Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 15:08
Победа 1945-2020

Җиңү көне ничек билгеләнәчәк?

Башкортстанда төп чаралар коронавирус режимы сәбәпле, онлайн узачак. Без аларны телевизор аша турыдан-туры эфирда карый алачакбыз.

Бәйрәм чаралары Уфадагы Җиңү паркының мемориаль комплексында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы белән ачылачак. Чара кысасында Русия Геройлары исемнәре язылган яңа гранит стелалар ачылачак.

Икенче зур чара – Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның “Алтын Йолдыз” медален мәңгелек саклауга тапшыру тантанасы. Бу уңайдан ретро сугыш техникалары шәһәр урамнары буйлап узып, йөрешне Совет мәйданында төгәлләячәк. Медаль Башкортстанның Дәүләт музеена тапшырылачак.

Кичке җидедә бер минут тынлык игълан ителәчәк, аннан соң балконнарга чыгарга яки тәрәзә янына килеп басып, ветеранының портретлары төшерелгән фотосурәтләрен, фонарь, яки утын кабызган телефон тотып “День Победы” җырын башкарырга тәкъдим ителә. Бу чараның максаты – “Үлемсез полк” белән бергә урамга чыга алмаган мизгелдә бердәмлекне тою һәм күрсәтү.

Бәйрәм көнендә “Русия әләмнәре” дигән чара да узачак. Бу чара кысасында халык үз торак йортларындагы балконнарга, яки тәрзәләргә бердәмлек йөзеннән байраклар яки Георгий тасмаларын эләргә тиеш.

Көн дәвамында ветераннар йортлары янында мини-парадлар оештырылачак.

Бәйрәм салют белән тәмамланачак.


Мөнир Вафин фотосы.

Читайте нас: