Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 12:55
Победа 1945-2020

Зәйтүнә ИШМӨХӘММӘТОВА. Бабам Ансар

БДУның “Җанлы сүз” конкурсына килгән эшләрдән"...Танк бит тик тормый, утын чәчеп, өстеңә килә. Ә Ансар бабам куркып калмаган, пушканы төзәп, атып торган, һәр ядрәсе дошман танкының көлен күккә очыра барган. Гәүдәгә калын, беләкләре юан, спортчы кебек җитез дусты Кәлимулла Ансар бабамның пушкасы янына авыр-авыр снарядларны орчык кебек җиңел генә күтәреп ташып торган, бер снаряд та читкә китмәгән. Әнә шундый каты бәрелешләрдән соң полк командиры, алар белән горурланып, беләсезме, нәрсә дигән?.."

Бөек Ватан сугышы башлану илебез өчен көтмәгәндә килгән һәлакәт була. Сугыш беркемне дә аямый. Аның яраларын еллар да, гасырлар да төзәтә алмаганын барыбыз да беләбез. Менә 2020 елның тарихи 9 Маенда халкыбызның Бөек Җиңүенә 75 ел тула. Шул ялкынлы көннәр якынайган саен, без гаиләбездә шул хакта сөйләшәбез, кинолар карыйбыз, әсәрләр укыйбыз... Сугыш вакыйгаларын күбрәк белгәч, анда катнашкан туганнар, якыннар искә төшә, алар күрсәткән батырлыкларга горурлык кичерәбез, “тынычлык” дигән сүзнең асылын ныграк төшенәбез.

Бөек Ватан сугышы илебезнең, андагы яшәгән халыкларның бердәм, дус булып, дошманга каршы көрәштә көч туплый алуларын да күрсәткән вакыйгаларның берсе ул. Минем дә сугышта катнашкан туганнарым күп булган. Бабам турында язарга җыенам икән, аңлагансыздыр инде – ул сугыштан исән кайткан... Ул – Ансар Хәйрулла улы Гыйбадуллин, әтиемнең бабасы, миңа дүртенче буын бабам була. Аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында әтиебез безгә, энем белән миңа, гел сөйләп, искә төшереп тора.

Ансар бабам 1926 елда Югары Кыйгы авылында туган. Бөтен авыл малайлары кебек эшләп чыныгып үсә, тормышның авырлыкларын да күрә, калган малайлар кебек, көрәшеп, сугышкалап та ала торган булган. Менә шул чактагы шуклыклары, уйнап торган йодрыклары сугыш башлангач кирәк булган. Аны 1943 елда сугышка алалар, 6 ай укытканнан соң, фронтка җибәрәләр.

Ул 1нче Белорусия фронтына эләгә, Украинаны, Польшаны немецлардан азат итүдә катнаша. Балалык дусты Кәлимулла Гозәер улы Шакиров белән бергә туры киләләр алар. Авыр сугыш аларның дуслыкларын тагын да көчәйтеп җибәрә, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп, фронтның алгы сызыгында көрәшәләр, калганнарга үрнәк булалар. Сугыш кырларында яныңда якын дус булу – зур бәхет булган. Алар бергәләп туган якларына хат язганнар, бер телем икмәкләрен бүлешкәннәр.

Аларга кайда гына сугышырга туры килми! Бабам бик кыю артиллерист булган, фашистларның “Тигр” исемле авыр куркыныч танкларының байтагын юк иткән. Пушканы төп-төз итеп, дошман танкына туры китерүе җиңел булмый. Танк бит тик тормый, утын чәчеп, өстеңә килә. Ә Ансар бабам куркып калмаган, пушканы төзәп, атып торган, һәр ядрәсе дошман танкының көлен күккә очырган. Гәүдәгә калын, беләкләре юан, спортчы кебек җитез дусты Кәлимулла Ансар бабамның пушкасы янына авыр-авыр снарядларны орчык кебек җиңел генә күтәреп ташып торган, бер снаряд та читкә китмәгән. Әнә шундый каты бәрелешләрдән соң полк командиры, алар белән горурланып, беләсезме, нәрсә дигән? “Минем полкымда Ансар кебек тагын унлап солдат булса, күптән Берлинга барып җиткән булыр идек!” – дигән. Дәү әтиемне әнә шундый батырлыклар күрсәткәне өчен сержант дәрәҗәсенә күтәргәннәр.

Ләкин сугыш сугыш инде. Дошманны җиңеп алга барсалар да, яраланулар, үлемнәр дә күп булган. Менә бервакыт Ансар бабам да бик каты яралана, яра эче тирәсендә була. Аны госпиальгә җибәрәләр, ике ай дәваланып ятарга туры килә. 1945 елның апрелендә, Җиңү көннәренә аз гына калгач, ул туган якларына кайта. 2нче төркем инвалидлык бирәләр.

Тик дусты Кәлимулла Шакиров, кызганычка каршы, сугыш кырларында ятып кала, аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ә Ансар бабам сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Дан ордены һәм күп медальләргә лаек була. Сугыштан кайткач почта аша аңа тагын бер Дан ордены килә.

Менә ул туган авылына кайта. Колхозда эш юк, ә эшләмәгән кешене ул чакта Себергә җибәрә торган булганнар, сугыштан соң заманалар авыр чак. Ансар бабамны да, туган якларыннан аерып, читкә җибәрәләр. Менә ул Чукоткага эләгә, анда беренче тапкыр чукчаларны күрә һәм аларның тормышы белән якыннан таныша. Аннары аны Амур өлкәсенә җибәрәләр. Анда ул кытайлылар белән төзелештә эшли һәм өй башларын ябарга, өйләр төзергә өйрәнеп кайта. Кыйгыга кайткач та күп кешеләргә өйләр салыша, аңа киңәш белән дә күп киләләр. Авылдашларына, ятим калган гаиләләргә күп ярдәм итә.

Менә беркөнне аны бер иптәше өй башын япканда киңәш итәр өчен үзенә чакыра. Ул, өй башын менеп карыйм дип менеп барган чагында, егылып, җиргә килеп төшә. Сугышта алган ярасы шунда яңадан ачылып, эченә кан сава. Табиблар аны коткарып алып кала алмыйлар. Сугыш кырларыннан тере кайткан бабабыз тыныч тормышта, шулай итеп, көтмәгәндә, 40 яшендә генә вафат булып куя. Бу хәл 1966 елда була.

Сугыш ветераны, бабабыз Ансар Гыйбадуллинның батыр исеме һәйкәлләргә язылган. Илебезне дошманнан саклап, безгә тыныч тормыш бүләк иткән андый батырлар безгә үрнәк булып торалар, аларны без бервакытта да онытмаска тиешбез.

Югары Кыйгы лицееның

10нчы сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Җәмилә ХӨРМӘТУЛЛИНА.

(Автор стиле сакланды.)

Читайте нас: