Фронт хатларын әгәр бергә җыйсаң,
Торыр иде мең-мең томнардан.
Булыр иде, бәлки, хаталары,
Булмас иде әмма бер ялган.
Риф Мифтахов.
Кулымда – өчпочмаклы фронт хатлары. Сугыштан әйләнеп кайта алмаган якыннарын көтеп саргайган апалар, әбиләр, балалар кебек, хатлар үзләре дә саргаеп беткәннәр. Ачы хәсрәткә әллә кәгазь чыдамаган, әллә еллар шулай рәхимсез булган – алар нык таушалган, урыны-урыны белән укып булмаслык хәлгә килгән. Каләм белән язылганнарының хәрефләре җуелган, кайбер урыннары бөтенләй өзелгән. Хатлар латин, гарәп һәм кириллицада язылган.
Сугыш еллары бездән никадәр ерагайган кебек тоелса да, әнә шундый хатларны укып карагач, ул вакыйгалар якыная сыман, алар белән яши башлыйсың икән. Карт абзәтәм Әкрамов Мирсалих Хөснетдин улыннан калган, бердәнбер истәлек булган бу хатларны нәнәй үзенең сандыгында күз карасы кебек саклады.
Бердәнбер истәлек, диюем дөрес үк булып бетмәстер. Самолет двигателе сызымнары да саклана әле анда. Карт абзәтәмнең бит инженер буласы килгән. Бик укыйсы килсә дә, ниндидер сәбәпләр аркасында, укырга китә алмаган. Бу сызымнарны ул Мәскәүгә җибәрергә әзерләгән булган.
Карт абзәтәм 1939 елда армия сафларына алына. Аны хезмәткә хатыны Фатыйма һәм яңа туган улы Рабис озатып кала.
Язуы бик матур булганга күрәдерме, карт абзәтәмне армиядә писарь итеп штабка куялар. 1941 нче елның 11 июньдә язган хатында ул: “Сугыш башланырга уйлый, безне Польша ягына җибәрәләр”, – дип яза. 29 июньдәгесендә: “Безне сугышка кертәләр, кайта алмасам, бәхил булыгыз”, – дигән юллар бар.
Фатыйма укытучы булып эшли. Дәһшәтле сугыш елларында да укучыларга белем бирү туктатылмый. Укулар октябрь аенда башлана. Сугыш чорында иң авыры мәктәпкә утын ташу, аны кисү була. Укулар башлангач та, кичләрен 6-7нче сыйныф укучылары әвеслеккә ашлык сугарга менәләр. Ашлык сугу кыш уртасында гына бетә. “Кичләрен җыелып утырып бияләйләр, йон оекбашлар бәйлибез дә, аларны фронтка озатабыз”, – дип сөйли торган булган ул әниемә.
Ут эчендә йөргән Мирсалихы өчен өзгәләнеп, аңардан кош телендәй генә хат көткән көннәрнең берсендә газиз баласын югалта карт абзинәм. Нәни Рабисы, авыр чирдән мантый алмыйча, күзләрен мәңгелеккә йома.
1942 ел башыннан Мирсалихыннан да хатлар килү туктала. Нишләргә, ни уйларга да белми ул. Ә бераздан “Сезнең ирегез, Әкрамов Мирсалих Хөснетдин улы хәбәрсез югалды”, дигән кара кәгазь килеп төшә. Ышанмый карт абзинәм. Гомер буе Мирсалихын кайтыр дип көтә. Кияүгә чыкмыйча, картаеп, 87 яшендә туган авылы Ишкарда вафат була.
Карт абзәтәмнең 1941 елның 11 ноябрендә язган хаты кулымда. Әйдәгез әле, сак кына кагылыйк шул хатка, андагы юлларга күз салыйк. Чынлап та, язуы матур булган шул. Мондый язуны халыкта “каз теше кебек” диләр. Латин хәрефләре, шәмәхә каләм белән язылган хатның башында (кызганычка каршы, каләм белән язылган беренче сүзне укып булмый) ул әти-әнисенә, агай-энеләргә, күршеләргә, бу хатны укыганда булган барча кешеләргә дә сагынычлы сәламнәрен җиткерә. Үзенең хәле алдагы хатларда язганча булуы, элеккечә әйбәт кенә хезмәт итүе турында яза.
Шуннан соң әтисенең 26 майда язган хатын 11 июньдә алып укуы, анда нәрсәләр язылган булса, барысын да аңлавы турында язып үтә. Рәфыйкның өе турындагы хәбәрнең яңа булуы, әтисенең хаты белән бергә Мөршидәдән дә хат алуы турында юллар бар. Авылдагы яңалыклар белән, өйдәгеләрнең ашарларына-ягарларына булу-булмавы белән кызыксына. Хатның һәр юлыннан сагыну бөркелеп тора. Тик аңа әйләнеп кайтырга, Фатыймасын кочагына алып, яшьлек хыялларын чынга ашырырга гына насыйп булмый. Ул да, миллионлаган совет солдатлары кебек, Туган илен яклап, чит җирләрдә ятып кала. Аның кайгы-шатлыклары, хыял-өметләре – шушы хатларында. Сугышның тере шаһитлары булырдай бу хатларны кадерләп саклаган нәнәемә, Фатыйма абзәниемә зур рәхмәт. Фронт хатлары күптомлы басылмаган китап кебек ул. Алар – безгә, бүгенге буынга, сакларга һәм киләчәк буынга тапшырылырга тиешле васыять.
Солдат хатын әгәр бергә җыйсаң,
Туар иде моңа кадәре
Һич булмаган һәм булмаячак
Җан тетрәткеч йөрәк әсәре...
Зилия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА,
Илеш районы Базытамак мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Ильмера АХУНОВА.