Барлык яңалыклар
8 Май 2020, 11:51
Победа 1945-2020

Җиңү җырлары

Көт мине – мин кайтырмын,Тик нык, бик нык көт.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сәнгать, шигърият көрәшнең алгы сызыгына баса. Сугыш тудырган экстремаль шартлар күңелләрдә шундый хисләр тудырган, аларны гади проза белән генә әйтеп бетереп булмый, аларны анлату өчен нәкъ менә шигырь жанрына мөрәҗәгать итәргә кирәк булган.

Бөек Ватан сугышы еллары бик күп шагыйрьләрне тудырган. Аларның күпмеседер сугыш яланнарында ятып калган, кайберләре үзләренең батырларча үлеме белән шигърият тарихы битләрендә үлемсез юллар язып калдырган.

Сугыш чоры шагыйрьләре тарафыннан бик күп үлемсез әсәрләр иҗат ителгән. Урыс телендә Лебедев-Кумач – “Священная война”, А.Твардовский – “Василий Теркин”, М.Исаковский – “Враги сожгли родную хату”, А.Жаров – “Заветный камень”, А.Сурков – “Песня смелых”, Н.Тихонов – “Ленинград”, И.Франкель – “Давай закурим”, С.Орлов – “Дороги”, М.Лисянский – “Моя Москва” кебек җырлар мәңгелек. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Муса Гали, Шәриф Биккол, Гыйлемдар Рамазанов һәм башка татар-башкорт шагыйрьләре дә бу темага үлемсез әсәрләр калдырган. Ул шигырьләрнең күбесе җырга әйләнеп, авыр фронт тормышын җиңеләйтүче, җиңү көнен якынайтучы чара булып хезмәт иткәннәр.

Шул шигырьләр арасында иң популярларының берсе, мөгаен, Константин Симоновнын “Жди меня” дигән шигыре булгандыр.

Ул 1941 елны ижат ителеп, шул еллардагы данлыклы актриса Валентина Серовага багышланган. Алгы сызыктагылар өчен Симоновның бу шигъри юллары тугрылык анты, сөю символы булып яңгыраган. Иң башлап “Правда” гәзите битләрендә басылган бу шигырьне яугирләр һәм аларның җан сөйгәннәре рәсми документлар арасында, иң кадерле фоторәсемнәр эчендә, йөрәк турысында йөрткәннәр.

Константин СИМОНОВ


КӨТ МИНЕ (ЖДИ МЕНЯ)


Көт мине – мин кайтырмын,

Тик нык, бик нык көт.

Сагышларга бирешмә,

Күз яшеңне сөрт.


Буранлы кышта да көт,

Көт эссе жәйдә,

Үткәнне онытканнар –

Онытсын әйдә.


Хатлар килүдән туктар –

Син барыбер көт,

Көтеп арыганнарны

Үз итмә, берүк.


Көт мине – мин кайтырмын,

Тик бул теләктә.

“Яхшылык теләүче”дән

Йөре еракта.


Көт хәтта иң якыннар

Өмет өзгәндә,

Көт дуслар хушлашырга

Табын тезгәндә,


Ачы хәсрәт шәрабын

Алар күтәрсен.

Мин ышанам: син һаман

Өмет итәрсең.


Үлемнәргә үч итеп

Кайтырмын, иркәм.

Көтмәгәннәр әйтсеннәр:

Бәхете бар икән.


Көтмәгәннәр аңламас:

Ут-сулар кичеп

Мин исән-сау кайталдым

Син көткән өчен.


Мин ничек исән калдым –

Тик безгә мәгълүм:

Өзелеп көтә белгәнгә

Чигенде үлем.


Алия ХӘЙРУЛЛИНА тәрҗемәсе.


Фото: lasertagpodolsk.ru

Читайте нас: