Барлык яңалыклар
9 апрель 2020, 16:30
Победа 1945-2020

Зилә МӨХӘММӘТОВА. Тугрылык

...Мәмәдәл авылында Мәдехиямал исемле бер кыз яши. Әти-әнисен хөрмәт итә, йортта, хуҗалыкта, бакчада да хатын-кызга тиешле барлык эшләрне дә башкара. Яшьтәшләре кияүгә чыгып бетсә дә, ул һаман үзенә язганын көтә...

Иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган ирләре, уллары, әтиләре турында йөрәкләрне парә-парә китерүче хатирәләр сакламаган гаилә юктыр ул. Бу сугыш аларның иң кадерле кешеләреннән аерып кына калмады, ә үзләре да яклауга, курчалауга мохтаҗ, хатын-кызларны, картлар һәм балаларны ачлыкка, ялангачлыкка һәм ятимлеккә дучар итеп тә сынады. Әле ныгып та өлгермәгән җаннарына, рухларына мәңге җуелмаслык яра салды. Бу язмам ирләре үлеп тол калган, ятим балаларын тәрбияләп үстергән, бер караңгыдан икенчесенә кадәр тешен кысып эшләгән тол хатыннарның, тоташ бер буыны турында. Алар күп иде, тик үзләре турында сокланырлык якты хатирәләр генә калдырып, бер-бер артлы тыныч кына дөнья куялар.

Мәмәдәл авылында Мәдехиямал исемле бер кыз яши. Крестьян әти-әнисен хөрмәт итә, йортта да, хуҗалыкта да, бакчада да хатын-кызга тиешле барлык эшләрне дә башкара. Яшьтәшләре кияүгә чыгып бетсә дә, ул һаман үзенә язганын көтә.

Берчак шулай кышын Үткен авылына кунакка бара. Ул елларда татар авылларында шундый йола яши: яше җиткән кызлар, кышын ике-өч атнага туганнарына барып, кул эшләре белән мәшгуль була. Алар, йорт мәшәкатьләреннән ял итү белән беррәттән, үзләренә бирнә дә хәстәрли – тегә, бәйли, чигә. Әнә шулай кызлар кич утырырга җыела, белгәнен башкаларга өйрәтә, кул эшләрен чагыштыра, чигү үрнәкләрен күчереп ала. Ә инде өлкәннәр 2-3 көнгә кунакка киткәндә, яшьләр "аулак өй"гә җыела. Тик анда барысын да чакырмыйлар. Кагыйдә буларак, яше җиткән кызларга һәм кәләш эзләүче егетләргә генә дәшәләр. Элек "әдәпле" дигән бик матур һәм тирән мәгънәле сүз хуп күрелә иде. Ә инде әдәпсезләрне бусагадан үткәрмиләр. Барысы да тәртип һәм вәкарь белән барырга тиеш була.

Кич утырырга гармунчы да чакырыла. Тыйнак табын, биюләр, җырлау һәм такмак әйтешү оештырыла. Ә инде бер-берсенә күзе төшкән егет белән кыз шунда ук таныша да. Җирән толымлы Мәдехиямал йорт хуҗаларына ерак кына туган тиешле кара чәчле чибәр Мөхәммәтканәфине шунда очрата да инде. Яшьләр бер-берсен бик ошата. Көннәрдән бер көнне Мөхәммәтканәфи Мәмәдәлгэ яучылар җибәрә. Туй ясыйлар, Мәдехиямал Иске Яндызга килен булып төшә.

XX гасырнын 30нчы еллар башы. Күмәкләшү, коммуналар. Яшь гаилә дә барлык авыл хуҗалыгы кирәк-ярагын колхозга тапшыра, әти-әниләренең бүләккә биргән атын уртак хуҗалыкның ат абзарына илтә һәм эшкә җигелә. Йорт та тергезәләр. Гаилә ишәя: бер-бер артлы ир балалары туа. Уңган хатын ул таба, диләр. Ә ире кыз көтә.

Яшьләр бик тату һәм матур яши, тормышлары көйле бара. Колхозлар да ныгый, байый. Басуларда мул уңыш үстереп алалар, малчылыкта сөт һәм ит җитештерелә.

1941 елда Мөхәммәтканәфинең чибәр хатыны янә буйга уза. Кызым туар, бик тә бәхетле көннәр кичерермен дип өметләнә ир...

Тик тормышның үз кануннары. 1941 елның 22 июнь иртәсе минем геройларымның гына түгел, бәлки бөек илнең, тоташ Европа халыкларының, барлык уй-ниятләрен җимерә...

Мөхәммәтканәфи повестка белән җиде тапкыр район хәрби комиссариатына бара. Тик һәрчак аны кайтарып җибәрәләр, сугышка китәргә чиратың җитмәгән әле, диләр. 1941 елның октябрендә өченче улы туа. Әтисе — сабыен, ә малайга әтисен күрү бәхете тия. "Язмыш бер-беребезне күрергә насыйп итте. Ә инде арытаба тормыш ничек булырын бер Ходай гына белә," – ди әти кеше. 1942 елның гыйнварында хәрби комиссариатка китүдән кире әйләнеп кайтмый ул. Февральдә хаты килә. Уфада булуы, хәрби белгечлек үзләштерүе, иртәдән кичкә кадәр укулары, фатирда яшәве турында хәбәр итә. Күпләрнең хатыннары күрешергә килүен, үзе дә җәмәгатен көтүен, күрешергә теләвен әйтеп яза. Озак уйлап тормастан Мәдехиямал юлга җыена. Соңгы акчасына авыл кибетеннән 200 грамм шикәр сатып ала – бәләкәченә сыер сөтен тәмләп эчерсеннәр өчен. Күчтәнәчкә анысын-монысын пешеренә. Авылдан сборпунктка баручы юкмы дип тә белешә. Үзеннән башка янә берничә хатынның – ирләре, ә өлкән яшьтәге абзыйнын (аты да бар) улы янына җыенуын белгәч, балаларын һәм дөньясын, ун ел буе тату гомер иткән бианасына калдырып, Мәдехиямал юлга чыга. Ат булса да, күчтәнәчен, әйбер-карасын күпләп төягәнлектән, юлаучылар чана артыннан атлап кына баралар.

Өч көн дигәндә Уфага барып җитәләр. Адресы буенча ире яшәгән фатирны да барып таба Мәдехиямал, аның учениедән кайтуын көтеп ала. Аларнын ниләр сөйләшүенә караңгы төн һәм ире белән икесе ябынган шинель генә шаһит... Икенче көнне кайтыр юлга чыгалар. Ат акрын гына атлый, карт та аны куаламый. Ә Мәдехиямал белән Мөхәммәтканәфи җитәкләшеп чана артыннан баралар. Бер, ике, өч километр үтәләр... "Кайтыр ара ерагая, бар инде", – ди иренә. "Әнә теге баганага гына җитик инде", – дип җаваплый җәмәгате. Туктап, хатынының кулларын учларына ала, сулышы белән өреп җылыта, үбә... Беренче, икенче һәм өченче багананы да үтәләр, ә солдат һаман борылып китми.

Соңгы хушлашу мизгелләре Мәдехиямалнын, күңеленә гомерлеккә уелып кала. Иренең сөеп каравы, хушлашкач, тагын кире йөгереп килүе, янәшәсеннән атлаулары һич күз алдыннан китми...

Инде Уфа да күптән артта кала. Солдат, хатынын соңгы тапкыр кочагына алып, озак итеп күзләренә бага. "Улларымны сакла. Каты сугыш бара. Коточкыч сугыш. Рәхмәт сиңа. Бар инде, кадерлем..." – ди ул.

1943 елда аларның өенә "похоронка" кәгазе килә...

Улларын саклап үстерә Мәдехиямал. Сугыш еллары да артта кала. Балалары белән бик матур озын гомер кичерә. Солдат иренә тугры кала. Эшли, балаларын тәүфыйклы итеп үстерә.

Иске Яндыз авылының нәкъ уртасында сугыштан кайта алмаганнар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Мөхәммәтканәфи Мөшәрәповның балалары һәм оныклары Бөек Ватан сугышында Туган ил өчен һәлак булган әтиләре, картәтиләренең фамилиясе исемлекнең ничәнче юлында язылуын яхшы белә. Мәдехиямал авыл зиратында җирләнгән. Солдатның да, аның тол калган хатынының да җаннары күкләрдә очрашып кавышкандыр дип, ышанасы килә...

Дүртөйле шәһәре.

Читайте нас: