Барлык яңалыклар
6 Май 2020, 02:15
Победа 1945-2020

Флүрә ГАЗИЗОВА. Өчпочмаклы хатлар

Яу кырыннан килгән солдат хатын,Ана тоткан кысып кулына...

Яу кырыннан килгән солдат хатын,

Ана тоткан кысып кулына.

Йөрәккәе өзелеп төшәр кебек,

Нидер сизеп дулый, сызлана.

Балаларның күзе өмет белән,

Өчпочмаклы хатка төбәлгән.

Әкрен генә җиргә чүгә ана,

“Геройларча...” дигән хәбәрдән.

Тарих музеенда сакланалар,

Зур алышның тын шаһитлары.

Утлы өермәләр аша үткән

Өчпочмаклы солдат хатлары.

Салкын окопларда тезгә куеп

Язган хатлар түргә куелган.

Шәмәхә тап кайбер битләрендә –

Күз яшьләре тамып җуелган.

Өчпочмаклы хатлар саргайганнар,

Таушалганнар бик еш тотудан.

Һәр хәрефе сеңгән күңелләргә,

Елый-елый кат-кат укудан.

“Тиздән җиңеп өйгә кайтырбыз”, – дип

Хәбәр итә солдат хатлары.

Кайту юлы бигрәк урау булды,

Бик күпләре кире кайтмады.

Ә аналар көтте... Ядкарь булып,

Калды бары әманәтләре.

Газизләрдән-газиз балаларның

Үзәк өзгеч сәлам хатлары.

Дүртөйле районы.

Читайте нас: