Барлык яңалыклар
25 апрель 2020, 16:36
Победа 1945-2020

Илфак ФАРЫЗОВ. Кызыл йолдызлы бүрек турында баллада

Илфак Хәләф улы ФАРЫЗОВ 1974 елның 25 ноябрендә Әлшәй районы Үрнәк авылында дөньяга килә. Биредә урта белем алгач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә укырга керә. Башкортстан яшьләренең татар телендә нәшер ителүче “Өмет” гәзитендә эшли, Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Соңыннан Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә – Әлшәй район телевидениесе директоры.Әдәби иҗат белән балачактан шөгыльләнә. БДУда укыганда татар иҗатчыларын берләштергән “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы була. Бүген без укучыларыбыз игътибарына Илфак дустыбызның Бөек Җиңүгә багышланган яңа әсәрен тәкъдим итәбез.

Илфак Хәләф улы ФАРЫЗОВ 1974 елның 25 ноябрендә Әлшәй районы Үрнәк авылында дөньяга килә. Биредә урта белем алгач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә укырга керә. Башкортстан яшьләренең татар телендә нәшер ителүче “Өмет” гәзитендә эшли, Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Соңыннан Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә – Әлшәй район телевидениесе директоры.

Әдәби иҗат белән балачактан шөгыльләнә. БДУда укыганда татар иҗатчыларын берләштергән “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы була. Бүген без укучыларыбыз игътибарына Илфак дустыбызның Бөек Җиңүгә багышланган яңа әсәрен тәкъдим итәбез.

1

Бәйрәм саен ала кулга,

Аны иң якын күреп.

Әби саклый сандыгында

Кызыл йолдызлы бүрек.

Кулларына алып сыйпый,

Һичбер төшерми тездән.

Иң кадерен тапкан кебек

Нурлар сибелә күздән.

Күрше әби истәлеген

Сандыктан алды тагын.

Сорау биреп иртә-кичен

Тәмам йөдәткәч аны.

Әби серле сандыктагы

Салып бүрекне тезгә,

Бер мәл жыеп оныкларны,

Тарих сөйләде безгә.

2

Бу бүрекнең хужасы да

Булган нәкъ сезнең яшьтә.

Кич уенда ут уйнаткан,

Тырыш күренгән эштә.

Тыныч торган ил өстенә

Дошман яулары килгән.

Ил ирләре, егетләре

Йолдызлы бүрек кигән.

Кәләш алган егетләр

Бәхет төннәрен өзгән.

Яуга киткән каеш буып

Жинеп кайтырга тиздән.

Авыр булган сугыш юлы:

Баткак, диңгезләр, урман…

Яраларга жир япканнар,

Балчык күзләргә тулган.

Житеп килгәч Жиңүләргә,

Егет егылган яуда.

Өчпочмаклы бер хат белән

Бүреге калган кулда.

Иптәшләре истәлекне

Юллап авылга илткән.

Төсе уңып барган бүрек

Шуңа сандыкта икән.

3

Әби сүзен дәвам итте,

Ялгыз күз яшен сөртеп:

– Шатланып та,кайгырып та

Бәйрәмне алам көтеп.

Сез балалар – тыныч илдә,

Илләр эчендә гөлләр.

Без күргәнне күрмәгез сез,

Имин торсыннар көннәр.

Тик балалар,онытмагыз,

Яшик кадерен белеп,

Калсын сезнең хәтердә дә

Кызыл йолдызлы бүрек.

Фото Илфак ФАРЫЗОВның "Одноклассники" социаль челтәрендәге шәхси битеннән алынды.

Читайте нас: