Барлык яңалыклар
27 апрель 2020, 18:08
Победа 1945-2020

Җиңү байрагын татар егете кадаган!

Безне кечкенәдән Җиңү байрагын фашист рейхстагы түбәсенә беренче булып урыс М.А. Егоров белән грузин М.В. Кантария мендергән, дип өйрәттеләр. Ә чынлыкта хәлләр башкача булган икән бит! Җиңү байрагын Башкортстанның Мишкә районы Янакыш авылында туып үскән татар егете Гази ЗАҺИТОВ, иптәшләре белән бергә, фашист козгыннарының оясына иң беренче булып кадаган! Геройның якташы, Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучысы Эльза ЗАҺИТОВАның язмасы нәкъ шул хакта.

Мин әтиемнең якташы – Бөек Ватан сугышы батыры, татар егете Гази Казыйхан улы Заһитов турында язарга телим. Ул 1921 елның 20 августында Башкортстанның Мишкә районы Янакыш авылында туа. Бөре медицина училищесын тәмамлый. 1940 елдан Кызыл Армия сафларына алына. 1945 елда 136 нчы армиянең Режец артиллерия бригадасы өлкән сержанты, разведчигы була.

1945 елның 30 апрелендә капитан В.Н. Маков төркеме составында (өлкән сержантлар А.П. Бобров, А.Ф. Лисименко, сержант М.П. Минин) хезмәт итә. Рейхстагны штурмлауда катнаша; күкрәгендә үтәли җәрәхәтләп, пуля үтүгә карамастан, 22 сәгать 30 минутта, М.А. Егоров һәм М.В. Кантариягә кадәр үк, М.П. Минин белән бергә, беренче булып Рейхстаг бинасындагы «Җиңү алиһәсе» скульптур төркеме өстенә үз частенең байрагын кадап куя.

Бу батырлыклары өчен 3 нче Удар армиянең командующие генерал-полковник В.И. Кузнецов әлеге төркемне, шул исәптән, Гази Заһитовны да, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Әмма 1нче Белоруссия фронты командующие Г.К. Жуков карары буенча алар барысы да Кызыл Йолдыз ордены, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1946 елдан Гази Заһитов, туган ягына кайтып, БАССРның Мишкә районы Уръяды МТСында механик, Янакыш авыл советы рәисе булып эшли. 1951 елның 23 августында юл фаҗигасендә һәлак була.

Тарихи дөреслек бары тик 52 ел узгач кына тантана итә. 1997 елның 21 маенда татар егете Гази Казыйхан улы Заһитовка, башка иптәшләре белән бергә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бу мәгълүматларны мин әти-әнием туган Мишкә районы Янакыш авылында музей җитәкчесе Айрат Нәгыйм улы Заһитовтан алдым. Әйе, Гази ага хөрмәткә лаек герой. Музейда аның турында бик күп материал тупланган. Алар һәркайсы йөрәктә горурлану хисе уята. Музей ихатасында геройнга һәйкәл дә куелган. Ә авыл зиратында аның каберен халык гел чистартып тора. Безнең йөрәкләрдә син мәңге сакланырсың, Героебыз.

Эльза ЗАҺИТОВА,

Уфаның 65нче Татар гимназиясенең V сыйныф укучысы.

Фото: https://oeru.ru/gazi-zagitov-biografiya/

Читайте нас: