүгә кайта. Всеволод Вишневский башлангычы белән язучылар өчен оештырылган “Школа рядового бойца” сафларында булачак хәрби корреспондентлар атарга, граната ыргытырга, марш атларга, шуышырга өйрәнәләр.

Әлеге төркем 5 июньдә Мәскәүгә кайтып, итек-гимнастеркаларын салып кына өлгерә. Сугыш башланып ике көн үткәч – 1941 елның 24 июнендә “Известия” һәм “Красная звезда” гәзитләре шигырьне басып чыгара. Сугышның дүртенче көнендә Кызыл Байрак орденлы җыр ансамбле (Краснознаменный ансамбль песни и пляски Советской Армии) җитәкчесе композитор Александр Александров шигырьгә көй иҗат итә. Ансамбль ашыгыч рәвештә җырны радиога яздыра. Һәм икенче көнне үк ансамбль Белорус вокзалыннан фронтка китүче эшелоннарны “Вставай, страна огромная!” җыры белән озата. Шул көннән соң һәр яугир йөрәгенә шушы җырны салып китә.

Сугыштан соң да озак еллар бу җыр Бөек Ватан сугышы гимны булып яңгырый.


“Изге сугыш”


Кузгал, минем газиз Илем,

Кузгал изге яуга!

Явыз фашистны җиңәргә

Алга, илем, алга.

Ташкын булып күтәрелсен

Нәфрәте халыкның.

Изге сугыш исбат итсен

Җиңәсен хаклыкның.

Җавап бирербез дошманга,

Залим илбасарга,

Бөтен якты омтылышны

Бирмәбез кысарга.

Кара канат капламасын

Илебезнең күген,

Киң кырларны таптамасын

Дошманнын итеге.

Адәм актыгы фашистның

Басыйк тын юлына.

Киләчәктә һичбер корал

Алмасын кулына.

Ташкын булып күтәрелсен

Ярсуы халыкның.

Бөек Җиңү исбат итәр

Җиңгәнен хаклыкның.


Алия ХӘЙРУЛЛИНА тәрҗемәсе.


Фото: infourok.ru

Читайте нас: