Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 12:53
Победа 1945-2020

Гөлназ МУЛЛАЯНОВА. Булмасын сугыш! Шигырь

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан яшьләр дә сугышка карата үз мөнәсәбәтен белдерә, ветераннар алдында баш ия. Шундыйларның берсе – Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туып-үскән Гөлназ МУЛЛАЯНОВА. Сезнең игътибарга аның соңгы чорда язылган бер шигырен тәкъдим итәбез.

Дәһшәтле сугыш еллары

Калсалар да еракта,

Ветераннарның күңеле

Яши һаман шул чакта.

Авыр булган ул вакытта,

Кырылган күпме кеше!

Ләкин явыз дошманнарның

Үтмәгән безгә теше.

Күпме бала ятим калган,

Ә әниләр – тол булган.

Аларның күз яшьләреннән

Чәчәкләр хәтта сулган.

Җир-күкләрем тыныч торсын,

Канлы сугыш булмасын,

Сабыйларның күңеленә

Кайгы кошы кунмасын!

АВТОР ТУРЫНДА

Гөлназ Әнис кызы Муллаянова 1993 елның 22 декабрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туа. Шунда башлангыч белем ала. Бишенче сыйныфтан башлап Митрә-Әюп авылындагы урта мәктәпкә йөреп укый.

Мәктәп елларында ук районның «Игенче» газетасында беренче шигырьләре дөнья күрә. “Тулпар”ның элекке баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Марис Назиров җитәкчелек иткән “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбенә йөри, осталык серләренә төшенә, иҗади уңышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2007 елда “Яратам сине, Башкортстан” дигән күмәк җыентыкта аның “Чәчәкләр” исемле шигыре басылып чыга. 2009 елда татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында катнашып призлы урын яулый. 2011 елда бары тик яхшы билгеләргә генә укыганы, иҗади уңышлары өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты В.В. Соколов премиясенә лаек була. Район гәзите битләрендә аның мәкаләләре әледән-әле дөнья күреп тора. Митрә-Әюп урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә укырга керә. 2017 елда аны уңышлы тәмамлап чыга.

Соңыннан Уфаның 79нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Ләкин матур әдәбиятка булган сөюе, китап дөньясына гашыйклыгы аны китапханәгә эшкә алып килә. Бүгенге көндә Уфаның 30нчы балалар китапханәсендә эшли. Үз эшен бик тә яратып, зур теләк белән башкара. Яшь китап сөючеләр белән төрле чаралар, язучылар, күренекле шәхесләр белән кызыклы очрашулар үткәрә.

Фото Гөлназ МУЛЛАЯНОВАның шәхси архивыннан алынды.

Читайте нас: