Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичның варисларының берсе — Әхсән Карай улы БАБИЧЕВ белән мин 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгын билгеләгән көннәрдә очрашып сөйләшкән идем. Сугыш елларында ул яңа төр корал — «катюша»лар — реактив артиллерия батареясендә хезмәт итә. Сугышның башыннан 1944 елның октябренә кадәр данлы яу юлы үтә. Аның сөйләгәннәрен түкми-чәчми сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.
Бөек Җиңүгә авыр, бик авыр булды юлларыбыз. Җиңелүләр һәм чигенүләр ачысын да татыдык. Фашистлар туган илебез җирләрен ерткычларча изеп-таптап, тарихи һәйкәлләребезне мәсхәрәләп, шәһәр-авылларыбызны җир белән тигезләп, тирә-якка үлем чәчеп килделәр.
СССРга дошман һөҗүм башларга бер атна вакыт калгач, дәүләт комиссиясе, фәнни-техник лабораториянең эш нәтиҗәләрен тикшереп совет хәрби көчләренә яңа төр корал тәкъдим итә. Шул корал алышларда үзен дан белән каплый, җиңүебезгә зур өлеш кертә. Яңа коралга сугышчылар яратып, «Катюша» дип исем кушалар. Күпләрнең хәтерендәдер, сугышка кадәр халык арасында киң таралган җырның да исеме шундый иде. Яңа «Катюша» «ярга чыгып», «җырлый» башласа, дөньялар селкенә, дошманның өстенә дистәләгән утлы, «аждаһалар» оча иде...
Яңа корал тәүге чирканчыкны 1941 елның 14 июлендә Белоруссиянең Орша станциясендә ала. Станция яңа гына немецлар кулына төшкән. Фашистларның кайсысы тәмәке көйрәтә, кайсысы авыз гармунында уйный. Станциягә немец гаскәрләрен төягән яңадан-яңа эшелоннар килеп туктала. Адым саен хәрби техника — танклар, пушкалар, автомобильләр. Кинәт, аяз көнне күк күкрәгәндәй, немец гаскәрләре урнашкан җиргә күктән ут койрыклы «аждаһа»лар коела башлый! Стан¬циядә мәхшәр куба. Тимер эри, җир яна... Фашистлар коралларын, техникаларын калдырып, станциядән кайсы кая качарга мәҗбүр була. Ә күпләре Русия җирендә инде мәңгегә ятып кала...
Бу — капитан Флеров җитәкчелегендәге 7 хәрби машинадан торган эксперименталь батареянең беренче залплары була. «Катюшалар» сынауны уңышлы үтә. Апарның «моңлы» тавышы шул ук көнне Берлинга кадәр барып җитә. Гитлер үзе: «Бу серле коралны ничек булса да кулга төшерергә!»,— дип катгый боерык бирә.
Батарея тагын берничә уңышлы хәрби операция үткәрә. Әмма, кызганычка каршы, көчләр тигез булмый: совет гаскәрләре чигенүен дәвам итә, хәрби корал җитешми. Бу эксперименталь ракеталар батареясе дә 1941 елның 6 октябрь кичендә Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәреннән көнчы-гыштарак урнашкан Богатырь авылы янында немецлар оештырган засадага эләгә һәм шунда һәлак була. Авыр яраланган капитан Флеров соңгы көчен җыеп, үзенең иң азаккы батырлыгын кыла — хәрби серне дошман кулына төшермәс өчен, үзен һәм барлык корылмаларны да шартлата...
Яңа коралның чиксез көченә ышанган совет хөкүмәте 1941 елның июлендә үк өч аерым «Катюшалар» батареясе төзи. Гомумән, 1941 елның июленнән 1944 ел азагына кадәр фронтка 10 меңнән артык ракета корылмасы һәм 12 миллион реактив снаряд җибәрелә. Сугыш азагында инде «катюшалар» белән коралланган 38 аерым дивизион, 114 полк, 11 аерым бригада һәм 7 дивизия фашист гаскәрләрен кыра.
...Минем үземә дә ракеталар батареясына хәрби хезмәткә эләгеп, легендар «катюшалар» белән дошманга каршы сугышырга туры килде. 1941 елның көзе... Полкыбыз Мәскәү янындагы Алябино поселогында формалашып беткәч, Вязьма шәһәренә юнәлеш тотты. Ләкин ул вакытта Вязьма дошман кулына эләккән булып чыкты. Полкның штабы һәм Знче дивизионы шунда камалышта калды. Бары полк командиры Советлар Союзы Герое майор Ниловский һәм бик аз сугышчы гына чыга алды аннан. Безгә Можайск шәһәренә чигенергә кушылды. Чигенү — ул коточкыч, аяныч, дәһшәтле нәрсә иде. Киң Минск шоссесыннан иге-чиге булмаган халык массасы — хатын-кызлар, бала-чагалар, гаскәрләр, карт-корылар, немецлардан качып Мәскәүгә табан агыла. Кайсысы — машинада, кайсысы — ат арбасында, кайсысы — җәяү... Эссе, тузан... Өстәвенә, немец самолетлары әледән-әле өскә бомба коеп, пулеметларыннан үлем чәчеп китәләр. Мондый чакларда зур паника куба иде, халык төрле якка йөгерә, әмма өстән яуган үлемнән, җәрәхәтләнүләрдән алай гына котылып буламы соң!.. Бу әйтеп-сөйләп һәм аңлатып булмас фажигаләр картинасы булып калды мәңгегә!
1941 елның октябреннән 1942 елның яз айларына кадәр аерым дивизионыбыз Мәскәүне саклау сугышларында катнашты. Күп очракта асфальт юллардан төшеп тә тормыйча, дошманга карап залплар бирә идек. Башкалабызны обороналаганда 40 дивизионнан артык «катюша» җырлап торган икән. Күз алдыгызга китерегез: берничә мизгел эчендә үз артыннан утлы «койрык» иярткән 16 «аждаһа»ның әкияттәге батыр-пәһлевәннәрнең ыңгырашканын хәтерләткән тән чымырдатырлык әллә нинди тавышлар чыгарып, тузан һәм төтен туздырып, өстеңә килеп төшүен күрү һәм ишетү үзе генә дә ни тора! Юкка гына бер немец офицеры көндәлегенә: «Бүген беренче тапкыр «Сталин органы» «уйнавын» ишеттем. Бик куркыныч»,— дип язмагандыр. Бу «музыка» немец фашистларын нык куркытса да, безнең полкларга ул илаһи моң булып яңгырый һәм җиңү дәрте өсти иде.
1941 нче елның көзендә үзем белән булган бер вакыйга әлегә кадәр хәтеремдә саклана. Мин аны «Ике үлем арасында» дип атар идем... Шулай бер көнне дивизионыбыз ату позициясенә китте. Мин шофер белән бергә иң арткы машинада. Мәскәү магистрале дошман үтә алмасын өчен миналауга әзерләнгән: юлга һәр метр саен мина салыр өчен шактый тирән генә чокырлар казып куелган. Шоферым тәҗрибәсезрәк булып чыкты — машинабыз тәгәрмәчләре белән шундый бер чокырга төшеп утырды. Алга да, артка да чыгып булмый. Аптыраш... Башка машиналар безне күрмәделәр ахры, хәвефле урынны бер зарарсыз үтеп, алга китеп бардылар. Шофер белән икәү машинаны чокырдан этеп чыгарырга маташканда, бездән 100 метр чамасы ераклыкта урнашкан куаклар арасыннан берничә немец солдаты пәйда булды. Алар баскан килеш автоматтан ата-ата безгә таба юнәлделәр. Нишләргә? Без икәү генә, ә коралыбыз... шоферда — карабин, миндә — пистолет кына. Ә машина кузовында ифрат та серле йөк — немецлар үз кулларына төшерә алмыйча җәфа чиккән реактив снарядлар. Алар фашистлар кулына төшсә, шофер белән мине безнекеләр шунда ук судсыз-нисез атып үтерергә дә күп сорамас иде. Хәер, хәрби трибунал булса да, безне шушы ук язмыш көтә.
Бәхетебезгә каршы, каяндыр бер танкетка яныбызга килеп чыкты. (Андый танкеткаларны бүтән күрергә насыйп булмады, коралланудан алынды булса кирәк). Танкетка ут ачкач, немец десантчылары автоматларыннан ата-ата кире куакларга кереп югалдылар. Өчесе исә җиргә ятып калды — танкетканың пулеметы аларны кырып салган икән. Мин йөгереп барып, пистолетым белән танкеткага суккаладым. Танкистлар килеп чыккач, аларга хәлемне аңлаттым. Егетләр сүзсез ярдәмгә килделәр: трос белән машинамны тарттырып чыгардылар. Куанычтан, ике яктан да янаган үлемнән коткарган егетләргә рәхмәт әйтергә дә онытканмын...
1941 елның ноябрь-декабрь айларында безнең 17 нче дивизион Истра, Руза, Волоколамск шәһәрләре тирәсендә сугышты. Истраны калдырырга мәҗбүр булдык, ә Волоколамск шәһәрен азат итүдә катнаштык. Мәскәү янындагы сугышлар бик каты барды, чөнки дошман башкалабызны алып, сугышны җиңүчеләр булып тәмамларга җыена иде. Әмма безнең аларга һич кенә дә буйсынасыбыз килмәде. Шуңа да, мәсәлән, Волоколамск шоссесы янында урнашкан Ленино исемле зур авыл кулдан кулга берничә тапкыр күчсә дә, немецлар шуннан ары узалмады. Селиваниха исемле авыл өчен сугышканда, немецлар Париж шәһәрен алгандагыга караганда күбрәк солдат югалтты! Бу югалтуларның зур өлеше өчен безнең «катюшалар» «җаваплы» иде.
...Шушы сугышлар вакытында, 5 декабрь кичендә элемтәчеләр блиндажына килеп кердем. Ишетәм, рациядән немецча тавыш ишетелә. Ниндидер бер немец ялгышлык белән безнең радиодулкынга эләккән икән. Ул туктагач, мин немецча барлык белгәннәремне җыеп, рациядән тегеңә:
— Нигә безнең Мәскәүгә тыгылмакчысыз? Үзегезнең Берлиныгызга таегыз!— дип берничә тапкыр кычкырдым.
Әмма киңәшемне рәхмәтләп кабул итәсе урынга, теге яктан урысчаны вата-җимерә тупас сүгенү яңгырады. Хәер, фашисттан башка җавап көтмәгән идем дә. Ләкин иң гаҗәбе иртәгәсен иртән булды. Разведчикларыбыз: «Немец югалган»,— дигән хәбәр алып килделәр. Әлбәттә, фашистлар минем киңәшемне тыңлаганга күрә чигенмәгәннәр: совет гаскәрләренең көньяк (Тула) һәм төньяк (Тверь) фланглары һөҗүм башлап, немецларны камалу куркынычы астында калдырган. Без дә 6 декабрьдә һөҗүм башладык. Шулай итеп, Мәскәү янындагы немец гаскәрләрен тар-мар итү операциясе башланды. Бу гитлерчыларның тәүге зур җиңелүе иде. Әмма Бөек Җиңүгә кадәр әле барасы да барасы иде...
Безнең дивизионыбызның «җыры» Курск дугасында да бик көр яңгырады. Мәшһүр полководецлар Жуков, Рокоссовский, Еременко «катюшаларның» хезмәтен бик югары бәяләде. Монда маршал Еременконың сүзләрен китерәсе килә: «...112 ракетаның 10-15 секунд эчендә җиргә төшеп ярылу эффекты көткәнебездән дә ашты. Дошман солдатлары арасында паника купты. Тимер эри, җир яна. «Катюшаларның» җиңүебезгә керткән өлешен бәяләп бетергесез».
Әйе, «катюшаларның» Бөек Ватан сугышын совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлауга керткән өлеше бик зур. Юкка гына безне башка сугышчылар «хәрби аристократия», — дип атап йөртмәгәндер. Илебезнең нинди авыр сынаулар аша бүгенге тыныч тормышка килеп җитүен онытырга хакыбыз юк...
Фото: Twitter.com