Барлык яңалыклар
10 Май 2020, 06:59
Победа 1945-2020

Башкортстанда күпме татар ветераны яши?

Башкортстаннан барлыгы 700 мең кеше сугышка китә. Шуларның 225 меңеннән артыгы яу кырларында башын сала. Кызганычка каршы, илебезне һәм Көнчыгыш Европаны фашизм коллыгыннан азат иткән сугыш ветераннары инде санаулы гына калды. Шулай да алар исән, алар бар! Бөтендөнья татар конгрессы Русиядә яшәүче татар милләтендәге ветераннарның тулы исемлеген төзегән. Түбәндәге язма сезне Башкортстанда яшәүче татар ветераннарының саны белән таныштырыр. Милләттәш ветераннарыбыз саны биредә республика районнары буенча бүлеп бирелә. Статистик мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Русия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлегеннән алынды.

Бүгенге көндә Русия Федерациясе төбәкләрендә, Татарстанны кертмичә, татар милләтеннән булган 1213 Бөек Ватан сугышы ветераны исән. Шуларның 147се Башкортстанда яши. Милләттәш-ветераннарыбыз республиканың төрле районнарына сибелгән. Татар милләтле яугирләрнең саны буенча беренче урынны Туймазы шәһәре һәм районы тота. Туймазы шәһәрендә – татар милләтле 23, районында – 8 ветеран яши. Дүртөйле шәһәрендә алар – 10, районында – 7; Мәләвез шәһәрендә – 12, районында – 1; Бәләбәй шәһәрендә – 8, районында – 4; Яңавыл шәһәрендә – 4, районында – 3 ветеран гомер итәләр.

Районнарга килгәндә, беренчелек – Илештә. Биредә Җиңү алып килгән 19 милләттәшебез исән-сау. Бүздәк районында – 13, Чакмагышта – 11, Миякәдә – 8, Мишкәдә – 5, Шаранда – 3, Ярмәкәй һәм Нуриман районнарында 2шәр татар милләтле ветеран гомер кичерә. Салават шәһәрендә һәм берничә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан берешәр ветеран яшәве билгеле. Уфада исә Бөек Ватан сугышында катнашкан өч милләттәшебез гомер итә.

Хәтерегезгә төшерәбез, 11 мартта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Уфага килеп, Бөек Ватан сугышы ветераннары, милләттәшләребез Әсхәт Мингазетдинов һәм Ришат Исмәгыйлевка оешманың “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләрен тапшырган иде.

Алдагы көннәрдә без укучыларыбызны Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар ветераннарының саны белән дә таныштырырбыз.

Фото: http://tatar-congress.org/ru/yanalyklar/vasil-shayhraziev-vruchil-veteranam-velikoy-otechestvennoy-voyny-medali-vsemirnogo-kongressa-tatar/#gallery-5

Читайте нас: