Барлык яңалыклар
7 Май 2020, 00:55
Победа 1945-2020

Бу дөньяда без бары тик кунак кына...

Әле кайчан гына арабызда Рифгать Урманов та бар иде.

Ветераннар елдан-ел кимеп, берәм-сәрәм калып бара. Әле кайчан гына арабызда Рифгать Урманов та бар иде. Ул татар җәмәгатьчелеге уздырган чараларны калдырмады. Үзе дә үзешчән мәдәни чараларда катнаша иде. Һәр чарага мандолинасы белән килеп, талгын гына җырлар башкарып, күңел кылларын кузгата иде. Инде “иде” дияргә генә калды, чөнки ул 2018 елда арабыздан китте. Вафаты елында гына аның шигырьләр дә язуын белеп, “Тулпар” журналында бер шәлкем шигырьләрен чыгарган идек. Чараларда аннан сугыш турында сорашсак та, ул тыйнак кына берничә җөмлә белән котыла иде. Ул сүзләрне язып та алганмын: “Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Хәтеремдә, ул көнне барлык халык күтәрелеп чыкты. Сугышның беренче көнендә үк үз теләкләре белән авылдан егерме ир-ат хәрби хезмәткә китте. Мине 1943 елны алдылар. Минскида сугышка кердем. Артиллерия гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Аркага кәтүк тагып элемтә сузып йөрдем. Сугыш беткәндә мин госпитальдә идем. Аннан чыккач тагы алты ел хезмәткә калдырдылар. Германиядә хезмәт иттем”, – дигән иде. Фронтовик китте, якты хатирәсе, язган шигырьләре, изге эшләре күңелләрдә калды...


ТЕЛӘК


Өстәлләрдә хәләл ризык тулып торсын,

Яннарыңда сер бүлешер дустың булсын.

Бу дөньяда без бары тик кунак кына,

Кунак булып яшик әле тыйнак кына.

Йөзләребез таң нурыдай балкып торсын,

Күңелләрне бер-берсенә тартып торсын.

Бу дөньяда без бары тик кунак кына,

Кунак булып яшик әле тыйнак кына.


Рифгать УРМАНОВ.


Мөнир ВАФИН фотосы.

Читайте нас: