Барлык яңалыклар
5 Май 2020, 13:56
Победа 1945-2020

“Ат уйнатып, алдан бара Шәйморатов генерал!”

Данлыклы якташыбыз, Русия Федерациясе Герое, 112нче Башкорт атлы дивизиясе командиры генерал-майор Миңнегали ШӘЙМОРАТОВның “Алтын йолдыз” медале Уфага кайтарылачак!

9 май – Җиңү көнендә Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның «Алтын йолдыз» медале Мәскәүдән Уфага кайтарылып, мәңгелек саклауга тапшырылачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

– Көтеп алынган тарихи вакыйганы без югары дәрәҗәдә лаеклы уздырачакбыз, – дип ассызыклады ул.

Соңыннан социаль челтәрләрдә белдерүенчә, Радий Хәбиров “Алтын йолдыз” кайтасы самолетны Уфа аэропортында үзе каршыларга җыена. Аннан соң кыйммәтле бүләкне Уфа урамнары буенча йөртеп чыгачаклар. Соңыннан “Алтын йолдыз” медале Башкортстан Милли музеена мәңгелек саклауга тапшырылачак. Биредә Миңнегали Шәйморатовка багышланган махсус экспозиция эшли. Бу чараларның һәммәсе дә Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе аша турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, “бүген катлаулы шартларда яшәсәк тә, халыкны урамнарга җыю мөмкинлеге булмаса да, без бу вакыйгага гадәти хәл итеп карый алмыйбыз”.

Бу, чынлап та, шулай. Чөнки данлыклы якташыбызга Герой исемен бирү өчен көрәш Башкортстан җәмәгатьчелеге тарафыннан дистәләрчә еллар дәвамында алып барылды. Ниһаяить, 2020 елның 30 мартында Русия Президенты Владимир Путин Указы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатов, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында немец фашистларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. Ул җитәкләгән легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясеннән бүген ике ветеран гына исән.

Фото: https://glavarb.ru/rus/personal/subscribe/

Читайте нас: