Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 12:50
Победа 1945-2020

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Югалган кабер

Исемсез каберләр сугыш кырларында гына калган дисәгез, ялгышасыз.

Бөек Ватан сугышы башлангач, немец фашистлары оккупацияләгән җирләрдән күп кенә карт-корыны, хатын-кызны, бала-чаганы фронттан ераграк урыннарга күчерде. Кемгә генә билгеле түгел «эвакуация» дигән сүз! Бу бер аерым сүз генә түгел, ул миллионлаган совет кешеләренең язмышын бер чылбырга тезгән төшенчә.

Безнең авылга да китерделәр ике гаиләне. Берсе – әби белән бабай (исемнәре билгесез; бу язма эчендә генә әбине Анна Ивановна, бабайны Иван Иванович дип исемлик), икенчесе – сигез-тугыз яшьлек кызы белән урта яшьләрдәге хатын. Аларны өйләре иркенрәк, балалары азрак булган гаиләләргә урнаштырдылар. Балалы хатын бездән ике ихата аша гына урнашкан Галимә әбинең өч бүлмәле йортында яшәде. Олылар ул хатынга Марҗа дип дәшәләр иде. Чын исеме Мария булгандыр. Ул Марҗа, колхозда эшләп, үзенең төрле вак-төяк киемнәрен, зиннәтле әйберләрен сатып көн күрде. Анна Ивановна һәм Иван Иванович бездән ерак кына яшәделәр.

Килгән елның кышында ук Иван Иванович вафат булды. Башта аны кайда күмәргә белмәгәннәр, чөнки ул мөселман затыннан булмаган. Колхоз рәисе Хафизов Хәмәтгәрәй мәетне авыл зиратына күмәргә кушкан. Авыл кешеләре ризасызлык белдерә. Колхоз идарәсен җыелышка чакыралар. Рәис болай ди:

– Ул да – адәм баласы, зират эчендә күмәргә кирәк.

Хәлиулла бабай каршы төшә:

– Ул безгә кяфер, аны зират эчендә күмсәк, зираттагы барлык әрвахлар күтәреләчәк, аларның рухын рәнҗетсәк, безгә зур гөнаһ булачак, – ди.

Колхоз рәисе, идарәдә бердәнбер коммунист булса да, кискен каршы килергә батырчылык итми.

Мәетне җыю мәшәкате колхозның өченче бригадасы бригадирына йөкләтелә. Хәлиулла мәетне күрше урыс авылы Тепляки (без ул авылны «Типләк» дип исемли идек) зиратына күмәргә тәкъдим итә. Типләк авылы бездән биш чакрымда. Анда кызыл кирпечтән төзелгән зур гына чиркәү дә бар иде, ләкин ул күптән инде складка әверелдерелгән булган. Бу тәкъдимне ишеткәч тә бригадирның күзләре дүрт була. Җитди генә урыныннан тора да:

– Ничек мин аның гәүдәсен Типләккә алып барыйм ди, атларның күбесе күтәрәмдә, кем анда туңган җирдә кабер казыр? Хәллә абзый, әллә җеназа белән күтәреп барырга исәбең бармы? – дип, каршы төшә.

Бу сүзләрдән соң идарәдә Типләк зиратын беркем дә искә алмады. Озак кына киңәшләшкәннән соң Иван Ивановичны авыл зираты киртәсеннән егерме-утыз метр читтәрәк күмәргә ризалашалар. Мәетне нинди тәртиптә җирләгәннәре миңа, сигез яшьлек малайга, билгесез калды. Каберенә тәре утырту мәсьәләсендә тагын да катырак бәхәс туды. Зиратка баручылар күңелен кимсетмик дип, тәре куймаска булдылар.

Авылда ике ел чамасы яшәгәннән соң, Анна Ивановна һәм Марҗа үзенең кызы белән туган якларына кайтып киттеләр. Китәр алдыннан Анна Ивановна иренең каберенә бара. Ул чакта кызыл балчык өелгән кабер ерактан күренеп тора иде. Кабер янында күзләрен сөртеп озак кына торганнан соң, тезләнеп, башта иренең аяк очында, аннан баш очында берничә тапкыр чукына, кабер өстендә үскән алабута үләннәрен йолкып читкәрәк өеп куя, зират киртәсе буенда чирәмдә үскән чәчәкләрне өзеп, кабер өстенә тезә. Бәләкәй генә капкачлы савытка кабер өстеннән учлап балчык сала, зират ягына, анда үскән биек агачларга, түбәндә урнашкан авылга карый. Зиратта үскән биек тупыллар, башларын бөгеп, Анна Ивановнаны озатып калды. Таудан төшкәч, авыл урамына керер алдыннан, Анна Ивановна иренең кабере ягына борылып карый, тагын чукына да урам буйлап соңгы тапкыр атлап китә.

Сугыш елларында зират кырындагы җирләр эшкәртелмәде, анда ферма көтүләре йөри иде. Берничә ел Иван Ивановичның алабута үскән кабере калку булып торды. Хайваннар ул калкулыкны читләп үтә иде.

Тиздән ул җирләрне эшкәртеп, киндер, бәрәңге үстерә башладылар. Кабер берничә ел элек кенә барлыкка килсә дә, жир сөрүче, күрәсең, калкулыкның нәрсә икәнен искәрмәгән. Ленинград ягыннан эвакуацияләнгән Иван Ивановичның кабере бәрәңге басуына әверелде. Ул да Бөек Ватан сугышы корбаны иде.

Исемсез каберләр сугыш кырларында гына калган дисәгез, ялгышасыз. Аларның берсе безнең авыл зиратыннан егерме биш-утыз адымда урнашкан. Кызганычка каршы, андый каберләрне эзләүче дә юк.

Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!

Нәдһәт ФӘТХИЕВ.

Уфа шәһәре.

***

Автор турында:

Нәдһәт Фәтхиев 1934нче елда Яңавыл районы Югары Чат авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әнкәсе Тәкыя Хаҗип кызы бәетләр язган, яшьли вафат булган. Әтисе, Мөртәиф Фәтхетдин улы, Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтып, гомере буе колхозда эшли. Нәдһәт Бөек Ватан сугышы елларында тугыз яшьтән көтү көтә, үгез җигеп сабан сөрә. Мәсәгуть җидееллык мәктәбендә һәм Ямады урта мәктәбендә укый.

Уфа нефть институтын (1953-1958) тәмамлагач, производствода тәҗрибә туплап (1958-1963), бөтен сәләтен гыйлми эшкә юнәлтә. 1993нче елдан «Нефтемонтаждиагностика» ябык акционерлар җәмгыятендә эшли. Уңышлар да урап үтми – техник фәннәр кандидаты, атказанган уйлап табучы, йөздән артык гыйльми эш һәм берничә техник китап авторы. Техника өлкәсендә кырыктан артык яңа әйбер уйлап таба. Аның идеяләре, тәкъдимнәре буенча проектланган һәм төзелгән резервуарларда миллионлаган тонна нефть һәм нефть продуктлары югалтусыз сакланыла.

Шигырьләре «Узгач җитмеш җидедән» дигән китабында 2013нче елда басылып чыкты. «Йөрәктә калган эзләр» (2015) җыентыгына детектив хикәяләр, истәлекләр, кызык-мызык хәлләрне туплап нәшер итте.

Читайте нас: